«Милләт җыены»на Мәскәү татар штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев та чакырылган

068«Милләт җыены»нда Ямалиевны конгресска кайтару мәсьәләсе каралмаячак, ди конгресс рәисе. 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев «Милләт җыены»на чакырылганын әйтте.

«Рөстәм Ямалиевка чакыру җибәрдек. Мәскәү татарлары штабы, Рөстәм Ямалиев белән элемтә һәрвакыт булды, бүген дә без элемтәдә. Аның фикерләре, тәкъдимнәре, милләт язмышына битараф булмавы ачыктан-ачык билгеле. Без бернинди каршылыкта түгел, имза белән рәсми хат җибәрдек. Татар конгрессының төп максаты — ул халкыбызны берләштерү», — диде Данис Шакиров журналистларга. 

«Мәскәү татарлары штабы» 2019 елның җәендә Бөтендөнья татар конгрессы составыннан чыгарылды. Моның сәбәбе — Мәскәүдәге Асадуллаев йортына бәйле каршылыклы вәзгыять. Соңыннан Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән Рөстәм Ямалиев очрашып, бергә эшчәнлек алып бару турында килешсәләр дә, Мәскәү татар штабы конгресс составына кире кертелмәде.

Данис Шакиров сүзләренчә, «Милләт җыены» нда Ямалиевны конгресска кайтару мәсьәләсе каралмый.

«Моңа бит хокукый яктан карарга кирәк. Конгресска кире кайтару-кайтармау мәсьәләсе Милләт җыенында хәл ителми. Рөстәм Фәизовичның бу чарада катнашып, безнең белән бергә булуы үзе үк шушы сорауга җавап та булып тора», — диде.

«Бу бит оешма җитәкчеләре җыены гына түгел, бу татарның күренекле шәхесләре җыены», — дип хуплады Марс Тукаев Данис Шакиров сүзләрен. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 952

Комментирование запрещено