Имам-мухтасибы Татарстана сдали все нормы ГТО / Татарстан имам-мөхтәсибләре ГТОның барлык нормаларын тапшырды

f3502cf4_0822_40c6_b46d_08510e07cf7eВ 8-й день месяца Сафар (15 сентября), в Чистополе имамы-мухтасибы со всего Татарстана и сотрудники аппарата и учрежденных организаций ДУМ РТ в очередной раз сдали нормы ГТО. На торжественном открытии сдачи ГТО мухтасибами РТ к собравшимся обратились муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин, депутат Государственной Думы РФ Олег Морозов, глава администрации Чистопольского района Дмитрий Иванов.

На торжественном открытии сдачи ГТО мухтасибами РТ муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин сказал: «Наша религия ислам побуждает быть сильным. Пророк Мухаммад ﷺ сказал: “Сильный верующий более близок Господу и лучше нежели слабого, хотя у обоих есть благо”. Мы должны быть примером не только на словах, но и на деле». 

Депутат Госдумы РФ Олег Морозов в своем приветственном слове отметил: «Очень приятно быть сегодня на Чистопольской земле вместе с вами, не только потому, что сегодня удивительное, замечательное, красивое событие, и потому, что люди, которые занимаются человеческой душой, должны быть прекрасны во всем. Но так заведено, потому что вы лидеры, вы пример. На вас смотрят ваши прихожане. Вы несете не только духовный свет, вы — пример». В разговоре с журналистами Олег Морозов отметил, что “имам-мухтасибы, сегодня сдав ГТО, показывают пример не только здесь, в Татарстане, но и всей стране. Потому что с них берут пример и в Москве и в других городах. Сдача ГТО духовными лидерами становится традицией, которая идет от нас, от Татарстана. Это очень здорово”.

Свою физическую подготовку вместе с муфтием республики Камилем хазратом Самигуллиным проверили имам-мухтасибы 48 городов и районов Татарстана, включая сотрудников ДУМ РТ и его учрежденных организаций – всего более 70 человек. В судейскую коллегию вошли 10 судей.

Город Чистополь для сдачи норм ГТО имамами-мухтасибами был выбран не случайно: он является географическим центром Татарстана. Кроме того, мухтасибат отличается богатой историей: здесь оставили глубокий след выдающиеся татарские ученые Мухаммадзакир Камалов-Чистави и Назип Амирханов, историческое медресе «Камалия» служит центром обучения и творчества для подростков. Чистопольский район также известен разнообразием конфессионального состава и является примером дружественных отношений.

Имамы прошли девять тестовых упражнений на силу, ловкость и выносливость: они продемонстрировали свои способности в легкой атлетике, силовых упражнениях, плавании, стрельбе из пневматической винтовки, метании гранаты, гимнастике. Таким образом, в отличие от сдачи норм ГТО в 2018 году, на этот раз хазраты прошли все испытания. Результаты сдавших нормы ГТО станут известны позже и традиционно будут определены в трех уровнях: они будут награждены золотыми, серебряными и бронзовыми знаками.

Акция по сдаче норм ГТО — одно из крупнейших спортивных начинаний ДУМ РТ. К их числу также относятся Всероссийский турнир по джиу-джитсу на Кубок имени Марджани и республиканские соревнования по борьбе корэш и армрестлингу на Кубок ДУМ РТ.

Проверка физической подготовленности имам-мухтасибов была организована по инициативе муфтия Татарстана Камиля хазрата Самигуллина.

