Уңышлар, казанышлар һәм бәхет-сәгадәт!

Безымянный9 сентябрьдә эшкуар, тө­зүче, җәмәгать эшлеклесе Мин­әхмәт Мидхәт улы Хә­лиуллов үзенең 60нчы ту­ган көнен билгеләп үтте.

Самара өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, региональ “Дус­­лык” иҗади-иҗтимагый җәм­гыяте вице-президенты Минәх­мәт Хәлиуллов татар милли оешмалары үткәргән чараларга акча биреп кенә кал­мый, спорт ярышларын үткәрүдә үзе дә катнаша, хәйриячелек белән дә күп шөгыльләнә. Мәсәлән, үткән елда  Сызранда төзелеп килүче яңа Җәмигъ мәчетенә тәрәзәләр куйдырган, даими рәвештә ДЦП белән авыручы “Фәрештә-балалар” (Дети-ангелы) иҗтимагый оешмасына ярдәм итеп тора — коронавирустан саклану өчен битлек­ләр һәм перчаткалар белән тәэмин иткән, салкын биналарын җылыту өчен тышкы ягын төреп, буятып куйган. Пандемия сәбәпле Самараның Җәмигъ мәчетендә финанс кыенлыклар туганда да,  “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев белән кушылып, коммуналь хезмәт күрсәтү оешмасы күрсәткән хезмәт чыгымнарын каплаганнар.

Киләчәккә дә эш планнарын алдан төзеп куйган ул. Киләсе җәйдә “Яктылык” татар мәктәбенә бирелгән кичке мәктәп бинасын үзгәртеп кору буенча зур эшләр көтелә. Әлбәттә, бу эшне  төзү компаниясе җитәкчеләренең берсе булган Минәхмәт Хәлиулловның катнашыннан башка чыгышып булмас. Быелгы октябрьдә мәк­тәпнең яңа бинасының проекты әзер булачак, ә киләсе җәйдә ремонт эшләре башланачак.

Самараның “Чайка” чаңгы шуу базасында “Яктылык” мәктәбе укучылары һәм ата-аналар өчен ел саен уздырыла торган кышкы универсиада, яшүсмерләр арасында уздырылып килүче милли татар көрәше, милли командалар арасында уздырылып килүче минифутбол ярышлары һәм башка күпсанлы чаралар да юбилярыбыз катнашыннан башка үтми.

Россиянең торак-комуналь хуҗалыгының Мактаулы хез­мәткәре, Россия халыклары ассамблеясенең «Дружба народов — единство России» медале, Бөтендөнья татар конгресының “Татар халкы алдындагы казанышлары” өчен медале, губернаторның Мактау грамотасы һәм башка күпсанлы рәсми бүләкләр иясе Минәхмәт Хәлиулловны шушы зур юбилее белән чын күңелдән котлап, исәнлек-саулык телибез. Эшегездә — уңышлар, иҗ­тимагый тормышыгызда — казанышлар, гаилә тормышыгызда бәхет-сәгадәт юлдаш булсын.

Самара өлкәсенең татар милли оешмалары.

«Бердәмлек».

  

 

Просмотров: 801

Комментирование запрещено