Кызыклы да, файдалы да ял көне

Автор Аняс Мингали (7)11Менә инде 9 ел рәттән Самара губерниясендә яшәүче төрле милләт халыклары «Этника mob» фестивалендә катнашалар. Җыр-биюле, уен-көлкеле Халыклар дуслыгы бәйрәме быел Са­мара шәһәренең Ленин районында, Клиническая һәм Коммунистическая урамнары киселешендә гөр­ләп узды.

- Проектның исеме дә оч­раклы түгел, — дип билгеләп үтә «Мичуринский» иҗтимагый үзидарә рәисе Елена Большакова. — «Этника» сүзе милли традицияләргә игътибарыбыз зур булуын аңлата, ә «mob» кушымтасы халыкның беренче тапкыр элемтә чараларыннан файдаланып җыелганын искәртә, — ди ул. — Бу фестиваль өлкәдә яшәүче төрле милләт халыкларына бер-берсенең мәдәнияте белән танышырга һәм аралашырга, бер-берсен яхшырак аңларга, көчле һәм бердәм булып яшәргә ярдәм итә, — дип ассызыклый Елена. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә фес­тиваль  үз тирәсенә өлкән буын кешеләрен дә җәлеп итә, яшьләрдә дә кызыксыну уята. «Мичуринский» ТОСы өлкә Халыклар дуслыгы йорты белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Проектны милли оешмалар җитәкчеләре дә хуплый һәм чараны оештыруда актив катнашалар.

Әлбәттә, татар иҗтимагый оешмалары һәм иҗади коллективлары да бу чарадан читтә калмыйлар. Танылган «Ялкынлы яшьлек» ансамбле артистлары башкарган «Казан», «Свердловск татарлары биюе» салкында өшеп, бераз боегып торган тамашачыларны җылытып җибәргәндәй булды, ә татар эстрадасы мэтры Искәндәр Әхмәтов башкаруындагы «Аерылабыз» җырының сүзләрен аңламасалар да, мәгънәсен бик яхшы аң­ла­дылар. Татар халкының «Капкалы» милли уены да тамашачылар күңеленә хуш килде. «Эх, Самара городок» җырын да бергәләп җырладылар, дагыстан, осетин, яһүд халкының дәртле биюләрен дә яше-карты рәхәтләнеп биеде.

Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте җи­тәкчесе Ильяс Гомәр улы Шәкүров бәйрәмгә килгән мил­ләттәшләребезгә «Самар татарлары» журналларын таратты һәм кунаклар өчен татар милли ризыклары белән чәй табыны оештырды. 

Вазыйх Мөхәммәтшин «Ялкынлы яшьлек» ансамбле артистлары өчен «күчмә гримерка» оештырган иде.

- Вазыйх Гатович тәкъдим иткән «Газель» машинасы киенү-чишенү бүлмәсе буларак хезмәт итте. Бәйрәм ачык һавада узганлыктан, бу безнең өчен бик зур ярдәм булды. Аллаһының рәхмәте яусын аңа, — диделәр артистлар.

Фестивальгә килгән халык­ның кәефе әйбәт иде. Ку­нак­ларның әлеге чара турында нәрсә уйлаулары белән кызыксынмыйча булдыра алмадык.

- Мин Самарада туып-үстем. Әтием — татар, әнием — башкорт. Этнофестиваль буласын ишеткәч, бу бәйрәмдә кат­нашырга булдым. Ике сә­гатьлек тамаша чын шоу булды инде. Артистларның костюмнары да мине таң калдырды.  Алар өлкәдә  яшәүче теге яки бу милләтләрнең тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлеге белән таныштырдылар. Мондый чараларның ешрак үткәрелүен теләр идем. Чөнки алар яшьләрне шәхес буларак формалаштыруда  ярдәм итәләр, — дип уртаклаша медицина университетының беренче курс студенты Наилә Рөстәмова.

- Мин фестивальгә кызларым Фатыйма һәм Аишаны алып килдем. Концерт бик ошады. Өлкә җитәкчеләренең милли сәясәтне дөрес алып баруларына инандым. Һәркем, гомумроссия тарихыннан һәм мәдәниятеннән тыш, үз милләтенең дә тарихын һәм мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белергә һәм сак­ларга тиеш. Фестивальне оештыручыларга зур рәхмәт, — ди 40 яшьлек эшмәкәр Әмирхан Нурмөхәммәтов.

Гомере буе география укытучысы булып эшләгән Наталья Владимировна: «Бу фестиваль югары дәрәҗәдә узды, дип саныйм. Миңа бигрәк тә «Ялкынлы яшьлек» татар милли ансамбле, «Яшь егетләр» дагыс­тан халык бию ансамбле артистлары чыгышы ошады. Советлар Союзы таркалганчы мин Ташкентта яшә­дем, җирле халык иҗатын бик ярата идем. Самарага күчен­гәнемә утыз еллап вакыт узды инде, ә мин һаман үзбәк халык җыр-биюләрен сагынам. Киләсе этнофестивальләрдә Та­җикстан, Үзбәкстан, Кыргызстан вәкилләре катнашса, та­гын да яхшырак булыр иде», — ди.

- Мондый этнофес­ти­валь­ләр күбрәк уздырылсын иде. Чөнки яшьләр барысы да көнбатыш яшәү рәвешенә тар­тыла. Мин тормышның бөтен матурлыгын һәм гармониясен Россия халыкларының этник мәдәниятләре, гореф-гадәтләре төрлелегеннән кү­рәм. Шул безнең үзен­чә­легебез һәм байлыгыбыз, — ди шәфкать туташы булып эшләүче 25 яшьлек Ольга.

Венера ГАЛИМОВА, Тилав РАСУЛ-ЗАДЕ.

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәте.

«Бердәмлек».

Просмотров: 892

Комментирование запрещено