Әй, үстек без әрсез булып!

SONY DSCИсәнмесез, кадерле “Бер­дәмлек” редакциясе! Газе­таның килгәнен сагынып кө­теп алабыз, яратып укыйбыз, сезнең уңышларга куанабыз, үзебезнең халык белән горурланабыз. Безнең як халкы ачык күңелле, тырыш, уңган бит ул. Яшәгән урыннары, йорт-җирләре дисеңме, җимеш агачлары, тәрәзә төпләре дисеңме — шау чәчәктә. Һәр авылда мәчетләр, кибет-базарлар эшләп тора, халкыбыз мул яши. Һәммәсе дә исән-саулар, балаларын каршы алып, озатып, үзара йөрешеп, хәлләрен белешеп яшиләр.

Быел минем куанычлы елым – 1946 елда туган бөтен классташларымның юбилейлары. Шулай ук Дәүләтколда, Яңа Ярмәктә, Камышлыда – 70, 75 яшьләре тулган туганнарым Миңнур Хафизова, Саҗит Галимуллин, Зөлхәбирә Фатыйхова, Гөлҗиһан Галимуллина, Зөбәрҗәт Гәрәева, Гөлнур Нуретдинова һәм Фагыйлә Иваевага котлауларымны җит­керәм. Барча туганнарыма, клас­сташ­ларыма исәнлек-саулык, озын гомер, тәүфыйклы балалар, оныклар бәхете телим. Шатлык-куанычта, сә­ләмәтлектә яшә­гез, бәхетле булыгыз!

75 яшь күп түгел ул,
Өч көнлек дөнья гына.
Корычтай исәнлек телим,
Яшәргә озак кына.
 
Без укыдык һәм эшләдек,
Уллар-кызлар үстердек.
Оныкларны көтеп алып,
Чын бәхеткә ирештек.
 
Балыклының Кизләвеннән
Куш учлап суын эчтек.
Назлы алсу таң атканда
Хуш исеннән исердек.
 
Алтын көздә без туганбыз,
Җитеш тормыш килгәндә.
Инәйләр, ак бәхет теләп,
Биләүгә бәйләгәннәр.
 
Әй, үстек без әрсез булып,
Юл чатында үләндәй.
Кояшка башларны сузып,
Тырыштык без яшәргә.
 
Балачагым — Олы урман,
Чокыр, Бүләк, Таллы урам.
Салам башлы агач өй һәм
Көмеш сулы изге Кизләү.

Балыклы – Самара – Тольятти.

 

Просмотров: 1098

Комментирование запрещено