Исламский ученый с мировым именем посетил могилы татарских богословов / Дөньякүләм танылган ислам галиме татар дин галимнәренең каберләрен зиярат кылды

photo_2021_10_08_11_36_12В эти дни в Татарстане пребывает один из крупнейших современных специалистов по акыде, ильм аль-каляму, логике и усуль аль-фикху шейх Саид Фуда. Ученый с мировым именем приехал в Россию для проведения лекций в Болгарской исламской академии и для встреч с муфтием Татарстана Камилем хазратом Самигуллиным.

В рамках визита в Казань ученый посетил Татарское кладбище в Ново-Татарской слободе г.Казани, где покоятся выдающиеся татарские богословы, имамы и ученые, такие как Шигабутдин Марджани, Ахмадзаки хазрат Сафиуллин, Закария хазрат Минвалиев, Шайхульислам Хамиди, Галимджан Баруди, Каюм Насыйри и др. Шейх прочитал аяты Священного Куръана и совершил у могил ду’а за упокой души известных татарских религиозных деятелей, просветителей и мусульманских ученых, нашедших здесь последнее пристанище.

Шейх знаком с трудами татарских ученых, в частности, с творчеством Марджани. Кроме того, его ученик подготовил к изданию книгу Ахмада Хади Максуди.

dumrt.ru

***

Шәех Сәид Фуда эшлекле сәфәр белән Татарстанга килде. 

Татарстанга гакыйдә, әл-кәлам гыйлеме, мантыйк һәм фикъһе ысулы буенча бүгенге замандагы иң зур белгечләрнең берсе, шәех Сәид Фуда эшлекле сәфәр белән килде.

ТР Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, дөньякүләм танылган галим Россиягә Болгар ислам академиясендә лекцияләр алып бару һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу өчен килде.

Казанда галим башкалабызның Яңа бистәсендә урнашкан Татар зиратында булды, биредә соңгы сыену урыннарын тапкан Шиһабетдин Мәрҗани, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Шәйхелислам Хәмиди, Галимҗан Баруди, Каюм Насыйри һәм башкаларның каберләрен зиярат кылды. Шәех Коръән-Кәрим аятьләре укыды һәм танылган татар дин эшлеклеләренең, мәгърифәтчеләрнең һәм мөселман галимнәренең рухларына дога кылды, диелә хәбәрдә.

Шәех татар галимнәре, аерым алганда, Мәрҗанинең хезмәтләре белән таныш. Моннан тыш, Сәид Фуданың шәкерте Әхмәтһади Максудиның китабын нәшриятка әзерләгән. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1054

Комментирование запрещено