И-и-их, гомер дигәнең бик тиз уза да китә икән…

IMG-20211003-WA006711

Иске Ярмәк авылының урта мәктәбендә укуларын 35 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар очрашуы үтте.

И-и-их, гомер дигәнең
Уза да китә икән.
Шул гомернең «почмагында»
Бер мизгел кала икән.

Беренче сентябрь, мәктәп, укытучы… Кемнең генә йөрәгенә уелмады икән ул кыңгыраулы мәктәп еллары?! Кеше кем генә булмасын: укытучымы, инженермы, төзүчеме, әллә тегүчеме — болар бөтенесе дә үзенең тормыш юлын шушы мәктәп бусагасыннан башлый.

Тырышып-тырмашып хәрефләр язарга, укырга, сөйләшергә өйрәтеп, ун ел буена тәрбияләп үстереп, ныгындырып, карлыгач кебек ел да канатлар бүләк итүче нинди изге йорт ул — мәктәп! Ул кешегә беренче тормыш дәресләрен дә бирә, дуслык һәм беренче мәхәббәт хисләре белән дә таныштыра. Барысы да үзенең мәктәптәге беренче көнен, бәлки, хәтерләп тә бетермидер, ләкин һәркем үзенең соңгы кыңгырау бәйрәмен, күпме еллар үтсә дә, исендә тота.

Әлбәттә, мәктәп дигәч, бәлки шатлыклы хәлләр генә искә төшмәс. Тәнәфестә егереп туймыча, дәрескә соңга калып керүләр, өй эшләрен эшләп килмәүләр, бер-беребездән өй эшләрен күчерүләр, икелеләр алулар, дәрестән соң идән юулар — һәммәсе дә искә төшә. Һәрбер укучы үсеп җитеп, еллар биеклегеннән үзенең мәктәп елларына әйләнеп караса, барыбер мәшәкатьсез, кайгы-хәсрәтсез, тыныч балачагын һәм гомергә бер тапкыр гына кабатлана торган мәңгелеккә узып киткән мәктәп елларын гына искә аладыр. Һәркемгә үзе укыган мәктәп, укыткан укытучылар, бергә укыган сыйныфташлар кадерле һәм якын шул.

Әйтерсең лә, сыйныфташлар очрашуына  өлкән яшьтәге абый-апалар түгел, ә мәктәп бусагасын кичә генә атлап чыккан укучылар килә. Әйе, бу бит сыйныфташлар белән генә күрешү түгел, үткән мәктәп елларың белән, монда булган кичерешләр белән очрашу. Үзеңнең сыйныфыңа, партаң артына утыру — үзе зур сөенеч. Күңелләрдә хатирәләр яңара, һәркемнең кичерешләре белән уртаклашасы килә.

Без - 1986 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Мәктәп бусагасыннан атлап чыгып киткәнгә инде 35 ел үтеп тә киткән. Көзнең бер матур көнендә, сыйныфташлар белән киңәшеп, очрашу кичәсе  оештырырга уйладык. Сыйныфыбызның иң булган, иң уңган кызлары Айсылу белән Фәрзәния безне тиз генә җыеп алдылар. Унынчы сыйныфны  21 кеше бетерсәк тә, кичәгә беренче сыйныфтан бергә укыган сабакташларны да җыярга булдык. Санап карасак, без бик күбәү икән:  дүртенче сыйныфтан алып Чулпан авылыннан, сигезнче сыйныфтан — Яңа Ярмәк авылыннын килеп укучыларыбыз да бар иде бит.  35 кеше барладык, әммә төрле сәбәпләр аркасында, күбесе килә алмады. Шулай да очрашуга ерак юлны якын итеп Сургут, Мәскәү, Самар шәһәрәләреннән кайтучылырыбыз да бар иде.

Иң беренче булып мәктәпкә кереп, укыган бүлмәләребезне карап, парталарыбыз артларына утырып, бергә укыган елларыбызны, төрле выкыйгаларыбызны, укыткан апа-абыйларыбызны искә төшереп алдык. Барсы да әле генә булган кебек, чәчләребезне чал сырса да, йөрәгебез әле һаман яшь сыман.

Беренче укытучыбыз Әкълимә  апаны, Зәйнәп Гарифовнаны,  гомумән, барлык укытучыларны  да искә алдык.  

