Үз җиремдә – үз телем

Лилия ГадельСамара өлкәсендә гөрләп үткән Халыклар дуслыгы көненә Мәскәү татарлары штабының пресса хезмәте җитәкчесе Лилия Гадел килеп, Волгарь бистәсендә ачылган Этнопаркны да карап йөрде, Җәмигъ мәчете, “Яктылык” татар мәктәбе белән дә танышты. Ә дүшәмбе кичендә Халыклар дуслыгы йортында Мәскәү татарлары штабы бастырып чыгарган яңа китапны Самара җәмәгатьчелегенә тәкъдим итте.

“Үз җиремдә – үз телем” дип аталган җыентык җанисәпкә әзерләнү кысаларында барлыкка килгән һәм инде 15 шәһәрдә презентациясе узган. Идеянең авторы – Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Фәез улы Ямалиев. Җыентыкка татар әдипләренең һәм җәмәгать эшлеклеләренең татар телен, татар милләтен саклап калу нияте белән язылган шигырьләре һәм мәкаләләре кертелгән. Беренче карашка, биредә бернинди яңалык та юк дип, китапны ябып куярга да була. Ә укый башласаң, аерылуы кыен. “Бердәмлек” редакциясе бу китаптагы акыллы фикерләрне, җанисәпкә дә бәйләмичә, аз-азлап үзебезнең газетада бастырып барырга карар кылды. Төрле чорда яшәгән милли җанлы татар интеллигенциясенең милләт өчен янып-көеп язган үлемсез әсәрләре һәм шигырьләре татар теленең гомерен беразга озайтыр, дип ышана Мәскәү татарлары һәм “Бердәмлек” редакциясе.

Бүген сезнең игътибарыгызга Габдулла Тукайның “Яшьләр” дип аталган шигырен тәкъдим итәбез. Киләчәктә әлеге китапта басылып чыккан язмалар “Үз җиремдә — үз телем” рубрикасы астында бастырылып барачак.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Бара милләт зәгыйфь, абныр-абынмас,
Сүнә яшьләрдә ут, кабныр-кабынмас.
Кичә якты вә милли бер күңелдән
Бүген тычкан утыдай нур табылмас.
 
Вә кем бар, йөз чөерми милләтеннән,
Көмеш, алтын санәмнәргә табынмас?
Тәти тапса сабый барган юлында,
Йомыш истән чыгар, һич айрылалмас.
 
Шулай яшьләр дә: юлда күрсә алтын,
Баюдан башкага күңлен дә салмас.
Сатучылык итә бездә мөхәррир,
Әдип исме аңар тагълыр-тагылмас.
 
Яралганмы бу яшьләр күңле әллә,
Мөрәүвәт маддәсе ягълыр-ягылмас?
Ышанабыз халык көчсезлегенә,
Бабайлар шөһрәтен сагъныр-сагынмас.
 
Тотып милләт ливасын, юлга чыктык:
«Бу куллар мәңге, дип, җиргә салынмас».
Җыгылдык без ик-өч чакрым да китми,
- Җегетләр! бездә көч юк, — ахры, булмас!

Габдулла ТУКАЙ.

 

Просмотров: 704

Комментирование запрещено