Рамил Төхвәтуллин кинематографияне финанслауда Башкортстаннан үрнәк алуны сорады

0bbe82fd6d27696b1ecb3772437e6a90Киләсе ел бюджетында кинематография үсешенә консолидацияләнгән бюджеттан — 17,3 млрд сум, республика бюджетыннан 10,1 млрд сум акча каралган. 

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин Мәдәният министрлыгына кинематография өлкәсен финанслауда Башкортстаннан үрнәк алырга киңәш итте.

«Кинематография үсеше аксак үрдәк кебек. Кинематография үсеше өчен финанслауны арттырырга җыенасызмы?» — дип мөрәҗәгать итте ул парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмовага.

«Мәдәниятне үстерү» дәүләт программасы кысаларында, кинофильмнар булдыруны субсидияләү кертелгән. «Кино» фонды, кинематографистлар федераль чыганаклар хисабына фильм булдыруга заявкалар бирә ала. Дәүләт программасы бюджетын арттыру мәсьәләсе күтәрелми», — диде Юлия Әдһәмова.

Ул Президент грантлары фонды да кинолар булдыруда ярдәм иткәнен искәртте. «Мәдәни инициативалар фонды да төбәктән җиде заявканы хуплады. Фильмнар булдыру белән бәйле заявкалар анда күп», — диде.

«Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнүне киңәш итәр идем, дистә еллар Мәдәният министрлыгы бу өлкәне җитди төстә финанслый, аларда кинематография бездән 1,5-2 адымга алда бара. Грантларга, субсидияләргә генә игътибар итү түгел, Мәдәният министрлыгы финанслауны арттыру буенча тәкъдимнәр пакетын әзерләргә тиеш», — дип белдерде Рамил Төхвәтуллин.

Ул республикада кинематография сыйфатлы булырга тиешлеген әйтте. «Финанслауны арттыруда Мәдәният министрлыгының инициативалы булуын теләр идек», — диде. Комитет рәисе Айрат Зарипов Мәдәният министрлыгын бу мәсьәлә буенча киң белешмә әзерләүләрен сорады. «Кино булдыруны финанслауны арттыру мөмкинлекләрен каравыгызны сорар идек», — дип белдерде.

Киләсе ел бюджетында мәдәният һәм кинематография үсешенә консолидацияләнгән бюджеттан — 17,3 млрд сум, республика бюджетыннан 10,1 млрд сум акча каралган. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 617

Комментирование запрещено