Кәрим Тинчурин — «Язучы шәхес культы корбаннарының берсе»

IMG_20211015_204251Кәрим Тинчуринның иҗат мирасын барлау-өйрәнү юнәлешендә байтак эшләр башкарылган. Аның әдәби эшчәнлеге турында күп санда мәкалә-очерклар язылды, диссертация якланды, аерым фәнни тикшеренүләр, сайланма әсәрләре дөнья күрде. 

Танылган драматург, актер, режиссер, педагог, ТАССРның атказанган артисты Кәрим Тинчурин татар театр сәнгате үсешенә саллы өлеш керткән киңкырлы талант ияләренең берсе. Ул татар әдәбиятының кискен борылыш елларында иҗат итеп, аны классик драмалар, сатирик комедияләр, мелодрамалар, хикәяләр белән баетты.

Кәрим Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә Тамбов губренасының Спас өязе Тараканова-Белозерка авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне үз авылындагы мәдрәсәдә ала. Аннары укуын Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә дәвам иттерә.

1910 елда «Сәйяр» труппасына актер булып урнаша. 1918 елда Татар драма артистлары труппасын оештыра һәм җитәкчелек итә. Бер елдан бу труппа Үзәк мөселман хәрби коллегиясе Сәяси бүлегенең 13 нче Күчмә татар драма труппасына үзгәртелә.

1920 елда Зәйни Солтанов белән Самарада татар актерлары әзерләү студиясе ача, аннары аның чыгарылыш артистлары белән Оренбургта Габдулла Кариев исемендәге театр төзи. 1922 дә аз гына вакыт Ташкентта эшли. Алга таба Казанда Беренче дәүләт татар театрының баш режиссеры итеп билгеләнә. 1928-1929 елларда Әстерхан татар театрын җитәкли. 1929 елдан Татар академия театрының җитәкчесе һәм режиссеры була.

Актер буларак, Габдулла Кариев мәктәбен дәвам иттерә. Үзенең пьесалары, рус һәм чит ил драматурглары әсәрләре буенча куелган спектакльләрдәонытылмас сәхнә образлары иҗат итә.

Кәрим Тинчурин, драматург буларак, әлеге өлкәдәге эшчәнлеген шәкерт елларында ук «Моназарә» («Бәхәс») дип аталган беренче әсәре белән башлый.

«Сәйяр» труппасында эшләгән елларда, нигездә, комедияләр иҗат итә: «Хәләл кәсеп», «Шомлы адым», «Ач гашыйк», «Назлы кияү». Аларда көчле гротескка корылган төрле хәлләр һәм характерлар аркылы татар зыялыларының милләтне социаль үзгәртеп коруга һәм аның алдынгы үсешенә омтылышлары гәүдәләнә.

Алга таба бу юнәлештә нәтиҗәле эшләп Кәрим Тинчурин утызга якын сатирик һәм юмористик комедияләр, драма әсәрләре иҗат итә. «Йосыф белән Зөләйха», «Зар», «Сакла, шартламасын!», «Тутый кош», «Американ», «Нәни абый», «Җилкәнсезләр» пьесаларында драматург сатирасы тирән социаль мәгънә һәм масштаблык ала.

Композитор Салих Сәйдәшев белән берлектә зур популярлык казанган «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл» музыкаль драмаларыниҗат итә. Бу уңайдан шунысын әйтергә кирәк: Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәр елда үзенең сезонын «Зәңгәр шәл» спекаткле белән ача.

Режиссура өлкәсендә дә Кәрим Тинчурин сизелерлек зур уңышларга ирешә. Ул куйган спектакльләр реалистик сәнгатьнең ныклы җирлегендә булсалар да, аларга чор белән бәйле рәвештә яңа эчтәлек, яңа форма төсмерләре өстәлә. Сурәтләү чаралары төрлеләнә, геройларның уй-фикерләве, эчке кичерешләре беркадәр тизләтелә.

Тамашалар музыкага, этнографик бизәлешкә, җыр-бию, сатира-юморга байый. Режиссура сәнгате юнәлешендә башкарган хезмәтләре татар театры үсешендә мөһим бер этап, якты сәхифә булып санала. Музыкаль комедия һәм мелодрама жанрында иҗат ителгән әсәрләре татар опера сәнгате үсешенә җитди йогынты ясый.

Кәрим Тинчурин — атаклы драматург булу белән бергә, хикәя остасы да. Әдәбиятның бу жанрында ул чын комедиограф та, тирән драматизмлы әсәрләр авторы да. Аерым алганда, аның бу жанрдагы утыздан артык юмористик һәм сатирик характердагы әсәрләре билгеле. Алар, нигездә, 1914-1918 елларда язылып, шул чордагы газета-журналларда басылганнар. Соңрак «Ак чирбик» дигән аерым җыентыкта нәшер ителгән.

Кәрим Тинчурин 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Язучы шәхес культы корбаннарының берсе. Ул 1938 елның 15 ноябрендә атып үтерелә; үлгәннән соң аклана.

Кәрим Тинчуринның иҗат мирасын барлау-өйрәнү юнәлешендә байтак эшләр башкарылган. Аның әдәби эшчәнлеге турында күп санда мәкалә-очерклар язылды, диссертация якланды, аерым фәнни тикшеренүләр, сайланма әсәрләре дөнья күрде. Тинчурин пьесалары сәхнәдә куела, тормышы һәм эшчәнлегенә багышлап фәнни конференцияләр, аның исендәге театр фестивальләре үткәрелә.

1988 елда Татар драма һәм комедия театрына Кәрим Тинчурин исеме бирелә. Казандагы бер урам һәм парк аның исемен йөртә. Паркта 2021 елда әдипнең бюсты ачылды.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 735

Комментирование запрещено