Рабит Батулла татарның интим йолалары турында: кияүнең тишек коймагы һәм сөннәтчеләр

AI3I3852[1]Биектау районы Чыршы авылында Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулланың шәхси музее бар. Ул музей язучының иске йортында урнашкан, тик аның киләчәге караңгы. «Интертат» Рабит абый ядкәрханәсендә булып кайтты. 

«Кояшка карап „печ“ итәргә ярамый!»

Рабит абый аңлатканча барган кебек булсак та, икенче урамга кереп киткәнбез. Ул капка төбендә көтеп торам дигән иде, ничә капка төбен узгач та каршы алучы булмады. Кире борылып килдек, шулай итеп урамны урадык. Шунысы кызык: кайбер капкалар ачык иде.

Ак «кояшлар» ясалган зәңгәр капка төбендә таякка таянган Рабит абый каршы алды. Рабит абый сүзен авыл йолаларын аңлатудан башлады. Менә аның капкасы ачык, әнә күршеләрнеке дә ачык, ә икенче күршеләрнеке ябык. Капка ачык булса гына ул йортка керергә ярый. Капка ябык икән, кеше өйдә булса да, керергә ярамый: законы шундый. Иртән торгач ук хуҗалар капканы ачып куя. Ябык икән, шакып борчып йөрү тыела.

Чыршы авылында күренекле татар артисты Ситдыйк Айдаров, юмор остасы Шәмси Закиров, язучы һәм композитор Мәсгудә Шәмсетдинова яшәгән. Рабит абый һәрнәрсә турында риваять сөйли ала кебек. Ул шунда ук игътибарны капкадагы «кояш»ка юнәлтте. «Кояш билгесе бик еракларга барып тоташа. Ул Мисырдагы кояш алласы Рага кадәр барып җитәдер. Халык аны аңламый да, әмма эчендәге геннарын саклый. Кояшка карап „печ“ итәргә ярамый. Кыш көне йомышың булса, карны тапта, йомышың йомышла да күмеп калдыр. Ул — кояшка хөрмәт. Аннан соң бу капканы „урыс капкасы“ диләр. Ул дөрес түгел, урыста андый капка юк. Ул — „ырыс капка“. „Ырыс“ — бәхет дигән сүз. Балтач якларындагы капкаларны күрсәгез… Агачтан ефәктән үргән кебек ясыйлар», — дип сөйләде ул.

Ни өчен кызлар Бауман урамы буйлап кендеккә бриллиант тагып йөри?

Шуннан соң гына ишегалдына уздык. Ул чәчәккә, җимеш агачларына күмелеп утыра, алма исләре килә. «Монысы Рузия җиңгәгезнең офисы инде», — ди Рабит абый. Ул шунда гына бер тапкыр хәләл җефетен исеме белән атады. Аннан соң гел «әнисе», «җиңгәгез» дип сөйләде. Исем яшерү дә татарларга хас гадәт — Рабит абый да хатынына исеме белән мөрәҗәгать итми.

Ишегалдына кергәч тә, сул якта мунча урнашкан. Безнең якларда ул гадәттә өй артында, бакча башында була. Мунчаның урам якта урнашуы да — авыл йоласы. Тәрәзәләре ишегалдына карап тора.

Мунча, әлбәттә, аерым игътибарга лаек.

Мунчага килеп җиткәндә бер тапкыр «эхем, эхем» (тамак кырырга яки ютәлләгән кебек итәргә) дияргә, ишек төбенә килеп җиткәч, тагын бер тапкыр «эхемләргә» кирәк. «Кеше бар әле монда», димәсәләр генә керергә ярый. Мәсәлән, мунчага күршеләрне чакырганнар, ә мин белмим, шуңа керә ютәлләгән итеп, сигнал бирәм. Алар бит инде кеше күзенә күренергә теләмәгән рәвештә була», — ди Рабит абый.

Ул «эхемләүгә» бәйле риваять тә бар икән. Мунчада җен-пәриләр туй ясап ята. Шул тавышны ишетүгә алар да качып өлгерә, ә пәриләрне күргән кешегә паралич суга икән. Кешене шулай итеп куркытканнар, ә чын сәбәбе шул — мунчада башка кешенең өстенә килеп кермәү. Гомумән, андый сигналлар бездә тагын да бар: капка келәсе тавышы, ишек төбендә тыпырдап алу.

