Татар булу өчен киртәләр бар әле

Газизов Радик23 — 24 сентябрьдә Казанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Бөтендөнья татар конгрессы икенче мәртәбә “Милләт җыены” үткәрде.

Чарага Россиянең 70 төбәгеннән 500ләп делегат килгән иде. “Милләт җыены” утырышында Самара өлкәсеннән дә саллы гына делегация катнашты – өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев һәм аның урынбасары Минәхмәт Хәлиуллов, Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, Новокуйбышевск татарларының “Туган тел” җәмгыяте җитәкчесе Ринат Азизов, “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов һәм башкалар.

Делегатларны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил ШӘЙХРАЗИЕВ сәламләп, “Гамәл стратегиясен тормышка ашыру кысаларында төрле форматта уза торган чаралар хакында сөйләде. Ул, беренче чиратта, Дәүләт Думасына узган милләттәшләребезне атап үтте: Татарстаннан — Илдар Гыйльметдинов, Башкортостаннан — Римма Утяшева, Әстерхан өлкәсеннән — Ринат Әюпов һәм башкалар татар халкы мәнфәгатьләрен тормышка ашыруда үз рольләрен лаеклы үти алырлар, дигән ышаныч белдерде. Шулай ук Васил әфәнде Стратегия планы буенча актив эш алып бары¬луын билгеләп үтте һәм алдыбызда торган зур эштә — җанисәптә дә актив катнашырга, үз-үзебезне — татар, ә туган телебез — татар теле дип яздырырга кирәклегенә басым ясады.

Шуны билгеләп үтәсем килә, Милли җыенда трибунага күтәрелүчеләрнең чыгышлары кыска, әмма бик тә эчтәлекле һәм көчле булды. Казахстанның Татар һәм башкорт конгрессы рәисе урынбасары, татар галиме Гриф ХӘЙРУЛЛИН катнаш гаиләдә туган баланың татар итеп тәрбияләнә алмавы турында ачынып сөйләде, татар егетләренең татар кызларына өйләнүләрен, татар телендә сөйләшкән, гореф-гадәтләребезне белгән балалар үстерүләрен таләп итте. Аның чыгышы залда утыручыларның җилегенә җит¬те, ә ахырда оратор озак алкышлар белән бүләкләнде. Галим сүзләренчә, “Татар хал¬кының үсеш стратегиясе”ндә татар халкын сакларга һәм үстерергә дигән максат куелса да, бик күп киртәләр бар. «Безне халкыбызның саны борчый. XX гасырда күпме милләтләр безнең халкыбызны куып та җитте, узып та китте. Ә без һаман 5 — 6 миллион тирәсендә тапталабыз. Нигә шул сәбәпне үзебездән эзләмибез?» — диде ул.

Төмән өлкәсе, Тубыл шәһәре “Себер-татар мәдәнияте үзәге” директоры Гөлсинә ТАШКЕЕВА да татар мәгарифе һәм мәдәниятенең шилеп баруын искәртте.

- Иң мөһиме — телебезне саклау, — диде ул. — Үткән гасырның 60нчы елларына кадәр безнең өлкәдә татар мәктәпләре саны 119 булса, хәзер — 50. 90нчы елларда ачылган “Себер-татар мәдәнияте үзәге” штатында 130 кеше эшләгән булса, хәзер — 17. Дөрес, “Яңарыш” газетасы бар, үзәктә төрле мәдәни чаралар үткәрелеп тора. Ләкин татар тормышы тиешле дәрәҗәдә алып барылсын өчен, мәктәпләрне — татар теле укытучылары, мәдәният йортларын режиссерлар белән тулыландыру, этнографик музей булдыру, археология һәм этнография казынулары алып бару, Себер татарларының чын тарихын язып чыгару кирәк”, — дип, күп еллар буе җыелып килгән проблемалар катламын ачып күрсәтте.

“SERGIS” адвокатлар коллегиясе партнеры, Мәскәү филиалы җитәкчесе Гөлнара СЕРГЕЕВА исә милләт хокукларын саклау темасына мөрәҗәгать итте. Ул хәзерге заманда мәк¬тәпләрдә татар телен укыту проблемасының тик ата-аналарга бәйле булуын ассызыклады, кыз балаларга яулык бәйләп йөрүне тыюның дөрес булмавын, шәһәр һәм авыл администрацияләре мәчетләр төзү өчен җир бүлеп бирергә тиешлеген аңлатты, каршылык¬лар булганда, аларның конторасына мөрәҗәгать итәргә чакырды. Башка чыгышлар да та-тарның проблемаларын ачыꬬлауга, бу хәлдән чыгу юлла¬рын эзләүгә юнәлдерелгән иде.

Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, бөтен чыгышларга анализ ясагандай: «Бөтенроссия халык санын исәпкә алу алдыннан безгә бердәмлек кирәк, — дип белдерде. — Киләсе елга Идел буенда Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын рәсми рәвештә бөтен ил белән билгеләп үтәчәкбез. Революция елларында эзәрлекләүгә дучар булган динебез кайчан да булса шушы дәрәҗәгә ирешә алыр дип кем уйлаган? Нинди генә корбаннар булмады…
 
Эшлисе эшләр күп, ләкин шартлар туа тора. Алардан файдалана белергә генә кирәк», — диде ул.
Дәүләт киңәшчесе татар һәм башкорт мөнәсәбәтләренә дә тукталды. Мостай Кәримгә ияреп, татар белән башкортны бер кошның ике канаты белән тиңләп: «Күрше, тугандаш халыклар без, уртак тел табып эшләргә кирәк», — диде.

Ахыргы сүзне Татарстан президенты Рөстәм Нургалиевич алып, бер төркем делегатларга Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырды. Араларында Самараның “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов та бар иде. Аңа “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исеме бирелде. Котлыйбыз, Радик Рәвгать улы!

Укытучылар көне һәм зур исемгә лаек булуы уңаеннан Радик Рәвгатовичның берничә ай элек “Сөембикә” журналына биргән әңгәмәсен бастырабыз. Аны газетабызның 4нче битендә укый аласыз.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

***

Аларга бөтен Самара татарларының күзе төбәлгән: милләттәшләребезнең өмете, ышанычы ул «Яктылык» мәктәбе. Киләчәге!

Радик Рәвгать улы бу хакта бер минутка да исеннән чыгармый. Ул җитәкләгән мәктәп шуның өчен дә, башкалар белән чагыш­тырганда, гел алдарак булырга тиеш. Аның эшенә, кабул иткән карарларына бүген генә түгел, киләчәктә дә кайтып-кайтып бәя бирәчәкләр. Максат гел бер: «Яктылык» — яктылык таратсын. Туган телебезне сакласын! Әңгәмәдәшем — Самара шәһәренең татар телен һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнүче «Яктылык» мәктәбе директоры, Самара шәһәренең Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Россия Феде­рациясенең гомум белем бирү­ буенча почетлы хезмәткәре һәм хәзер инде Татарстан Республикасының атказанган укытучысы да Радик ГАЗИЗОВ.

ТАМЫРЛАР

- Самара өлкәсе, Кләүле рай­онына әтине ветеринария техникумын тәмамлаганнан соң юллама белән эшкә җибәрәләр. Бу мукшы авылында бердәнбер татар гаиләсе идек без. Әти — Камышлы районының Иске Ярмәк авы­лыннан. Шәҗәрәләре бар — ярты Ярмәк безнең нәсел анда. Польша ягыннан килеп урнашкан Биктимер бабайдан башлана ул. Әтинең әтисен — Шәяхмәт бабамны авылдашлары һаман да хәтерли. Ул төрле җаваплы урыннарда эшләгән: склад мөдире дә булган, умартачы да. Әмма өйгә бернәрсә дә алып кайтмаган. Өч сугышны үткән, тугыз тапкыр яраланган. Капитан булганлыгын гына беләм. Икенче бабам да сугышны кичеп, Калининградка кадәр барып җитеп, туган ягына — Шенталы районы, Денис авылына исән-сау әйләнеп кайткан.

Әти авылда гомер буе дәрәҗәле, хөрмәтле кеше булды. Маллар тоткан һәркемнең аңа үтенече төшми калмаган­дыр. «Равгат, помоги!» — дип, төн уртасында да киләләр иде. Берәүне дә кире бормады — бик ярдәмчел, карусыз иде. Мин аның безгә катырак сүз әйткәнен дә белмим.

Өйдә бары тик татарча гына аралаштык — бездә «папа», «ма­ма» дип әйтүләр булмады. Мәктәптә, урамда русча, мукшыча сөйләштек. Медкартамда: «Мальчику 3 года, свободно разговаривает на трех языках» дигән язу бар. Элегрәк мукшылар мине үзләренеке дип уйлый иде, хәзер тел азрак онытыла төште.

