Укытучылар көне белән!

день учителяХөрмәтле укытучыларыбыз!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйбыз!

Бүгенге истәлекле көндә барлык педагогларга рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә.

Мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән аралашудан шатлык китерсен! Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасын! Бу сезнең хезмәтегез өчен иң югары бәя!

“Самар татарлары” мәгъ­лүмат медиа-порталы администрациясе.

Татар булу өчен киртәләр бар әле

Газизов Радик23 — 24 сентябрьдә Казанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Бөтендөнья татар конгрессы икенче мәртәбә “Милләт җыены” үткәрде.

Чарага Россиянең 70 төбәгеннән 500ләп делегат килгән иде. “Милләт җыены” утырышында Самара өлкәсеннән дә саллы гына делегация катнашты – өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев һәм аның урынбасары Минәхмәт Хәлиуллов, Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, Новокуйбышевск татарларының “Туган тел” җәмгыяте җитәкчесе Ринат Азизов, “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов һәм башкалар. Читать полностью

Елаштык та, көлештек тә…

wMJ06pCbwUo (1)11

«Ялкынлы яшьлек» һәм Резеда Сәлахова

Өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Татаркино» Самара татарлары өчен “Татар киносы көннәре” оештырды. 23 — 26 сентябрьдә Самара өлкәсенең Камышлы һәм Гали авылларында, Тольятти һәм Самара шәһәрләрендә «Сөмбел» драмасы һәм «Әпипә» дип аталган музыкаль комедия тәкъдим ителде.
Читать полностью

Эдуард Латыпов примет участие в первом этапе Кубка мира

7970f11e30686982a50b0cade4377aa0Старший тренер сборной России по биатлону Юрий Каминский назвал предварительный состав сборной на первый этап Кубка мира, сообщает Союз биатлонистов России.

В составе наш земляк Эдуард Латыпов, который достаточно успешно провел прошлый сезон. Читать полностью

Главные новости дня в Самарской области: Почему погиб ребенок, платный вход в «Парк дружбы народов», петиция против QR-кодов

паркСегодня из СМИ самарцы узнали, что ребенок умер, не дождавшись «скорой помощи», вход в «Парк дружбы народов» станет платным, а владельцы фитнес-центров высказались против введения QR-кодов. Читать полностью

Самарның «Бердәмлек» газетына ябылу куркынычы яный

7c3d64bc-767b-4143-ab1e-c3c328824bd7_cx0_cy9_cw0_w1023_r1_sСамарда 1990 елның апреленнән даими нәшер ителүче бердәнбер татарча өлкә газеты «Бердәмлек» халыктан акча сорап мөрәҗәгать бастырган. Газетның абунәчеләре дә, өлкә хөкүмәтеннән килүче финанс ярдәме дә кимегән.

Читать полностью

Өлкә «Туган тел» татар оешмасының яшьләр төркеме активисты Сабир ГАЛИМУЛЛИНга!

FLzjUjw7aQ0Сине ихлас күңелдән туган көнең белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә чиксез шатлыклар, сәламәтлек, рух ныклыгы, бәхетле тормыш насыйп итсен.

Без сине кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Татар хәрәкәтенә керткән өлешеңә, риясызлыгыгыңа, киң күңелеңә сокланабыз. Алдыңа олы максатлар куеп, кыю адымнар белән бар. Киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар теләп калам!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Эшне үзебездән башлыйк / C острова Зелененький собрали 12 кубометров мусора

YImCUPG_pCkҖәй үтте, иртәдән кичкә кадәр гөрләп торган су буйлары, урман аланнары бушап калды. Сары яфраклар арасыннан калкып чыккан чүп өемнәре генә җәен биредә кешеләр рәхәт¬ләнеп ял иткәнне искә төшереп торалар. Чит илләргә ял итәргә йөрибез, андагы чисталыкка таң калабыз, ә үзебезнең артыбыздан җыештырырга әле һаман өйрәнә алмыйбыз. Кызганыч…

26 сентябрьдә Самара өлкәсендә чираттагы «Чиста ярлар» акциясе узды. Экологик чарада Самара өлкәсе мөсел¬маннарының Диния нәзарәте вәкилләре, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, «Яктылык» татар мәктәбе укучылары, укытучылары һәм ата-аналар, «Яшел Россия» экологик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге вәкилләре катнашты. Читать полностью

На Рубежном кладбище г.Самара прошел субботник

Безымянный112 октября по инициативе Регионального духовного управления мусульман Самарской области совместно со школой «Яктылык» состоялся субботник на Рубёжном кладбище г. Самара. Читать полностью

“Бердәмлек” киләчәктә булсын өчен

fITgq78sCG811Туксанынчы еллар ахырында “Бердәмлек” газетасы, түбәтәен салып, халыктан акча сораган вакытларны кайбер әбүнәчеләребез әле дә хәтерлиләрдер. Ул вакытта баш мөхәрриребез ир кеше — Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин иде. Хәзер коллективта тик хатын-кызлар гына эшли, салырга түбәтәебез дә юк. Ә хәлебез хөрти — әбүнәчеләребездән килгән акча бетеп бара, ел ахырына кадәр җитмәячәк. Сер түгел, газетабызны яздырып алучы әбүнәчеләребез бакыйлыкка күчә тора, ә яшьләр татар телендә укый-яза белми, шуңа күрә язылмый да. Өлкә хөкүмәте дә быел, коронавирус сәбәпле, ярдәмен киметеп бирде — 700 мең урынына 490 мең генә алдык. Акча җитмәүнең сәбәбен тираж төшүдән һәм өлкә хөкүмәте ярдәме кимүдән күрәбез.

Читать полностью

Кызыклы да, файдалы да ял көне

Автор Аняс Мингали (7)11Менә инде 9 ел рәттән Самара губерниясендә яшәүче төрле милләт халыклары «Этника mob» фестивалендә катнашалар. Җыр-биюле, уен-көлкеле Халыклар дуслыгы бәйрәме быел Са­мара шәһәренең Ленин районында, Клиническая һәм Коммунистическая урамнары киселешендә гөр­ләп узды.
Читать полностью

Үз җиремдә – үз телем

Лилия ГадельСамара өлкәсендә гөрләп үткән Халыклар дуслыгы көненә Мәскәү татарлары штабының пресса хезмәте җитәкчесе Лилия Гадел килеп, Волгарь бистәсендә ачылган Этнопаркны да карап йөрде, Җәмигъ мәчете, “Яктылык” татар мәктәбе белән дә танышты. Ә дүшәмбе кичендә Халыклар дуслыгы йортында Мәскәү татарлары штабы бастырып чыгарган яңа китапны Самара җәмәгатьчелегенә тәкъдим итте. Читать полностью

Яктылыковцы обратились к автомобилистам в рамках акции «Письмо водителю»

a6IFuE99p7Q (1)В рамках «Недели безопасности» юные инспектора дорожного движения МБОУ Школа «Яктылык» г. Самара приняли участие в городской акции «Письмо водителю». Читать полностью