Яшьләр таныша һәм кавыша

122Заманасына ияреп, халык та үзгәрә бара. Гомерләр сиздермичә үтә тора, авыллар кечерәя, яшьләр шәһәрләргә укырга китәләр дә шунда эшкә урнашып калалар, бер-берсе белән шунда табышып, кавышалар. Никах укытырга, туй уздырырга туып-үскән ни­гезләренә кайтып күренәләр дә тагын шәһәрләренә китеп баралар һәм гомерлеккә шун­да төпләнеп калалар.

Менә бүген дә никах мәҗ­лесенә җыелдык. Тантанага иң якын туганнар гына килгән, чөнки күпләп җыелырга коронавирус дигән нәрсә рөхсәт итми. Минем икетуган абыем Ринат һәм Гөлсылу Манашевларның кызлары Гөлүсә белән Булат һәм Кәримә Әхмәтовларның улы Жасланның никах туе. Казах милләтеннән булган кияүнең төбе Сарытаудан. Үзе Самарада яши, эшли. Гөлүсә белән алар укыганда танышканнар. Ике ел эшләгәннән соң гына өйләнешергә ниятләгәннәр.

Менә 600 чакрым араны якын итеп, егетнең әти-әнисе, туганнары билгеләнгән сәгатькә килеп җиттеләр. Килен ап-актан киенгән, күбәләк кебек очып кунакларны каршы ала. Кияү иң элек Гөлсылуга — ап-ак розалар, ә кәләшенә кызыл розалар бүләк итте. Кода белән кодагый да бик күп күчтәнәчләр белән килгәннәр. Ачык йөзле, беркатлы, гади кешеләрне тану өчен бер күрешү дә җитә. Кода белән кодача да нәкъ шундыйлар.

Ә өйдә мул өстәлләр сый-хөрмәттән сыгылып тора, туганнар җыелган, мулла килгән… Беренче күрешүдә егетнең әти-әнисе кызның кулын сорап килүләре турында әйттеләр. Кыз ягы риза булып, чиккән сөлге тапшырды, яшьләргә матур теләкләр, җылы сүзләр әйтеп фотога төштеләр. Казахларда сөлге бирү йоласы юк икән. Татарның бу йоласын егетнең туганнары бик яратып кабул иттеләр.

Бераз танышкач, табынга дога кылгач, Искәндәр хәзрәт яшьләргә бик әйбәтләп  никах таләпләрен аңлатты. Аларның ризалыгын сорап, «Лә иләһә илләллаһ Мөхәммәд-рәсүлул­ла»ны әйттереп, никах укыды, тагын Коръән сүрәләре укып, изге теләкләр теләде. Хәзрәт татарча сөйләгәннәрен русчага тәрҗемә итеп, егетнең туганнарына аңлатып барды.

Никахтан соң, кыз белән егет сөлгене машинага тагып, авылны әйләнделәр. Бу үзе бер бәхетле мизгел, хәзер инде бөтен авыл туй икәнен күреп шатланды.

Табын артында утырганда мин кодачалар янында утырган идем. Алар кайбер ризыкларның ничек аталганын, ничек пешерелгәнен сорашып утырдылар. Бигрәк тә кыз бавырсагына шаккаттылар.

Әйткәнемчә, егет ягы бик кыйммәтле бүләкләр белән килгән иде. Жаслан Гөлүсәгә мәхәр бүләге итеп бриллиант кашлы алтын алка бүләк итте. Ә Гөлүсә аның әтисенә — түбәтәй, әнисенә яулык бәйләде. Яшьләр, әти-әниләре каршына басып олы рәхмәтләрен әйттеләр. Тик Гөлүсәнең генә күңеле тулып китте, сүзләрен әйтеп бетерә алмады, елап җибәрде. Кыз баланың күңеле шулай нечкә була инде…

Мәҗлес тәмамланды, без хуҗаларга рәхмәтләр әйтеп таралыштык.

Кайда яшәсәгез дә, бер-берегезне кадерләп, хөрмәтләп, сөеп-сөелеп яшәгез. Тормыш бит ул кызыклы ачыш. Ки­ләчәгегез бәхетле, гомерегез озын булсын!

Саимә апагыз МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1255

Комментирование запрещено