«Ирләр моңа лаек, әлбәттә…»

Безымянный2021 елның 4 октябрендә Россия Федерациясе Прези­денты Владимир Путин “Ата­лар көне турында” Указ чыгарды. Яңа гына гамәлгә кереп баручы бәйрәм алдыннан “Як­тылык” татар мәктәбенең ата-аналар Советы әгъзасы Ил­дус Исхаков белән сөйләшеп алдык.

- Менә аталар да бәйрәмле булды. Болай буласын көткән идегезме, Илдус әфәнде?

- Әлбәттә. Аналар көне булгач, ник Аталар көне дә булмасын? Аналар көнендә без гүзәл затларыбызның гаилә уча­гын саклауга, балалар тәр­бия­ләү­гә куйган хезмәтен зурлый­быз. Ләкин ир-атлар да бит, гаилә имин, җитешле, бала­лар тәрбияле булсын өчен, бар көч­ләрен дә куялар. Ирләр мондый ихтирамга, һичшиксез, лаек.

- Җәмгыятебездә әхлакый һәм рухи кыйммәтләр аска тәгәри барган вакытта мон­дый карар чыгару дөрес дип уйлыйсызмы?

- Белмим, бу турыда уйланмадым әле. Ләкин тәрбия гаиләдән башланганын төгәл әйтә алам. Балаларыбызның игътибарын телефоннардан аерып, күбрәк бергәләп яхшы китаплар укысак, аксакалларыбыз ничек яшәргә кирәклеген сөйлә­сеннәр иде.

- “Ата белән ана — баланың байлыгы. Дөньяда алардан башка бөтен нәрсәне дә табып була”, дигән гыйбарә бар та­җикларда. Бу “байлык”ка ка­рата замандашларыбыз, биг­рәк тә яшьләр, нинди мөнә­сә­бәттә, дип уйлыйсыз?

- Андый әйтемнәр таҗик­ларда гына түгел, башка халыкларда да бар. Без бу байлыкны сакларга тиеш. Ә бүген балаларның ата-аналарга карата мөнәсәбәте үзгәрде, дип күрәм. Алар ата-ананы ялчы дип уйлый. Монда без үзебез гаепле, балаларны артык иркәлибез һәм яратабыз, “ә” дигәненә “мә” дип торабыз. Ата һәм ана авторитеты зур булган заманалардан үрнәк алып яшәргә кирәк.

- Сезнеңчә, ата һәм гаилә башлыгы ролен күтәрү өчен ни эшләргә кирәк?

- Коръән кушканча яшәргә. Барысы да гаиләдән башлана, һәм анда, әлегә, барысы да хатын-кыздан тора. Ә хатын-кыз, беренче чиратта, балалары алдында аталарының авторитетын күтәрергә тиеш. Мә­сәлән, мин кечкенә чакта, бабай эштән кайтмыйча, өстәл артына беркем дә утырмый иде. Ә хәзер башта балаларны утыртып, үчтекиләп ашаталар. Менә шундый вак нәрсәләрдән төшә дә инде ата авторитеты.

- Сез “Яктылык” мәктә­бендә, ата-аналар Советы әгъ­засы буларак, нинди тәрбия эшләре башкарасыз?

- Бүгенге көндә “Яктылык” — Самарада бердәнбер татар мәктәбе. Мәктәп администрациясе һәм ата-аналар балаларга әхлакый тәрбия бирергә тырышалар. Бердәмлек һәм дуслык булсын өчен, бергәләшеп шимбә өмәләренә чыгалар, Сә­ламәтлек көннәре оештыралар, милли бәйрәмнәрдә һәм дини чараларда катнашалар. Мәктәптә Аталар клубы да бар. Анда тик аталар гына җыелып, мәктәп эшләрен дә хәл итәләр, тәрбия ысулларын да уртаклашалар. Шулай да, күбрәк ата-аналарның мәктәп тормышында катнашуын теләр идек. Бу бит безнең балаларыбыз өчен эшләнә. Мәктәпкә килгәч, алар үзләрен зур һәм тату гаиләдә кебек хис итсеннәр иде.

- Кызганычка, хәзерге тор­мышта үзләре дә тәрбиягә мох­таҗ булган ирләр күп. Бала­ларының киләчәге, үз-үзләрен тотышы өчен аларда ничек җа­ваплылык тәрбияләп була?

- Андый аталарны үзгәртеп булмый инде. “Ана сөте белән кермәгән, сыер сөте белән керми”, ди безнең халык. Шулай ук “Оясында нәрсә күрсә, очканында шул булыр”, дигән әйтем дә бар. Бәлки, ир сайлаганда, хатын-кызга әйбәтрәк уйларга кирәктер?

- Сез беренче Аталар көнен ничек үткәрергә планлаш­ты­расыз?

- Дәүләт бәйрәмнәрен алай зурлап уздырган юк. Без — мө­сел­маннар өчен җомга көне бәйрәм. Бу көнне әни-әбиләребезне барып күрергә тыры­шабыз.

- Укучыларны үзегез белән таныштырсагыз иде.

- Миңа 41 яшь, Похвистнево районының Гали авылында туганмын, өч яшемдә әни белән Самарага күчеп киткәнмен. Әтиемне беләм, ләкин аралашмыйм. Әнине ташлап киткәне өчен гафу итә алмадым. Минем иң якын туганнарым бабам һәм әни ягыннан ир туганнарым. Олы улыма – 20, кечесенә 10 яшь. Буш вакытымны гаиләм белән үткәрергә тырышам. Минем үземнең зур булмаган бизнесым бар һәм без аны бөтен гаилә белән бергә алып барабыз. Хатыным һәм улларым — минем беренче ярдәмчеләрем. Тагын әле Зубчаниновка мәчете бухгалтеры да булып эшлим. Мөмкин кадәр “Яктылык” тормышында да катнашам.

- Рәхмәт, Илдус әфәнде, Ата­лар көне белән Сезне!

Тилав РАСУЛ-ЗАДЕ.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1101

Комментирование запрещено