 БАЛАЧАК

- Сабантуйларда йә Ярмәк, йә Денис әбиләргә барганнар бик истә. Әти бе­лән әнинең бертуганнары кайта — өй тулы кунак. Әбиләрнең икесендә дә мич ашлары пешә. Дениста — гөбәдия, кыстыбый, Ярмәктә — коймак, зур бәлеш…

Табынга ашны зур тимер табакта чыгаралар. Барыбыз да шуннан үрелеп агач кашыклар белән ашыйбыз…

Авыл баласы эш белән үсә инде ул. Көтү көтеп, печән чабып, бәрәңге алып… Әбиләргә дә кунакка түгел, күбрәк булышырга бара идек: колхоз бүлеп биргән суган, чөгендер җирләрен утарга. Кайчакта авыр да булгандыр, туйдыр­гандыр да, бәлки. Әмма бу зур тәрбия дә булган — рухны, ихтыяр көчен ныгыткан. Авыл кешесе шуңа да юк-барга гына зарланмый. Әйе, авыл ул — үзе бер университет.

 УКУ

- Әти белән әни икесе дә мәктәптә татар­ча укыганнар, безгә инде ул бәхет эләкмәде. Мәктәптә русча укыдык, урамда мукшыча сөйләштек. Укырга ярата идем. Геометрияне дә, әдәбиятны да — бер дәрәҗәдә. Авыл китапханәсен тулысынча укып чыктым: Бажов әкиятләреннән башлап, «Война и мир», «Мастер и Маргарита»га кадәр. Кем генә булырга хыялланмадым?! Космонавт, милиционер, хирург… Ә менә укытучы булырга беркайчан омтылмадым — андый теләк булмады. Класста староста идем, комсомол оешмасын да җитәкләдем. Беренче класска ук: «Мәктәпне тәмамлыйм да институтка укырга керәм», — дип бардым. Самара дәүләт университетының икътисад факультеты студенты булырга тиеш идем. Конкурстан узмадым… Документларымны Самара дәүләт мәдәният институтының рабфагына тапшырып, авыл­га борылып кайттым. Нигә мәдәнияткәме? Мин музыка мәктәбен дә тә­мам­лаган идем. Баян классын. Анда керүем кызык кына булды. Авыл мәктәбенә яңа директор килде. Кызы моңарчы музыка мәктәбендә укыган булган икән — безгә килгәч, ул укуын район үзәгендәге мәктәптә дәвам итте. Ишеткән-күргән хәл түгел. Аңа кызыгып иярүчеләр арасында мин дә бар идем. Атнага ике тапкыр җиде чакрымдагы район үзәгенә йөрдем. Җәяү дә, велосипедта да, чаңгыда да. Әни, әмма күбрәк энем озата бара. Икәү бергә барабыз да ул мине дәресләр беткәнче көтеп утыра. Хәзергә кадәр: «Сине мин укыттым», — дип көлә…

Шәһәрдән борылып кайткач, мине ындыр табагы мөдире итеп куйдылар. Рабфакка керү өчен мәдәният өлкәсендә эш­ләргә тиеш идем — район Мәдә­ният йортына да урнаш­тым.

Студент чакта «Ялкынлы яшьлек» ансамбленә йөри баш­ладым. Сәхнәдән төшмим дә: концертны алып барам, җыр­лыйм, баянда уйныйм. Яңа сәләтем ачылды: мәҗлесләр алып бара башладым. Танылдым. Әмма соңрак, Аллаһ ризалыгы өчен дип, ул эштән үзем баш тарттым… Ансамбль мине татар мохитына алып керде. «Яктылык» мәктәбенең беренче директоры Харидә апа Дашкина мине шул концертларның берсендә күреп, мәктәпкә эшкә чакырды.

 УҢЫШ

- «Яктылык» мәктәбе — минем язмы­шым. Ун ел укытканнан соң, башта эшкә шәһәр мәгариф департаментына, аннан, конкурс аша, министрлыкка күчтем. Җиде елдан соң, шактый тәҗрибә туплап, 2012 елда мәктәпкә кире кайттым — директор булып.

