Салават Фәтхетдинов: Зинһар, «татар» дип яздыр инде! – дип әйтәбез икән, без нинди дәрәҗәгә төштек соң?..

c55dcb2fdb178d09024ce21694e74a093f58839f6948312c5ec4c2858c3eРоссиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов журналистлар белән очрашуда җанисәпкә карата үз фикерен белдерде:

– Татар бит ул – эксперементаль халык. Кайсы милләткә сан җитми – аны шунда язып куялар. Җанисәптә һәр кеше үз гаиләсе өчен җавап бирергә тиеш. Шәхсән үзем балаларым һәм оныкларым өчен җавап бирәм. Мәсәлән, мин урысча начар белүем белән мактанам. Чөнки мин – татар! Ни өчен мин урыс телен 100 процентка белергә тиеш? Үз телемне беләм бит, аның өчен эшлим, яшим. Татар халкы мине ашата, яшәтә. Кызганыч, үзләренең кем икәннәрен белмәүчеләр, аңламаучы кешеләр шактый. Аларга моны аңлату җиңел булмаячак. Кешегә: “Зинһар, «татар» дип яздыр инде!” – дип әйтәбез икән инде, без нинди дәрәҗәгә төштек соң? – диде ул.

vatantat.ru

Просмотров: 765

Комментирование запрещено