Камил Сәмигуллин: Татар өммәте мөселман мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән

мөфти+Камил+сәмигуллин+55«Россиянең күп динле җәмгыятенең асылын, Исламның өлешен исәпкә алмыйча, аңлап булмый», — диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе. 

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар өммәтенең мөселман мәдәнияте үсешенә керткән өлеше зур булуын әйтте.

«Татар өммәте, тарихи яктан, мөселман халкы булган. Ул мөселман мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән. Бүген диндәшләребез Россия һәм Ислам дөньясы арасында күпер булып тора», — диде ул «Хәзерге Россиянең фәнни-мәгариф киңлегендә традицион диннәр теологиясе» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге конференциянең Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы алдыннан узуын ассызыклады.

«Бүгенге конференция Идел буендагы Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы алдыннан үтә. Бу вакыйга барлык татар халкы һәм Россия мөселманнары өчен истәлекле санала. Ул күп милләтле Россиянең төп халыклары Ислам динен тотуын дәлилли. Димәк, бүген Россиянең күп динле җәмгыятенең асылын, Исламның өлешен исәпкә алмыйча, аңлап булмый», — диде ул.

Казанда Хәзерге Россиянең фәнни-мәгариф киңлегендә традицион диннәр теологиясе» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе бара. Катнаш форматта уза торган конференция эшендә Россия һәм Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ректорлар, шулай ук «Теология» юнәлеше буенча Россиянең кырыкка якын югары уку йорты вәкилләре катнаша. Экспертлар арасында Дагыстан, Чечня Ислам институтлары мөгаллимнәре дә бар. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 746

Комментирование запрещено