Безнең мәктәпнең тарихы 1989 елдан башлана. Башта «Якшәмбе мәктәбе» генә булып эшли әле ул. Аннан укучы­лар җыярга керешәләр. Татар оешмалары активистлары, татар гаиләләре исемлеген төзеп, өйләр, фатирлар буйлап йөриләр. Харидә апа Дашкина бу оештыру эшләренең ба­шында тора. Концертлар алдыннан сәхнәгә чыгып: «6нчы сыйныфта — ике, 7нче сыйныфта өч урын калды, балала­рыгызны китерегез», — дип сөйләгәнен үзем дә хәтерлим… Инде менә ничә ел бездә беренче сыйныфка керүчеләр арасында  конкурс. Харидә апаның хыялы булгандыр бу… Узган ел ике сменада укытуга күчтек — сыймыйбыз. Ата-аналар канәгать түгел, әлбәттә, балалар бит «Яктылык»ка бик ераклардан килеп укый. Күршедәге бинаны безгә бирүләрен көтәбез. Аның реконструкциясенә генә дә 200 миллион сум акча кирәк булачак.

Мәктәпкә укучылар җый­ганда иң яхшыларын — кай­макларын гына сайлап алмыйбыз. Безнең төп таләп — та­тар телен, мәдәниятен өйрәнергә теләк булу. Калганына укытучыларыбыз тырышлык белән ирешәчәк: нәтиҗәләр­не күреп торасыз. Минем үземне бигрәк тә катнаш гаилә­ләрдән балалар килүе сөендерә. Аннан — элеккеге укучыларыбызның үз балаларын безгә укырга бирүе. Бу да күп нәрсә хакында сөйли… Ата-аналарны, әлбәттә, «Яктылык»ның тәр­биягә зур игътибар итүе тарта. Бер генә мисал: авыл кешесенә күршегә нигә ярдәм итәргә кирәген аңлатып то­расы юк. Ә шәһәрләр «Күрше хакы — тәңре хакы» дигәннең нәрсә икәнен дә белми. Без менә шуның өчен дә өмә вакы­тында тирә-күрше ишегалларын да җыештырабыз. Зур бәй­рәмгә әйләнә ул: казанда пылау пешә, баянчы уйнап тора… Әле менә күптән түгел җыелыш булды, шәһәр советы депутаты очрашуга килде. Халык үзенең зарын сөйли. «Безгә бит хәтта юлны да татар мәктәбе директоры салдырды», — ди­ләр. Юлны без салдыра алмыйбыз, билгеле, әмма алар шулай кабул итә бит. Бу сүздә безне зурлау, хөрмәт бар… Өмәгә ата-аналар да килә. Бер-берсе белән танышу, аралашу өчен менә дигән мөмкинлек. Киләчәктә бит аларның кода-кода­гыйлар булып кую ихтималы да зур… Кышын чаңгы база­сына барып «Сәламәтлек көне» уздыруыбыз да шуның өчен. Аңа укучыларның әти-әниләре генә түгел, бөтен туганна­ры чакырыла. Губернатор үзе кунак булып килгәне бар. Укытучыларның, ата-аналарның бергә кушылып ел саен корбан чалуы да — күңелле күренеш. Шулай ук «Әтиләр клубы»ның эшләве дә. Бу клубка өлкән классларда укучы ир балалар әтиләре, ир туганнары белән килә: уролог, психолог кебек белгечләр белән очрашалар, иң катлаулы темаларны кузга­талар… Мәктәп турында бик озак сөйләп булыр иде. «Йол­дыз» бию театрының уңышлары, мәктәп музее, кө­рәшчеләр түгәрәге, «Сәләт-Са­мара» аланы, Җәмигъ мә­чете белән элемтә… Аерым-аерым укытучыларыбыз турында: һәркайсына таяна алам, һәр­берсе җанын-тәнен биреп эшли.

Башка мәктәпләргә караганда, «Яктылык»та җиңелрәк: безнең Талип хәзрәт Яруллин, Фәхретдин Канюкаев, Әнвәр Горланов, Ильяс Шәкүров, Ленар Сабиров кебек милли һәм дини оешма җитәкчеләре бар. Алар һәрвакыт хәлебезне белешеп, уңышларыбыз өчен сөенеп торалар.

Игътибар иттегезме икән: бөтен укытучыларыбыз да татар телендә сөйләшә. Бу — аларга иң беренче таләп.