Кыш көне ишек төбендә аяк киеменнән карны каккан итенәсең, ул да — сигнал. Кешеләр өйдә йә самогон куып ятадыр, йә мәхәббәт белән шөгыльләнәдер. Кешене кыен хәлгә куймас өчен сигналлар бар, — ди Рабит абый.

Хәзер инде мунчаның эченә кереп җиттек. Мунча чоланының каршы як диварында мунча себеркеләре эленеп тора. «Мунча беренче русларда булганмы, әллә татардамы?» — дип сорау куйды да Рабит абый, үзе аңлатып китте. — «Русская баня» дигән булалар. Урыста мунча юк. Сандунов мунчасы, диләр, ә Сандунов татар кешесе булган. Энциклопедияне ачып карасак, русларда мунча турында XVII гасырда гына сөйләнгән. Татарларга мунча болгарлардан ук килә. Ул юыну урыны гына түгел, дипломатларны кабул итү, дипломатик мөнәсәбәтләр кору урыны да булган.

Баумандагы кызлар юха елан түгел — кендекләре бар

Рабит Батулла бер риваять тә сөйләде. Надир исемле ханның өч улы булган. Олы улы бер кызга өйләнә дә, ике-өч көннән үлә. Төркиләрдәге гадәт буенча хатын икенче улына күчә. Малны, бирнәне җибәрмәс өчен шундый система гамәлдә була. Икенче малай да үлә. Соңгы малай кала бит инде. Хан нишләргә белмәгәч, аксакалларны җыя. «Киленең юха еландыр», — дигән фараз чыгаралар. Нәрсә ул юха елан? Елан йөз ел яшәсә, аждаһага әверелә, ә аждаһа мең ел яшәсә, бик чибәр кызга әверелә. Ничек тикшерергә? Еланнар йомыркадан туа, шуңа күрә аларның кендеге булмый, димәк, кызның да кендеге булмаска тиеш. Хан бик эссе итеп мунча ягарга куша, бер тамчы су калдырмый. Кереп чишенә башлагач, егет кызның кендеге булмавын күрә дә, хәтәр эссе мунчада бикләп куя. Соңыннан мунча ишеген ачкач, тоткага елан уралган була.

Кызның кендеге булмаса, ул — юха елан. Ни өчен кызлар Бауман урамы буйлап кендеккә бриллиант тагып йөри? «Мин юха елан түгел, миңа өйләнегез», — диләр инде алар, — дип елмайды әңгәмәдәшем.

Кияү коймагы кайчан тишек була?

Бездә тагын «кияү мунчасы» дигән төшенчә бар, ул «кияү коймагы» белән бергә йөри. Менә ул каян килеп чыккан һәм кияүгә нигә нәкъ менә коймак пешергәннәр? Бу йоланың асылы минем өчен яңалык булды.

Кияү белән кыз мунчага кереп китә, анда бит инде сексуаль әйберләр дә була. Кызның кыз булмавы ачыклана. Ир-егет берни дә эндәшми, хатынны ярата, туйны бозарга теләми, гауга куптармый. Мунчадан чыгуларына кияү коймагы әзер була. Кияү коймакны бөкләп төрә дә уртасыннан тешли, уртасы тишек коймак барлыкка килә. Шул тишек коймакны самавыр янына төпсәгә кыстырып куя. Ул «Сезнең кызыгыз кыз түгел иде, әмма мин аның белән яшәргә риза» дигәнне аңлата. Ул бер сүз әйтми, ләкин ана кеше шуннан аңлый. Менә шул тишек коймак кияү коймагы була инде, — дип сөйләде Рабит абый.

Кызык булып китте: хәзер ул тишек коймаклар буенча статистика нинди булыр иде икән?

…Бик нечкә серләр ачылмасын өчен ул йола гади коймак ашауга әйләнеп калгандыр инде. Тишек калдырып маташмыйлар, рәттән ашыйлар…

Рабит абыйның мунчасы белән таныштык та мунчадан чыктык. Өй артында агачлык бар. Агачларны гаилә башлыгы үзе утырткан. Нарат, усак, чикләвек агачлары уртасында шашлык урыны, ял итү мәйданчыгы бар. Кызыл тәлгәшләре авырлыгыннан сыгылган миләш агачы утыра, Урман юлында бакчада кура җиләге, рәйхан гөле, тәмләткечләр, гөлҗимеш, слива агачлары күзгә чагылды.

