“Бердәмлек” киләчәктә булсын өчен

fITgq78sCG811Туксанынчы еллар ахырында “Бердәмлек” газетасы, түбәтәен салып, халыктан акча сораган вакытларны кайбер әбүнәчеләребез әле дә хәтерлиләрдер. Ул вакытта баш мөхәрриребез ир кеше — Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин иде. Хәзер коллективта тик хатын-кызлар гына эшли, салырга түбәтәебез дә юк. Ә хәлебез хөрти — әбүнәчеләребездән килгән акча бетеп бара, ел ахырына кадәр җитмәячәк. Сер түгел, газетабызны яздырып алучы әбүнәчеләребез бакыйлыкка күчә тора, ә яшьләр татар телендә укый-яза белми, шуңа күрә язылмый да. Өлкә хөкүмәте дә быел, коронавирус сәбәпле, ярдәмен киметеп бирде — 700 мең урынына 490 мең генә алдык. Акча җитмәүнең сәбәбен тираж төшүдән һәм өлкә хөкүмәте ярдәме кимүдән күрәбез.

Аңлыйсыз инде, атналык газетаны чыгарып тору бик тә чыгымлы эш. Почта һәм типография хезмәте, хезмәт хакы һәм налоглар халыктан килгән акчаны ашап бетергәнлектән, соңгы өч ай өчен түләргә акчабыз калмады. Шуңа күрә газета укучыларыбызга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Һәрберегез 100 сум гына җибәрсәгез дә, ел ахырына кадәр җитәрлек акча җыелыр иде. Садакагызны 40703810054400012004 в Са­марском отделении № 6991 ПАО «Сбербанк России» исәп-хисап счетыбуенча, яисә тү­бән­­дәге QR-код аша җибәрә аласыз.

Туганнар, Самарада даими чыгып торучы бердәнбер милли газетаны саклап калырга ярдәм итегез!

Киләсе елга да дәррәү кубып газетага язылсагыз, әйбәт булыр иде, һәр татар гаиләсе һәр яртыеллыкка безнең  газетага язылып торса, кул сузып, акча сорап йөрергә дә туры килмәс иде.

Ярдәм итүчеләрнең исемлеген бастыру өчен исем-фамилиягезне күрсәтергә онытмагыз.

Газета Бердемлек_QR

«Бердәмлек».

Просмотров: 661

Комментирование запрещено