Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» бәйгесенә гаризалар кабул итү озайтыла

belemБәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә. 

Укытучылар көне уңаеннан XII Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» бәйгесенә гаризалар кабул итү 7 октябрьгә кадәр озайтыла.

Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар.

Ул түбәндәге номинацияләр буенча оештырыла:

1. Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект; 

2. Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;

3. Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;

4. Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект». Әлеге номинациядә сәясәткә, эшмәкәрлеккә, икътисадка багышланган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.

5. Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект;

6. ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме (берләшмәсе);

7. Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты;

8. Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал;

9. Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта;

10. Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче. 

Бәйге Татарстан Республикасы министрлыклары һәм оешмалары белән берлектә, күп санлы физик һәм юридик затлар ярдәме белән оештырыла. Гран-при иясенә ноутбук бүләк ителәчәк. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 660

Комментирование запрещено