Мари, чуваш, удмурт, керәшеннәр урман эчендә утыра. Ә татарларда әллә кайдан күренеп торган агачлык — зират кына. Мөселманнарда зиратта агач утыртылмый. Бездә зиратта агачлар үсә. Татарның урманга тартылышы шул. Белмим, нәрсәдән киләдер ул, — ди Рабит абый. 

«Мин түрә түгел, әмма чабатаны түргә элеп куйдым»

Хуҗалык мәйданнарын урап чыккач, музей ишеге төбендә тукталдык. Музей дигәне — хуҗаларның иске йорты. Ул йорт инде җитмеш ел элек салынган. Батуллалар гаиләсе анда ундүрт ел яшәгәннән соң, яңа йортка чыккан. Барлык тарихи мирасны Рабит абый шул йортта саклый. Рузия апа безгә җылы башмаклар һәм оекбашлар чыгарып бирде, музейның эче җылытылмый, идәннәр дә салкын. Йортның ишек төбендә үк баскыч бар. Баскыч та берәр йола белән бәйледер инде ул. Анысы турында сүз булмады. Йортка керү өчен баскычтан менәргә кирәк. Татар халкы аяклары сызлаган карт әбиләрне юкка гына баскычлар белән аптыратмыйдыр инде.

Без музей дисәк, Рабит абый ул бинаны ядкәрханә дип атый. Аңа килеп керү белән йөз ел элек сугылган келәмгә басабыз. Алачыкта сарымсаклар эленеп тора, элеккеге кызыл бензопила тора.

Турыга бусага аша кергәч, мич аралыгы, аннан узгач — ак өй. «Бу — XIX гасырдагы традицион агач йорт. Кунак бүлмәсе ягы ак өй дип атала, икенче якта аш бүлмәсе, ул минем эш бүлмәсе иде», — ди Рабит абый. Астагы өч бүрәнә зәңгәргә буялган. Мондый хәлне күп йортларда күрергә була.

Бүлмә уртасында бишек эленеп тора, диварлар тастымаллар белән йөгертелгән, уң якта — сәке, сул якта гармуннар тезелеп киткән, түрдә — өстәл. Түрдәге өстәлдә баш киемнәре тора. Рабит абый шуннан бер бүрекне алып киде. Ул — Батулла образы, Рабит абый гел шул бүректән күз алдына килә иде. Өстәлдә тагын, бер бүрек, кәләпүш, ике түбәтәй тора. Рабит абый ялтыравыклы бизәкләр, төймәләр белән бизәлгән ак түбәтәйне кулына алды:

Мин мондый мишураны яратмыйм, ул арзан күренә. Ансамбльләрдә киеп чыгарга ярый, тик мин кимәс идем, — ди Рабит абый.

Икенче түбәтәй кара-зәңгәр төстә, ука белән чигелгән. 

Монысын да кимим мин, ул артык бизәкле, ир кешегә чуар килешми. 

Баш киемнәре янында кызыл тышлы альбом тора, аның эчендә фотолары юк инде, форзацта төрле төстәге ручка белән теләкләр язылган. Рабит абый Мәдәният институтында укытканда, студентлары бүләк иткән булган. Шунда ук түрдә ике тәрәзә арасында чабата эленеп тора.

Татар түрә булса, чабатасын түргә элә. Мин түрә түгел, әмма чабатаны түргә элеп куйдым. Бу инде карамадан ясалган 45нче үлчәмле чабата, — ди ул. Чабаталар өстендә төймәле счет эленеп тора.

 «Күпме туйлар үткәргән инде бу гармуннар…»

Тәрәзә башында һәм уң як диварның өске өлешендә түрләмә яки өленге эленгән. Алар кулдан чигелгән чәчәкләр белән бизәлгән. Ак тукымадагы төсле чәчәкләрнең төсе бер дә үзгәрмәгән кебек, юкса, ничә еллар, күпме куллар… Диварларда тастымаллар, кулъяулыклар эленеп тора. Аларның һәрберсенең «паспорты» бар. Кайда, кайчан һәм тарафыннан ясалган яки кем бүләк иткәне язылган. Урал ягыннан кайткан тастымаллар да бар.

