Хәзерге заман яшьләре музей, театрларга йөрми диярлек. Моның ике сәбәбе бар: мәдәният белән кызыксынучанлык булмауда һәм билетлар бәясе югарылыгында.
Әлеге кимчелекләрне бетерү өчен, дәүләт 14 — 22 яшьтәгеләргә «Пушкин картасы» өләшә башлады. Бу карта счетына 3000 сум акча салына. Карта исәп-хисабыннан акчаны башка максатта файдалану өчен алып булмый, тик концертларга, театрларга, музейларга, төрле күргәзмәләргә билет сатып алырга мөмкин.
Әлеге программада катнашу өчен «Дәүләт хезмәте» (Госуслуги) порталында теркәлергә һәм телефонга «Дәүләт хезмәте. Мәдәният» мобиль кушымтасын урнаштырырга кирәк. Шулай эшләсәң, виртуаль карта рәсмиләштерелә. Әгәр смартфоның яки интернетың булмаса, Почта-банкның теләсә кайсы бүлегендә «Пушкин картасы»н алу өчен заказ бирергә мөмкин. Мәдәни чараларның афишаларын мобиль кушымтада яисә культура.рф сайтында карап барырга була.
«Пушкин картасы» буенча сатып алынган билетлар исемле булачак. Шуңа күрә ул билетларны туганнарыңа яки дусларга биреп булмый. Шулай ук кино һәм циркка да билет сатып алырга мөмкин түгел. Әлеге карта бөтен Россия буйлап эшли. Димәк, аны сәяхәткә барганда үзең белән алырга һәм тукталган бер шәһәрдә файдаланырга мөмкин булачак. Ел азагына кадәр өч мең сумың тузмаса, 31 декабрьдә акча юкка чыга. Ә 2022 елда картаның номиналы 5000 сум тәшкил итәчәк. Карта хуҗасына 23 яшь тулганчыга кадәр, ел саен 1 январьда дәүләт «Пушкин картасын» автомат рәвештә тулыландырып торачак. Бу программа егетләр һәм кызларны мәдәният һәм сәнгать дөньясына якынайтыр, дип өметләнәбез.
Венера ГАЛИМОВА.
Просмотров: 626