Зәйдуллиннар гаиләсе: «Һәрбер бала әти-әниле булырга тиеш!»

Безымянный11Кешеләргә хас сыйфатларны билгели торган төшенчәләр бар. Минем бүгенге язмам намуслы, эчкерсез, игелекле, кешелекле, йомшак күңелле кебек матур сыйфат төшенчәләренә хас булган авылдашларым турында. Зәйдуллиннар гаиләсен Яңа Ярмәктә генә түгел, тирә-як авылларда да белмәгән кеше юктыр, мөгаен.

Гаилә башлыгы Эдуард — Кәрәм абый белән Җәмилә апаларның төпчек уллары.  Олы кызлары Венера апай тормышка чыгып, ничәмә-ничә еллар Балыклыда яши. Авыл советында эшләде, аннан соң олылар оешмасының башлыгы булып та торды. Света апасы — Тольяттида, зур урында эшләп, лаеклы ялга чыкты. Ә Эдуардның ике абыйсы да диңгезчеләр иде. Хәзер инде барысы да пенсиядәләр. Барсының да тормышлары — Аллаһыга шөкер, «ах» итәрлек. 

Ә Эдуардның хәләл җефете — Розалиягә килгәндә, ул — Барый бабай белән Асия апаның иң кечкенә кызлары. Ике якның да ата-аналары — бик тә булган гаиләләр иде. Хәзер инде аларның берсе дә юк, искә алулар дога булып барсын, урыннары оҗмахта булсын…

Тиздән Эдуард белән Розалиянең тормыш корып, бергә гомер итүләренә 40 ел була инде. Ә тормыш дигәннәре  аллы-гөлле чәчәкләрдән генә тормый бит. Җил давыллар да булгалый, сикәлтәле юллар да очрый. Матур кояшлы ягымлы көннәр дә була. Алар шулай авырлыкларны җиңеп, бер-берсенә терәк, таяныч булып, шатлыкларга куанып, ачы хәсрәтләрне йотып, яши бирәләр.

Эдуард белән Розалия гөрләтеп туйлар ясаганнан соң, Тольятти  шәһәренә китеп урнашып, анда яши башлыйлар. Икесе дә заводка эшкә керәләр. Тормышларын түгәрәкләндереп, тулыландырып, шатлык өстенә шатлык өстәп уллары Альберт, аннан соң кызлары Альбина дөньяга аваз салалар. Шулай көн артыннан көн туа. Тормышлар җайлана,  яшьләр тулай торакта яшиләр.

Розалиянең әтисе Барый абзый вафат булгач, Асия апай яшьләрне авылга чакыра. Чөнки ул йөри алмый, бик аз гына хәрәкәтләнә.

Яшьләр ике дә уйлап тормыйча авылга кайталар. Ни эшлисең бит, безнең намус кушкан бурыч - ата-аналарны карарга! Шулай итеп яңа тормыш башлана…

Кызгынычка, авылда әллә-ни эш урыны да юк бит. Ә яшьләргә эшсез булмый инде. Ни эшләргә? Уйлана торгач, уртак киңәшкә киләләр: районыбызда беренчеләрдән булып үз ата-анасы тарафыннан калынган-сугылган, әле башланырга да өлгермәгән тормышның инде ачысын татыган сабыйларны алып карарга исәплиләр.

Ничек кенә әйтсәк тә, аңлатып бетерелек түгел… Балалар бит инде — кемнеңдер газизләре, кемнеңдер кадерлеләре булгандыр. Ә хәзер ул сабыйлар беркемгә дә кирәкмиләр. Уйлап карасаң, ис китәрлек: ул гөнаһсыз сабыйларга күпме мәхәббәт, наз кирәк…

Ятимлек сукмагын үткән сабыйлар башка нарасыйларга бер дә охшамаганнар. Ник дисезме, алар әти-әниләренең хыянәтенә түзеп, назга сусап, ачлы-туклы яшәүдән туйганнар. «Әни» сүзен әйтергә ашкынып торалар.

Иң элек Зәйдуллиннар гаиләсе тәрбиягә өч бала ала. Гаиләгә сабыйлар аларга теләү, төгәлрәге кәгазь боткасын җиңеп, бөтен кирәк белгечләрне узып, тагын өч кешене бәхетле итү – ул зур батырлык! Андый кешеләргә һәрвакыт сокланып карадым һәм караячакмын да! Җан җылыңны үзең тапкан бала гына түгел, башка кеше баласы белән дә бүлешүне батырлык димичә, тагын нәрсә дияргә инде?!

