Илнур Миргалиев: Татарның тарихы яхшы өйрәнелгән, уйнап кына халыкны бүлеп булмый

maxresdefaultТарихчы җанисәпнең тарих, дәүләт өчен бик мөһим булуын ассызыклады. 

Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев фикеренчә, татар халкының тарихы бик яхшы өйрәнелгән һәм аны җиңел генә бүлеп булмый.

«Бүген безнең милләт алдында ассимиляция, демография проблемасы тора, шулай ук ясалма проблемалар да бар: безне бүләргә тырышалар. Хәл мишәрләрне аеруга кадәр килеп җитте. Без уяу булырга, барысын да күрергә тиеш. Тарихи яктан да татарның асылы җентекләп аңлатыла. Татарны болай уйнап кына бүлеп булмый, халкының тарихы бик яхшы өйрәнелгән. Безнең халыкка җиткерерлек контент та җитәрлек, шуңа күрә тарихны өйрәник, бергә булыйк, татар дип язылыйк», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул шулай ук җанисәпнең тарих, дәүләт өчен бик мөһим булуын ассызыклады. «Аның нигезендә күп карарлар да кабул ителә», — ди тарихчы.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 569

Комментирование запрещено