Впервые мухтасибы сдали нормы ГТО в 2018 году.

dumrt.ru

***

Сафәр аеның 8нче көнендә (15нче сентябрьдә), Татарстанның барлык имам-мөхтәсибләре һәм Нәзарәтнең аппарат һәм гамәлгә куелган оешмаларның хезмәткәрләре чираттагы тапкыр ГТО нормаларын тапшырды. Республиканың төрле почмакларында яшәүче дин әһелләре Чистай шәһәренең “Татнефть-Олимп” стадионына җыелды. Татарстан Республикасы мөхтәсибәтләренең ГТО нормаларын тапшыру тантанасына җыелганнарга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, Чистай районы администрациясе башлыгы Дмитрий Иванов мөрәҗәгать итте.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Безне Ислам дине көчле булырга этәрә. Мөхәммәд пәй­гамбәребез ﷺ: “Көчле мөселман зә­гыйфь мөсел­манга караганда Раббыбызга якынрак. Әмма аларның икесендә дә хәерлелек бар”, — дигән. Без сүздә генә түгел, эштә дә үрнәк булырга тиеш», — диде.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов үзенең сәламләү сүзендә: «Бу — искиткеч, матур вакыйга. Чөнки кешеләрнең күңеле һәм рухы белән эшләүчеләр үзләре дә бөтен яклап та матур булырга тиеш. Сез — әйдәп баручылар, мәхәллә кешеләре сездән үрнәк ала. Сез рухи азык таратасыз. Безнең Татарстан җирендә җәелә  барган, дини лидерлар  катнашкан шушы башлангыч искиткеч. Минемчә, хәзерге заманда рухи башлангыч һәр кеше, һәр шәхеснең үсешендә мөһим юнәлеш булып тора. Шуңа күрә мин бүген барыгызга да сәламәт рух һәм сәламәт тән, спорт белән бәйле башлангычларыгызда уңышлар телим», — дип билгеләп үтте. Журналистлар белән сөйләшкәндә Олег Морозов, имам-мөхтәсибләр, ГТО нормаларын тапшырып, Татарстанда гына түгел, бөтен илгә үрнәк күрсәтүләрен әйтте.

Үзләренең физик әзерлекләрен республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Татарстанның 48 шәһәре һәм районы мөхтәсибе, нәзарәт хезмәткәрләрен дә кертеп – барлыгы 70тән артык мөселман кардәшләребез тикшерде. Хөкемдарлар коллегиясен 10 судья тәшкил итте.

ГТО нормаларын тапшыру өчен Чистай шәһәрен имам-мөхтәсибләр юкка гына сайлап алмады: ул — Татарстанның географик үзәге, ягъни республиканың кендеге. Татарстанның бөтен районнарына күрсәтү өчен дә аның дини тарихы бик бай: биредә күренекле татар галимнәре Мөхәммәдзакир Камалов-Чистави һәм Нәҗип Әмирханов тирән эз калдырган, тарихи «Камалия» мәдрәсәсе яшүсмерләр өчен уку һәм иҗат үзәге булып хезмәт итә. Чистай районы конфессиональ составы төрле булуы белән дә үзенчәлекле һәм ул дустанә мөнәсәбәтләрнең үрнәге булып тора.

Дин әһелләре көч, җитезлек һәм чыдамлылыкны тикшерүгә юнәтелгән тугыз сынау күнегүен тапшырды: алар үз көчләрен җиңел атлетикада, көч таләп итүче күнегүләрдә, йөзүдә, пневматик винтовкадан атуда, граната атуда, гимнастикада күрсәтте. Имамнарның 2018 елда ГТО нормаларын тапшырудан аермалы буларак, бу юлы барлык сынаулар (тестлар) да тапшырылды. ГТО нормаларын тапшыручыларның нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак һәм ул традицион рәвештә өч дәрәҗәдә билгеләнәчәк: алар алтын, көмеш, бронза билгеләре белән бүләкләнәчәк. 

Бу акция — Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең иң зур спорт башлангычларының берсе. Шундыйлардан тагын Мәрҗани исемендәге Кубокка джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турнирын һәм ТР МДН кубогына көрәш һәм кул көрәше Республика ярышларын атап үтәргә мөмкин.

Дин әһелләренең физик әзерлекләрен тикшерү Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән оештырылды.

Беренче тапкыр мөхтәсибләр ГТО нормаларын 2018 елда тапшырган иде.

dumrt.ru

Просмотров: 926

Комментирование запрещено