Мәүлет ае: ничек уздырырга, ниләр кылырга?

news_34603Рабигыль әүвәл аеның 11ендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган, 12сендә вафат булган. Мәүлет кичәсе – бик күңелле, күркәм тантана. Ул бер көн генә үткәрелми, ә тоташ бер ай буе дәвам итә. Мәүлет ае дәвамында кардәшләребез, хәлдән килгәнчә, туганнарын, якыннарын табынга җыялар. Анда, гадәттә, Мәүлет укыйлар. Җомга көннәрне Пәйгамбәргә атап вәгазьләр сөйләнә. Мәүлет кичендә мәчетләрдә Пәйгамбәр хөрмәтенә Коръәннән сүрәләр укыла, вәгазь сөйләп, тантаналы гыйбадәт кылына.

МӘҮЛЕТ — гарәпчә ТУУ дигән сүз.  

МӨХӘММӘД пәйгамберебез салаллаһү гәләйһи вәссәләм туган ай. Аның хөрмәтенә ай буе САЛАВАТлар әйтегез!  

МӘҮЛЕТ кичәсе — рәбигүл-әүвәл /Мәүлид аеның 11 нче көне кичәсе. Рәсулебез туган Дүшәмбе көн киче. Быел ул 17-18 октябрь киченә туры килә. Мәүлет кичәсе Кадер киченнән кала иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Шул кичәдән башлап, җир йөзендә Ислам нуры җәелгән, күп могҗизалар пәйда булган. Аллаһы Тәгалә МӨХӘММӘД Пәйгамбәр саләллааһү гәләйһи вә сәлләмгә Ислам динен җәелдерергә, бәндәләрне шул хак дингә өндәргә боерган. Аллаһы Тәгаләнен иң якын Илчесе буларак, Рәсүлебез тугры юлны дөнья вә ахирәттә мәңгелек бәхет сәгадәткә, рәхмәткә ирешү юлын Ислам дине белән күрсәтте.  

ДҮШӘМБЕ көнне: * Расулебез туган,

* АҢА пәйгамбәрлек килгән,

* АҢА Корьән иңгән.  

Пәйгамбәребез үзенең туган көнендә ураза тоткан. Ураза тоту — ислам терәкләренең берсе. Расүлебез туган көнен һәм пәйгамбәрлек килгән көнен аерым бер гыйбәдәт белән хөрмәтләп үткәргән.  

Мәүлет бәйрәме бер ай дәвам итә. Бу айда мәчетләрдә вәгазьләр укыла. Күп итеп салаватлар әйтелә, хәер, садака, зәкят өләшенә. Күп кенә дини чаралар, мәҗлесләр уздырыла.  

Аллааһү Сүбехәәнә вә Тәгалә барча мөселманнарга мәүлет укырга насыйп итеп, барчасын Рәсүлебез шәфәгатенә лаек итсә иде!   

Аллааһүммә салли гәләә Мөхәммәдин вә гәләә әли Мөхәммәд. Әәмиин.  

Аллаһы Раббыбыз:

эшләребезгә — ярдәм,

күңелләребезгә — канат,

җаныбызга — дәрман,

холкыбызга — сабырлыклар бирсен! Раббыбыз күңел түрләребезгә, өйләребезгә, гаиләләребезгә, мәчет-мәдрәсәләребезгә, Ватаныбызга һәм барча Галәмгә бәракәтле муллык вә сәгадәт, тынычлыклар насыйп итсен иде!  Изге бәйрәмебез мөбарәк булсын!  

Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.) 571 елда Мәүлет (рабигүл-әүвәл) аеның 11нче көнендә, дүшәмбедә туган, 632 дә мәүлет аеның 12 нче — дүшәмбе көнендә вафат булган. 

matbugat.ru

Просмотров: 1034

Комментирование запрещено