Ел саен сентябрь аенда Самара өлкәсе ЗАГС идарәсе «Милли туйлар фестивале» дип аталган мәдәни чара оештыра. 150дән артык милләт вәкилен берләштергән Самара өлкәсе өчен бу бик мөһим проект. Мәдәни мирасны һәм гореф-гадәтләребезне саклап калу фестивальнең төп максаты булып тора. Идел буе халыклары мәдәниятенең байлыгын чагылдыручы мондый чаралар милли үзенчәлекләрне сакларга, яшь буын кешеләренә заманча әһәмиятен һәм кыйммәтен җиткерергә ярдәм итә.
Бүгенге көн туйларында әби-бабайлардан күчкән кайбер йолалар сакланса да, аларның күбесе нык үзгәргән яисә бөтенләй онытылып беткән. «Милли туйлар фестивале»ндә катнашучы парлар чын милли туйга гына хас булган кием-салым киеп, бизәнү әйберләрен тагып, борынгы йолалар буенча, үз милләтенең туй җырларын һәм биюләрен торгызырга булышалар.
- «Милли туйлар фестивале» безнең өлкәдә ун ел элек уздырыла башлаган иде. Бүгенге көндә дә ул күркәмлеген җуймый. Бу көннәрдә генә түгел, гомумән бөтен туйлар да милли элементлар белән үткәрелә башлавына сөенәбез. Никахларын һәм туйларын милли стильдә теркәргә теләгән парлар безгә күп мөрәҗәгать итәләр. Әлбәттә, без аларга бик теләп ярдәм итәбез, — дип сөйли Самара шәһәре ЗАГС бүлеге җитәкчесе Юлия Бурова.
- Никахны милли гореф-гадәтләр буенча теркәү тантанасын оештыру күп вакыт һәм көч таләп итә. Әзерлек барышында без булачак кияү-кәләш, аларның ата-аналары белән киңәшеп, милли туйны бөтен шартына җиткереп уздырырга тырышабыз. Минемчә, никахка керү кеше хәтерендә озак еллар сакланган вакыйгаларның берсе ул. Шуңа да, әлеге истәлекле көн бер гаилә булып яшәргә карар кылган парлар өчен дә, тантанага җыелган кунаклар өчен дә якты һәм матур вакыйга булып калсын өчен, ЗАГС хезмәткәрләре бик күп көч куялар.
Форсаттан файдаланып, безгә ярдәмгә килгән милли җыр һәм бию ансамбльләренә зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Татар парлары булганда без милли туйга танылган «Ялкынлы яшьлек» ансамблен чакырабыз. Энергиясе ташып торган Альбина Мәхмүтова җитәкчелегендәге коллектив быел Гөлсинә һәм Ринат Ибраевларның (рәсемдә)никахында чыгыш ясады. Кунакларның сөенечле йөзләре һәм шатлыктан шытып чыккан күз яшьләре әлеге фестивальнең кирәклеген һәм мөһимлеген раслыйдыр, дип уйлыйм, — дип елмая әңгәмәдәшем Юлия.
Быелгы фестиваль, коронавирус пандемиясенә бәйле барлык чикләүләрне истә тотып, ачык һавада узды. Чарага җыелган кунаклар өчен шулай ук милли туй костюмнары күргәзмәсе оештырылган иде.
Гаилә тормышын милли туйдан башлаган парлар, халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, борынгы йолаларын һәм туган телебезне саклап, киләчәк буыннарга да җиткерерләр, дип ышанасы килә.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
Просмотров: 900