Суд Казан гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевнең кулга алыну срогын озайтты

8eeb6015-8a1c-41e4-85a4-4543f270bcdf_w1023_r1_sГаләвиевнең җәза срогын 2022 елның 11 гыйнварына кадәр озайттылар. 

Мәскәүнең Басман суды Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевнең кулга алыну срогын озайтты, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Суд Галәвиевнең җәза срогын 2022 елның 11 гыйнварына кадәр озайту ходатайствосын хуплады», — дип сөйләде судның матбугат сәркатибе Ирина Софинская.

Июньдә Илназ Галәвиевне комплекслы психология-психиатрия экспертизасы уздыру өчен Мәскәүгә Сербский исемендәге фәнни-тикшеренү институтына күчергәннәр иде. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 786

Комментирование запрещено