Әлбир Кргановка «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» II дәрәҗә орден медале бирделәр

445222[1]Шәһәр мэриясенең Ак залында Шәһәр көне алдыннан Сергей Собянин башкаланың күренекле кешеләренә Дәүләт бүләкләрен һәм Мәскәү премияләрен тапшырды.

Мәскәү мэры Сергей Собянин Россия мөселманнары дини җыены башлыгы, «Мәскәү мөфтияте» Мәскәү шәһәре һәм Үзәк регион мөселманнарының диния нәзарәте» үзәкләштерелгән дини оешма мөфтие Әлбир Кргановка «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» II дәрәҗә орден медален тапшырды.

Ул бу бүләккә рухи һәм мәдәни традицияләрне саклап калганы һәм үстергәне, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытканы өчен лаек булды, дип яза Россия мөселманнары дини җыены.

Шәһәр мэриясенең Ак залында Шәһәр көне алдыннан Сергей Собянин башкаланың күренекле кешеләренә Дәүләт бүләкләрен һәм Мәскәү премияләрен тапшырды.

Мәскәүлеләр «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медальләрен, атказанган табиблар, атказанган югары мәктәп һәм физик культура хезмәткәрләре исемнәрен, Россия Президенты һәм Мәскәү мэрының рәхмәтен, шулай ук шәһәрнең аерымлык тамгаларын алды.

«Залда төрле һәнәр ияләре утыра: табиблар да, укытучылар, сәнгать кешеләре дә, транспортчылар, төзүчеләр дә. Аларны шәһәребезгә булган мәхәбәт, үз һөнәрләрен ярату берләштерә, алар югары профессионаллык күрсәтүчеләр, үз эшләренә һәм шәһәребезгә җаны-тәне белән бирелеп хезмәт итүчеләр. Сезгә һәм сезнең аша барлык мәскәүлеләргә дә хезмәт сөючәнлек, үҗәтлек, җиңүгә омтылышыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә», — диде Сергей Собянин бүләкләү тантанасында. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 630

Комментирование запрещено