Туган ягым – яшел бишек

туган якЯңа Усманда Туган якны өйрәнү көне

Бу көнне беренче сыйныф укучылары беренче тапкыр авыл китапханәсе белән таныштылар.

Китапханәче, үзе белән таныштырып, китапханәдән китап алу өчен ни эшләргә, китап белән ничек уртак тел табарга дигән сорауларга җавап бирде, аннары балалар Самарадан килгән библиобуста яңа китаплар сайладылар, туган ягыбызга багышланган викторинада катнаштылар. Бишенче сыйныф укучылары исә авыл авторларының китапларыннан җыелган күргәзмә белән, Камышлының 30 еллыгына басылып чыккан “Камышлинский край благодатный” китабы белән таныштылар, Яңа Усман җирлегендә барган археологик казынуларның нәтиҗәләрен яктырткан презентация дә бик кызыклы булды.

Камышлы районы, Яңа Усман авылының мәдәният хезмәткәрләре.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 718

Комментирование запрещено