Самар делегациясе — иң активларның берсе

nhAEzPhe5TAАктивлыкны ел дәвамында сакларга тырышабыз, ләкин, кызганычка, безгә яңа яшьләр кушылмый. 

14-18 сентябрьдә Казанның Боровое Матюшино бистәсендә эшләп килүче “Идел” яшьләр үзәгендә “Халыкара яшьләр форумы” булып узды. Чарага Россиянең 32 төбәгеннән 170 делегат җыелган иде. Тантаналы чарада, гадәттәгечә, Самар өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте каршында эшләп килүче Яшьләр канаты әгъзалары Фәрзанә Мәхмүтова, Руфинә Зәйнуллина, Алия Гатауллина, Илфат Мәҗитов, Әлфинур Мәхмүтова, Алсу Мөхәмметҗанова, Ислам Гарифуллин, Эльмира Мефтахова катнаштылар.

Делегатларның һәр сәгате мастер-класслар, лекцияләр, очрашулар, тренинглар, күңел ачу чаралары белән баетылган иде. Моннан тыш, форумда катнашучылар, алдан игълан ителгән темалар буенча, түгәрәк өстәл оештыручылар сыйфатында чыгыш ясап, тәҗрибә уртаклаштылар. Шулай ук һәр регион күңел ачу программасын тәкъдим итте. Быелгы форум «Татар яшьләре көннәре лидеры», «Татар кызы», «Татар егете», «Татар моңы» һәм «Татар танцпол йолдызы» кебек кызыклы конкурслар белән истә калды. Самарлылар да бу бәйгеләрдә актив катнаштылар. 

Быел без, Пенза өлкәсе делегациясе белән берлектә, «Идел моңы» һәм «Танцпол йолдызы» бәйгеләрен оештырдык. Аларны Әлфинур Мәхмутова бик матур алып барды.

Әйтергә кирәк, кичке чараларны үткәрү — җиңел гамәл түгел. Әмма катлаулы эшләр үсәргә ярдәм итә.  


nhAEzPhe5TA

ZbvtO_nk714

- Татар яшьләре көннәре (ТЯК) бик тиз үтеп китте. Һәркөн бөтенрәссәй мәдәният хезмәткәрләре белән танышулар, төрле спикерлардан кызыклы лекцияләр булды. Без оештырган «Идел моңы» һәм «Танцпол йолдызы» бәйгеләре аеруча истә калды. Аларны оештыру өчен ике төнебез йокысыз үтте һәм бераз борчыла төштек, ләкин зур чараларны лаеклы уздыра алдык. Катнашучыларга зур рәхмәт! - дип сөйли делегация җитәкчесе Руфинә Зәйнуллина.

- Татар яшьләре көннәрендә ял да иттек, белем дә тупладык, дуслар да таптык. Милләтебез тарихы буенча бик күп ачышлар ясадым, - дип сөйли Илфат Мәҗитов.

- Дни татарской молодежи — это возможность окунуться в татарскую атмосферу среди молодежи! ДТМ собирает единомышленников со всей России, которые горят одной идей и целью — продвижение татарской культуры и языка в разных регионах нашей страны. Во время форума царит замечательная атмосфера дружбы, единства и взаимопонимания. Это то место, где можно найти настоящих друзей и создать проекты для развития татарской культуры.

Много новых знакомств, новых знаний и идей рождаются благодаря МЦ «Идель» и Министерству по делам молодежи РТ! – ди Эльмира Мефтахова.

- Мне очень понравилось участвовать в Днях татарской молодёжи. Я получила огромное удовольствие от уроков вокала и вечерних мероприятий. Я написала статью для сайта академии, чтобы больше людей узнало о подобных мероприятиях и вдохновилось, - дип сөйли Алсу Мөхәмметҗанова.

Чара кысаларында мин «Таяну ноктасы» телевизион программысында да катнаштым, минем өчен бу дулкынландыргыч һәм кызыклы хәл булды. Тапшыруда регионнарда татар яшьләре нинди эшләр алып барулары һәм глобаль проблемнар турында сөйләштек. Программа эфирга октябрь аенда чыгарга тиеш, көтеп калам.

NJjzx9XuBf0

Елның-елында татар яшьләре көнннәре кысаларында Самар делегациясе иң активларның берсе диеп санала. Ул активлыкны ел дәвамында сакларга тырышабыз, ләкин, кызганычка, безгә яңа яшьләр кушылмый. Безнең белән буласыгыз килсә, элемтәгә керегез. Бергәләп аралашыйк, татарлыкны саклыйк!

Элемтә өчен аккаунтлар: www.instagram.com/tugan_tel, www.vk.com/tugan_tel_smr.

Фәрзанә МӘХМҮТОВА, Самар өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте каршында эшләп килүче Яшьләр канаты җитәкчесе.

 

Просмотров: 1283

Комментирование запрещено