Аннан соң — сөлгеләр. Сул як диварда гармуннар өстендә эленеп торган сөлге 1910 елда ясалган. Аны 2000 елда Кукмара районындагы Сабантуй батыры бүләк иткән булган. Аның төсе дә уңмаган, ак белән кызыл төсләр дә кушылмаган. Андый озын сөлгене мунчадан чыккач уралып утыру өчен мәҗлесләрдә алъяпма буларак кулланганнар. Ул киндердән эшләнгән, чөнки киндер генә батырларның гайрәтенә чыдам булган. Янында гына мамыктан эшләнелгән сөлге дә бар. Чынлыкта исә бу бинада бик күп кешенең тарихы саклана…

Гармуннар тезелеп торган сәкедә һәм аяк астында төрле төстәге буй сызыклардан торган келәм. Безнең якта аны намазлык дип тә атыйлар. Ул иске киемнәрне сүтеп алынган җептән ясалган. Аның янында йоннан ясалган коңгырт келәм. Ишек читендә шадра сөлгеләр. Сул як диварда көзге бар, аның янында гына нагайка эленеп тора. Ул — уникедән үрелгән камчы. «Ир-бала тугач та, ата камчы үрә башлый. 18 яшенә җиткәч, балага бүләк итә», — ди Рабит абый. 

Хәзер гармуннарга килеп җиттек. Барысы да — бүләк. Беренчесе — колхоз бүләге, икенчесе — Шәмси Закиров коллективы бүләге, «әти гармуны», шагыйрь Мөхәммәт Мирза (иск. — чын исеме Илфак Ибраһимов) бүләге. Соңгы икесе бигрәк тә үзенчәлекле — авыл остасы кулдан ясаган гармуннар. Ул бабай үлем түшәгендә ятканда Рабит абый гармун ясавын сорап килгән булган. «Терелсәм, бушка ясап бирәм», — дигән булган, ләкин насыйп булмаган. Ул бабайның хатыны ике гармунны Рабит абыйга тапшырган. Тулысы белән кулдан эшләнелгән гармун. Искиткеч! «Савап булып ирешсен», — дип Рабит Батулла гармунны сузды. Икенчесен: «Ах, менә монысын яратам инде, — дип дип кулына алды. — Күпме туйлар үткәргән инде бу гармуннар…»

«Тыңлап карыйк әле юри генә»

Гармуннардан соң тәрәзә буенда көнбагыш, киндер мае чыгару өчен киле, җиз киле, кабалар, кымыз ясый торган гөбе тезелеп киткән.

Түрдә уң якта — музыкаль почмак. Анда курай, сыбызгы, сорнай һәм кубыз эленеп тора. Сорнай тавышы минем өчен бик үзенчәлекле булып тоелды. Шул ук музыкаль почмакта минем кечкенә вакытка инде туры килмәгән музыка механизмы — патефон тора. Гел кызыгам шуңа. Рабит көйләп җибәрде дә, Әлфия Шакирова башкаруындагы «Алмакай» җыры агылды. Пластинканың икенче ягында «Әтнә районы колхозчылары хоры», «Йолдызым»», — дип язылган. «Тыңлап карыйк әле юри генә. Моны тыңлаганым юк иде», — дип бала-чага кебек шатлана-шатлана, Рабит абый пластинканы әйләндереп куйды. Музыка уйнап калды, без чыгу юлына юнәлдек.

Ишектән сул якта диварда төпле ирләр ыштаны эленеп тора, ул «п» хәрефе формасында ясалган. Элек джинсы булмаган, «анда булган әйберләр сулыш алсын өчен» шундый ыштан кигәннәр. Рабит Батулла шулай диде.

Бишек калды. Кабык бишек эчендә Коръән китабы тора, бишек буш торырга тиеш түгел дигән әйтем бар. Бишекнең бер читеннән идәнгә таба җеп эленеп тора. Рабит абый урындык китереп куйды, утырды, шул җепне аякка киеп куйды да, бишекне тирбәтеп күрсәтте.

