Спортка мәхәббәтне физкультура укытучысы уята

image5 октябрь -  Укытучылар көне

Безнең физкультура укытучыбыз Рөстәм Әнәс улы НУРТДИНОВ 40 ел мәктәптә укыта, балаларда спортка мәхәббәт уята, үзләрен чыныктыра, авырлыкларны җиңәргә өйрәтә. 

Аның барлык эш стажы — 46 ел. Ул 9 сыйныфны тәмамлагач, җәйге каникуллар вакытында Шенталы райпосына йөкче булып эшкә урнаша, институтка кергәч көндез укый, төннәрен электрик булып эшли.

Әле ике норманы тутырмыйча эштән китәргә уйламый да укытучыбыз. Без дә аны җибәрергә теләмибез. Ул бит безгә: «Ягез әле, чабыгыз!» — дип кычкырып тормый, һәрвакыт, һәр дәрестә безнең белән бергә янып-пешеп йөгерә. Ял иткән вакытта үзенең шигырьләре белән күңелебезне күтәрә. 

Бүген - Укытучылар көне. Без Рөстәм абыйны һәм барлык мөгаллимнәребезне дә һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклибез. Аларга исәнлек-саулык,  тырыш укучылар теләп калабыз.

Денис авылы урта мәктәбе укучылары исеменнән Әлинә НОГМАНОВА.

 Шенталы районы.

Просмотров: 1027

Комментирование запрещено