«Татар милләте бу җирдә ни өчен яши?»

KSF_5703«Сакланып калу» дигән максатны кабул итәбез икән, бу барыбер бетү инде. Кайчандыр борынгы бабаларыбыз «сакланып калыйк» әле дип уйласалар, зур зур дәүләтләр төзи алмас иде, тарихта эзе дә калмас иде.

Татар милләтенең рәсми булмаган стратегиясен язучы юкмы икән? Конгрессларда кабул ителгән рәсми стратегиясе турында сүз кузгатасым килми. «Телебезне, гореф-гәдәтләребезне саклау» дигән фикерләр яхшы инде, әммә максат буларак бернинди үсеш һәм киләчәккә карау түгел. «Сакланып калу» дигән максатны кабул итәбез икән, бу барыбер бетү инде. Кайчандыр борынгы бабаларыбыз «сакланып калыйк» әле дип уйласалар, зур зур дәүләтләр төзи алмас иде, тарихта эзе дә калмас иде. 

Бәйсез дәүләт булдыру турында хәзер сүз алып барып булмый. Фейсбукка шуны язгач инде, теләсә кем укыр, үзегез беләсез, нинди заман. Алайса нинди максат — Россиядә чын федерализм булдырумы? Тукай әйтмешли «Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт — хөр Русия!»

Татар халкында нинди максатлар булырга тиеш? 

Бәлкем, баеп Россиянең икътисадын үз кулыбызга алып, бу ил белән идарә итүдер?

Бәлкем, күрше халыкларга (рус, чуваш, мари, удмурт, мукшы һәм башкалар) Ислам динен аңлатып, аларга Җәннәткә керергә ярдәм итүдәме? Ялгышмасам, Муса хәзрәт Бигиев мөселманнар гына түгел, башкалары да җәннәткә керә дисә дә, аларны тизрәк иң дөрес булган динебездә кертә алсак — үзебезгә дә савап булыр. 

Бәлкем, татарлар арасында йөзләгән Олимпия чемпионы, төрле фәннәр буенча Нобель премиясе лауреатларын, Марска очкан космонавтларын үстерүме?  

Көчләребезне нинди юнәлешкә юнәлтик? Фикерләр чуарланды, зиһенем таралмасын гына инде…

 tatar-inform.tatar

Просмотров: 621

Комментирование запрещено