Кул буш була. Хатын-кыз үзе сөйли, үзе бала тирбәтә, үзе бияләй бәйли яки чигә — туктаусыз иҗат һәм эш бара, — ди ул.

Аннан соң мич торган аралыкка чыктык, анда эскәмиядә итек басучы кораллары, Совет чоры үлчәве тора. «Бу теге алдалый торган үлчәү инде», — ди Рабит абый. Алары миңа да таныш әле. Диварда төрледән-төрле җиһазлар эленеп тора: гади көянтә, каз көянтәсе, атлама таяк, алты һәм сигез тишекле ат дагасы, шөлдер, иләк, чыбыркы, угыч, урак, чалгы, агачтан ясалган ат тәгәрмәче, агач чана, борау, чүкеч, ыргак, чылбырлар…

Кайчандыр Рабит абыйның эш бүлмәсе булган якка уздык. Монда да бүлмә уртасында талбишек эленеп тора.

Монда безнең кодагый һәм минем килен үскән, — ди Рабит абый. — Мин бу бүлмәдә бик күп әйберләр яздым. 

Сул як диварда мөселман җөмһүриятләренең дәүләт флаглары эленеп тора. Ике тәрәзә уртасында эш өстәле урнашкан. Өстәлдәге лампаның керосины да бар әле. Диварда агач читле элеккеге көзге эленеп тора. Почмакта тәрәзәле шифоньер тора. «Монысы архив кебек инде, әмма анда әллә ни байлык юк, ә монда бер генә әйбер бар», — дип ул икенче шкафны ачты. Анда шытырга төрелгән кәгазьләр — «Сөембикә» романының кулъязмасы…

Рабит Батулла музееның киләчәге караңгы

Музейның киләчәге билгесез. Рабит абый бу йортны сүтәргә ниятли. Төзекләндерүдән файда юк, яңаны салу кулайрак булыр иде.

Әйберләрне район музеена җибәрәм. Берәр спонсор булса, бәлки берәр җае табылыр. Хәзер йортны сүткәч, һәрберсен киптереп, таслап әзерләп куям. Бу йорт инде озакламый мунчага утын булып кына кала, — ди ул.

«Профессиональ сөннәтче баба йөзенче балага малайның „кәлләсенә“ кыл салырга тиеш»

Рузия апа өйдә коймак белән көтеп тора иде. Тагын теге кияү коймак искә төште, Рабит абый өчпочмаклап төреп, уртасыннан тешләп куйды да, уртада тишек калды. «Менә шундый була», — дип елмаеп куйды. Мин кияү коймагының да нинди икәнен күрдем.

Өстәл артында утырганда югалган йолалар турында тагын бер кат сөйләштек. Бер өстәл артында утырып ашау гадәте, малайлы өйдә эленеп торган каеш белән чыбыклар искә алынды. Аннан соң Рабит абый сөннәтче бабайлар турында турында сөйләде. Аларга кагылышлы бик куркыныч йола бар икән.

Тагын бер риваять бар, — дип куйды Рабит абый. — Профессиональ сөннәтче баба йөзенче балага малайның «кәлләсенә» кыл салырга тиеш. Кыл буа, шешә һәм бала сия алмыйча үлә. Ул бик кырыс әйбер.

Бу әйбер хорафатларга барып тоташа, алай эшләмәсә, сөннәтче бабаның үзенә фаҗигә килә дигән ышану бар. Үземнең малай тугач, мәчеткә бардым, бер мулла белән килештек. Шуннан минем янга бер егет килде дә: «Аның йөзенче кыл булырга тиеш. Сак бул», — ди. Шуннан ул муллага бармадык.

Рәсим Сәлахов — йөзенче кылдан исән калган кеше. Сөннәтне ясагач, абыйсы сизенгән һәм баланы алып табибка чапкан, шулай итеп Рәсимне алып калган. Башка бер мөселман халкында да юк андый күренеш, — ди ул. 

Тамактан коймак та көчкә үтте.

Бик рәхәт, кызыклы һәм зирәк кеше ул Рабит абый, аның белән бөтен темага сөйләшеп була кебек. Ядкәрханә дә — аның тырышлыгы, ул әйберләргә дә тиешле урын табылсын иде. 

intertat.tatar

Просмотров: 1153

Комментирование запрещено