Бу өйдә аеруча йомшаклык хөкем сөрә. Балаларга әниләре: «Өстәлдәге ризыклар да, барлык уенчыклар да — сезнеке. Кайчан телисез, шунда уйный һәм ашый аласыз», — дип аңлата. Зәйдуллиннар гаиләсе: «Һәрбер бала әти-әниле булырга тиеш!», — дип саный.

Аһ! Кызганычка, шундый матур, игелекле гаиләне хәсрәт читләтеп үтми. 24 яшендә малайлары дөнья белән хушлаша…

Уллары Альберт мәктәпне тәмамлый,  армия сафларында хезмәт итеп кайта, эшкә урнаша. Җәйге айларда клубка йөри. Аның кебек намуслы, ачык, акыллы бала да бик сирәктер. Клуб җитәкчесе буларак, нинди генә кичә, уеннар оештырсам да, Альберт катнашмыйча калмый иде…

Менә бер чибәркәй белән танышып, тормыш корып җибәрәләр. Тормышларын тагын да тулыландырып кызлары дөньяга килә. Сөйгән ярың яныңда, сөяргә сабыең бар. Адәм баласына тагын ни кирәк? Яшә дә, яшә…

Альберт ялга кайткан арада ит белән йөри. Шулай бервакыт ул Тольяттига ит илтеп кайта да, ял итәргә дип диванга ята. Кереп карасалар, Альбертлары суламый. Менә шулай Зәйдуллиннар улларын югалталар.

Инде 11 ел үтеп тә киткән. Күпме кайгы-хәсрәт, ачы күз яшьләре булган, күпме түземлек, сабырлык кирәк, Ходаем…  Урыны оҗмахта булсын…

И гомерләр… Зәйдуллиннар тәрбиягә алган балалар укып, китеп урнашалар. Кызлары Настя аспирантурага кадәр кереп укый. Егетләр армия сафларында хезмәт итәләр.

Аннан соң тагын дүрт бала ала гаилә. Күңелләренә керткән балаларның саны җидегә җитә!

Балалар төрле гаиләләрдән, төрле холыклылар. Алай да уртак тел табып, сабыйларны үстереп, урнаштыралар. Бүгенгесе көндә әле өчәү үзләре янында. Илдар да, Никита да атна саен диярлек кайтып, булышып йөриләр. Балалар: «Әти-әни», — дип үлеп торалар.

Зәйдуллиннар балалар белән генә шөгыльләнеп, эшләмичә тик ятмыйлар. Йортлары тулы мал-туар, бал кортлары, үрдәк-казлар һәм тавыклар… Эдуард ит белән дә йөри, чәчелә торган җирләре дә бар…

Авылда нинди генә чара үткәрелсә дә, Зәйдуллиннар гаиләсе өлешсез каймый: кирәк икән — акчалата ярдәм күрсәтә, кирәк икән — оештыруда актив катнаша. Яңа ел тирәләрендә ел да мәктәпкә чыршы, Кыш бабай күчтәнәчләре (кәнфитләр) бүләк итәләр.

Кайчан барып керсәң дә, ачык йөз белән каршы алып, тәмле чәйләр эчермичә чыгармыйлар. Үз кызлары Альбина Тольятти шәһәрендә гаиләсе белән яши. Зәйдуллиннарның тормышлары, шөкер, мул.

Бу гаиләгә тигезлек, мәхәббәт телим. Эдуард һәм Розалия, парлашып, Ходай биргән гомерегезнең азагына кадәр сөеп-сөелеп яшәгез әле сез. Аллаһының рәхмәтендә булыгыз. Тапкан малларыгызның игелеген күрегез.

Безымянный11

CDsNPiBBWGs111PApVFB08-V4111

Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы

Просмотров: 1135

Один комментарий

  1. Бик матур парлар , куп семьяларга урнэк. Бэхетле булсыннар, устергэн жимешлэренен рэхэтен куреп озак яшэгез. Сезне урап узмас эле бэхетле картлык. Без бик шат сезнен очен.