Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Әхмәт Мөхәммәт улы НАФИГИН вафат

km-4WBdNiQU183нче яшендә Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Әхмәт Мөхәммәт улы НАФИГИН  вафат булды. Гомере буе авиация тармагында эшләгән бу милли җанлы шәхес татар хәрәкәтенең бер җыелышын да калдырмады.

Хушлашу 11 октябрьдә 13.00 сәгатьтә Самара шәһәренең Җәмигъ мәчете территориясендә үтәчәк.  Иске татар зиратында (Юзовский урамы, 2) җирләнәчәк.

Самар өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге һәм шәхсән үз исемемнән Әхмәт әфәнденең туганнарының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам. Әҗәл якын кешегезне тартып алган, сезгә көч һәм сабырлык телибез. Әхмәт абыйның авыр туфрагы җиңел булсын.

Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун! 

Ильяс ШӘКҮРОВ, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.


УКЫРГА: 

Сабырлык бизмәне булып яшәде

Просмотров: 875

3 комментариев

  1. Әхмәт белән мине Илҗьиз Колючев таныштырган иде,Әхмәт белән эш буенча без күршеләр икәнен белгәч, ЯЛКЫНЛЫ ЯШЬЛЕК афишаларын Әхмәт ПРОГРЕСС заводы өчендә өлеп куя, миңада бер өлешне бирәдә —мин авиазаводта өлеп куям аларны ….Фаик Фарукшин ,ТУ-154 самолетта штурман булып эшләүче, Казанда татар телебезне ,татарлыгыбызны саклар өчен милли хәрәкәтнең беренче чарасында—җыелышта -булып ,илһамланып,Куйбышевта милли хәрәкәт башлап җибәрер өчен кешеләр өзләп ,мәчеткә бара,ЯЛКЫНЛЫ ЯШЬЛЕККӘ бара . Ильгиз анарга Әхмәтне һәм мине күрсәтә(бер заман Ильгизгә мин ЦК КПСС-ка телебезне яклап җибәргән хатымны күрсәткән идем)… Менә шундан соң 30 елдан артык туган телебезне ,горәф-гадәтләребезне,җыр моңнарыбызны саклар ,үстерер өчен Әхмәт бик күп эшли. Гел ачык йезле,гел барсынада елмая. Бер кемгәдә, бер кайчанда авыр сүз әйтмәс. Бөтен кеше-анарга якын кеше кебек.Сабантуй,Нәүрүз,Сөмбелә,балалар фестивале—аларны үткәрер өчен терле җиһазлар,әйберләр,призлар,бүләкләр,артистларны һәм балаларны ашатырга ..—армый-талмый,теннәр буе йокламыйча Әхмәт барсында әзерли,оештыра ..—Хатыны Дания,сеңелесе Сания , аның ире Фирдус һәм малайлары Марат—аларда үз өлешләрен керттәләр… Әхмәт—мәңне исебездә калыр.

    • Бик зур рэхмят всем кто прислал соболезнования, за теплые слова поддержки в наш адрес.Сенелесе Сания.

  2. Большая утрата! Замечательный человек, Чен Милли татар Кеше, очень и очень много сделавший для татарской общины. При этом очень скромный, немногословный, трудолюбивый, совершенно бескорыстный, творческий, очень интересный и приятный в общении человек!!! Ещё раз соболезную… Шамиль Ахмеров.