 МӘХӘББӘТ

- Мәктәптә атнасына җи­де көн эшләдем — ял көн­не «Якшәмбе мәктәбе»ндә дә укыттым. Анда йөрүче өлкән­нәр, яшьләр, балалар өчен музыка дәресләре алып бардым. Берничә ел шулай эшләдем. Аннан директордан: «Һичьюгы бер көн ял бирегез инде», — дип сорадым. Урыныма бер кыз тапкан­нар иде, әмма уку елы беткәндә генә ул кияүгә чыкты. «Якшәмбе мәктәбе»нә кабат әйләнеп кайтырга туры килде. Карыйм, мин юкта яңа бер кыз йөри башлаган. Күрүгә үк ошаттым. Икенче тапкыр очратканда инде: «Ул минеке була!» — дип уйладым… Һәр эштә миңа киңәшләр бирүче журналист Шамил абый Баһаутдин: «Мәктәпкә әнисе, ба­басы белән бергә килгәч, ул кыз, димәк, тәрбияле инде», — диде. Аның бу сүзләре фикеремне тагын да ныгытты…

Әнисе белән бабасы гарәп теле өйрәнергә йөриләр: Гөлия башта алар белән утыра, аннан музыка дәресенә керә. Әйе, ул — минем укучым. Яшь аермабыз өч кенә ел булса да, Гөлия миңа бик озак «Радик абый», дип дәште…

Мәхәббәтнең ни икәнен сүз белән аңлату авыр бит аны. «Чиләгенә күрә капкачы», ди халык. Аллаһы Тәгалә ку­шадыр адәм балаларын. Әмма бер-береңне саклап калу өчен аннары үзеңә дә шактый тырышасы әле — гаилә нигезендә түземлек ята.

 ДИН

- Дингә берәү дә бер көндә генә килми­дер. Дини мәҗ­лесләрдә булганда хәз­рәтләр сөйләгән вәгазьләр минем күңелгә дә җыелып килгәндер. Гарәпчә өйрәнергә теләдем. Бик тиз генә килеп чыкмады… Мәдрәсәгә кереп укый башладым. Аннан Уфа ислам институтын тәмамладым. Алган дини белемем эшемдә дә булыша. Шундый чорда яшибез — шөкер, намазда, диндә икәнеңне яшерү кирәкми.

 БАЛАЛАР

- Күп балалы гаилә булырбыз дип күз алдыма китермәгән идем. Хатын да шулай ди (көлә). Олы кызыбыз Наилә инде югары уку йортында белем ала. Билал быел мәктәпне тәмамлады. Камилә җиденчегә күчте, Иб­раһимыбыз 1нче сыйныфка укырга килде. Олыларын инде алдыңа утыртып иркәләп булмый, шуңа күрә кечкенәләрен күбрәк кочак­ларга тырышасың — бу чорның бик тиз узачагын беләсең. Мин күбрәк өйдә дә укытучы бугай — тәрбияләргә яратам. Кайчак артыграк та… Әтиләре директор булган мәктәптә уку аларга җиңел түгелдер. Җаваплылык сизгәннәрен беләм. Бигрәк тә Наиләдә күп иде ул. Гел татарча гына ара­лашалар дип әйтә алмыйм, әмма, шөкер, телне беләләр. Татар теле һәм әдәбияты буенча Казанда, халыкара олимпиадаларда да катнаштылар. Мәктәптә үзем татарча укымагач, кирәк булганда кагыйдәләрне алардан со­рыйм — аңлаталар. Иртән эшкә машинада барганда, һәр көнне әнигә шалтыратам. «Тордыңмы, исән-саумы?» — дим. Миңа балалар да кушыла: «Зур әни, чәй эчтеңме әле, авырмыйсыңмы?» — диләр. Әбиләре белән татарча гына сөйләшәләр.

 ҮЗЕМ ТУРЫНДА

- Авылга кайткач, печән ча­басың кайчак. Кояш яндыра, бөтен җиреңнән тир ага. Авыр, әлбәттә. Әмма исәнлегең зарланырлык булмаса, бу барыбер җиңелрәк.

Җитәкче урынында утырып, ниндидер җитди карар кабул итүгә караганда, диюем. Мин үзем йомшак кеше, әмма директор буларак алган вазыйфаларым «телим, теләмим»нәремне оныттыра. Өйдә дә шулай бит. Бала тәрбияләгәндә, күңелең моңа каршы булса да, кырыслык та күрсәтергә туры килгәли. Ялгышырга гына ярамый!

Гөлнур САФИУЛЛИНА.

Казан – Самара – Казан.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 963

Комментирование запрещено