Укытучы… Кайгысыз сабый чакны артта калдырып, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәндә, колачын җәеп, хуш киләсең, диеп каршы алучы, еллар буе шатлык-борчуларны бүлешеп яшәп, олы тормыш юлына аяк басканда балаларга төпле һәм акыллы киңәшләрен бирүчеләр иде алар.

Укытучым! Эшең җиңел түгел,
Мәшәкатьле синең язмышың.
Сабырлыгың җыеп, яшь буынның
Төзәтәсең күпме ялгышын.
Уртаклашыр өчен кайгысын да,
Шатлыгын да вакыт табасың.
Салкыннарда җылы сүзең белән
Йөрәкләргә учак ягасың.

Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы һәм үсмер чоры белән бәйләнгән. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә укытучы атлый. Безгә белем биргәннәре, кеше итеп тәрбияләгәннәре өчен аларга чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Укытучы — дөньяны танырга, акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче тылсымчы шул ул.

Мәктәптән чыккач, кечкенә күчтәнәч, чәчәкләр алып, әле дә исә-сау булган, безне укыткан,  класс  җитәкчесе булган Шәвәлиева Сәхия апа янына киттек. Заман чиреннән дә курыкмыйча,  капка төбендә безне сагынып көтеп утыра иде ул. Барыбызны да танып, үз баласыдай аркабыздан сөеп, хәлләребезне сорашты апабыз. Озак кына сөйләштек, үткәннәрне искә алдык, барыбыз да барлык яхшылыклары өчен аңа олы  рәхмәтләребезне белдердек. Соңыннан рәхәтләнеп  укытучыбыз белән бергәләп  «Ярмәк выгы»на биеп алдык.

Яраткан укытучыбызга исәнлекләр теләп, «тагын да очрашырга язсын», — дип сүз куешып, аерылыштык. Ул без юлдан югалганчы карап, озатып калды.

Очрашуыбызны авылга кергән төштә зур иттереп салынган кафеда дәвам иттек. Сүз уңаеннан,  кафе хуҗасы Алекян Роберт Рутиковичка бик зур рәхмәт әйтәсе килә: бина шундый зәвык белән эшләнгән, матур. Анда эшләүче кешеләргә  дә рәхмәтлебез.

Сүзләр күп җыелган, көндез башланган очрашу төнгәчә дәвам итте. Хатирәләргә чумып, сөйләшеп туя алмадык…

Гаилә тормышы турында сөйләшүләр төрле кичерешләр уятты. Шөкер, без барыбыз да бу тормышта үз юлларыбызны таптык. Арабызда табиблар да, укытучылар да, эшмәкәрләр дә, гади эшчеләр дә бар. Ләкин кем генә булсак та, без бүгенге болгавыр тормышта үз кыйблабызны югалтмадык, чын кеше булып кала белдек. Шуңадыр да, беркемнең дә тормыштан зарлануы ишетелмәде. Һәркем Ходай биргән гомеренә шөкерана кылып яши.

Очрашу күңелләрдә якты эз калдырып, киләчәккә яңа өметләр уятып, сизелмичә үтте. Һәрберебез кичәдән үзенә яңа көч, яшәргә яңа энергия һәм тормыш яме алып китте. Киләчәктә дә менә шулай тату, бердәм булып яшәргә язсын иде.

Мин дә сыйныфташларыма исәнлек, озын гомер, эшләрендә зур уңышлар теләп калам. Йә, Раббым, барыбызга да кабат очрашырга насыйп булса иде.

Мәктәп, мәктәп! Синдә укып үскәч,
Барасы юл ачык күренә.
Синнән башланган тормыш юллары
Балкып үтә гомер түрендә.
Әй, мәктәбем, белем учагы!
Син гомернең иң гүзәл чагы.
Очрашулар  тагын бик күп язсын,
Булсын әйдә берничә.
Очрашуларга килмичә,
Калмагыз үкенечкә.

IMG-20211011-WA000011IMG-20211011-WA000211IMG-20211003-WA0046 IMG-20211003-WA0050 IMG-20211003-WA0053 IMG-20211003-WA006711

IMG-20211003-WA007011 IMG-20211003-WA006411 IMG-20211003-WA002711 IMG-20211003-WA0056 IMG_20211002_143447

1986 елгы чыгарылыш укучылары исеменнән Рушания СӘЛӘХОВА (ДИНДАРОВА).

Иске Ярмәк — Камышлы.

Просмотров: 1035

Комментирование запрещено