Казанда нәтиҗәле очрашу

Казанга сэяхэт 1Гали авылы мәктәбе укытучыларын һәм балалар бакчасы тәрбиячеләрен Казанга алып бару хыялы күптән күңелемдә шытып йөри иде. Укытучылар көне алдыннан Бөтендөнья татар конгрессына безне кабул итүләрен, Казан мәктәпләре, балалар бакчалары белән таныштыруларын сорап хат яздык. Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова бик тә нәтиҗәле очрашу оештырдылар. Шулай итеп, 25 сентябрьдә Гали мәктәбе укытучылары, тәрбиячеләр, “Ак калфак” ха­тын-кызлар оешмасы һәм “Мирас” фольклор төркеме әгъ­залары юлга кузгалдык.

Конгресс бинасында безне Данис Фәнис улы һәм Кадрия Рәис кызы каршы алып, әңгәмә барышында безнең яшәү рәве­ше­безгә, телне, динне, гореф-га­дәтләрне саклап калуда нә­ти­җәле эшләр алып баруга югары бәя бирделәр. Бердәм булып, бергә башкарасы чараларны күзалладылар. Кадрия Рәис кызы хатын-кызның эчке дөньясы, тышкы кыяфәте, калфак киюнең әһәмияте турында сөйләде. Һәрберебезгә бү­ләкләр дә тапшырдылар.

Беренче очрашуыбыз Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиядә булды. Безне Каюм Насыйри исе­мен­дә­ге премия лауреаты, “Ак кал­фак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оеш­масының Казан бүлеге җи­тәк­чесе, гимназия директоры Рәхимә Арсланова каршы алды. Аралашу бик җылы үтте. Музей биләмәләрен карадык, уку-укыту тәҗри­бә­ләре белән уртаклаштык, балалар әзерләгән чыгышларны тыңладык. Гимназиянең милли стильдә бизәлгән коридорла­рына, фойега игътибар иттек. Гимназия ирешкән уңышлары белән горурланырга бик лаек­лы, дигән фикергә килеп, тагын очрашырга насыйп булсын дип, саубуллаштык.

Ә “Балакай” бакчасына безне Резеда Сафина озата барды. Бакча мө­дире Рәмзия Шә­рә­фиева безне шулай ук ягымлы каршы алды, бакчаның һәр почмагы белән, тәрбия ысуллары белән таныштырып йөрде. Гали авылы укытучылары һәм тәрбиячеләре бу сәяхәттән ила­һи нур, бай мәгълүмат туп­лап кайттылар.

Ә алда әле кичке программа да көтә иде. Кәрим Тинчурин театрында “Кияүләр” спектаклен карагач, безнең авылга, мәктәпкә, балалар бакчасына бик күп матди ярдәм итеп торучы авылдашыбыз Дания Әсхәт кызы Тулова белән очрашу булды. Ул һәрвакыт авылыбызның мәктәбе, балалар бакчасы эше белән кызыксынып тора.

Шушы көннәрдә һөнәри бәй­­рәмнәрен билгеләп үтүче Га­ли авылы укытучыларына һәм тәрбиячеләренә бу сәя­­хәт зур бүләк булды инде. Бигрәк тә Данис Шакировка һәм Кадрия Идрисовага олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Кырыс, авыр вакытлар артка чигенеп, тагын шундый матур очрашулар язсын иде. Бөтен укытучыларга да, сәфәрне оештыруда матди ярдәм күрсәткән иганәчеләребез Дания Туловага, Рамил Мостафинга, Камил Исхаковка, Халит Йосыповка һәм Наил Галимуллинга да Аллаһының рәхмәте булсын иде. Укытучыны хөрмәт итү — үзе олы һәм изге гамәл бит ул. Барысына да сәламәтлек, гаилә бәхете һәм эшләрендә уңышлар телибез.

Казанга сэяхэт

Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА,

Гали авылының “Ак калфак оешмасы җитәкчесе.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 962

Один комментарий

  1. Яшәсен, мәшһүр Гали авылы!