Равил Гайнетдин: Бездән исә үгет-нәсыйхәт – милләтнең бөтенлеген, бердәмлеген раслау

AI3I2836РФ Диния нәзарәте рәисе, мөфти, шәех Равил Гайнетдиннең җанисәп уңаеннан мөрәҗәгате. 

Бисмилләһ-ир-рахмән-ир-рахиим!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем, мөхтәрәм милләттәшләрем!

Тиз арада илебездә Бөтенроссия халык санын алу башланып китәчәк. Башкача аны җанисәп дип тә әйтәләр, чөнки ул кешенең яше, гаилә хәле, төп шөгыле турындагы мәгълүматны туплый, ләкин документ рәвешендә исбатлауны таләп итми.

Халык санын алуның төп максаты – илдә яшәүчеләрнең чынбарлыктагы санын, яшен, белем дәрәҗәсен һәм башка хәлләрен белү, шул нигездә җәмгыятьнең үсеше өчен кирәк булган шартларны тудыру. Бу җаваплы эштә дәүләтебезгә теләктәш вә ярдәмче булыйк дип барчагызны да өндим!

Җанисәп вакытында кешенең инанулары, дине турында сорау бирелми. Шулай да, безнең барыбыз өчен дә әһәмияте югары булган туган тел вә милләт турындагы сораулар кергән. Туган телебезне белү дәрәҗәсе һәммәбездә төрлечә. Бар кешегә дә татар телен мәктәптә укып өйрәнү бәхете насыйп булмаган. Шулай да, безнең туган телебез – газиз ана телебез булып кала, аннан оялу дөрес булмас, ул безнең ата-бабаларыбыздан мирас итеп алган рухи байлыгыбыз.

10нчы сорауда без дәүләт теле булган рус телен белү-белмәвебез турында җавап бирәбез. Аннан соңгы сорауларда – кайсы телне үзебез өчен әһәмиятле аралашу чарасы саныйбыз, кайсысын туган телебез дип саныйбыз – шуларны язабыз.

Милләт турындагы сорау 14нче сан белән бара. Моңа һәркем милли үзаңы кушканча җавап бирергә ирекле. Бездән исә үгет-нәсыйхәт – милләтнең бөтенлеген, бердәмлеген, тотнаклыгын ныгыту вә раслау! Милләтебез – тирән тарихлы, гаять бай мәдәни мираска ия, сәләтле уллары вә кызлары белән горурланучы данлыклы милләт. Аны саклыйк, үстерик, Раббыбыз тарафыннан билгеләнгән язмыш – күпмилләтле вә күпдинле Россия Федерациясендә башка халыклар белән татулыкта, кардәшлектә яшик! 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 815

Комментирование запрещено