Татарстанның танылган журналисты Римма Фәттахова вафат / На 82-м году жизни скончалась известная татарстанская журналистка Римма Фаттахова

0b81b10a408282dc66b7fb855540f343Ул күп еллар ТР Журналистлар берлегенең Лениногорск бүлеген җитәкләде. 

Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Татмедиа» АҖ коллективы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Фәттахованың туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Танылган журналист 82нче яшендә вафат булды.

Римма Вәли кызы Лениногорск районында татар телендә мөстәкыйль «Заман сулышы» газетасын нәшер итүнең башында тора. Узган гасырның 70нче елларыннан башлап ул Лениногорскида чыга торган «Заветы Ильича» газетасында хезмәт куя. Шул ук вакытта, Казан дәүләт педагогика институтында һәм мәгариф өлкәсендә эшли.

«Римма Фәттахова күп кенә яшь хәбәрчеләргә журналистика дөньясына юллама бирде. Ул аралашу өчен һәрвакыт ачык булды. Аның мәкаләләре газетадагы иң яхшы язмалар дип табылды. Ул бәхәссез абруйга ия журналист иде», — диелә кайгынамәдә.

Римма Фәттахова күп еллар ТР Журналистлар берлегенең Лениногорск бүлеген җитәкләде. Ул җитәкләгән бүлек дистә еллар дәвамында республикадагы иң яхшылар рәтендә булды.

«Журналистлар берлеге өчен бу зур югалту. Аның якты истәлеге күңелләребездә һәрвакыт сакланыр», — диелә документта. 

tatar-inform.tatar

***

Коллектив Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» и АО «Татмедиа» выражает соболезнования родным и близким заслуженного работника культуры РТ Риммы Фаттаховой. Известная журналистка ушла из жизни на 82-м году жизни.

Римма Валиевна стояла у истоков открытия в Лениногорском районе самостоятельной газеты на татарском языке «Заман сулышы». С 70-х годов прошлого века она трудилась в лениногорской местной газете «Заветы Ильича». К тому времени у нее за плечами был Казанский государственный педагогический институт и работа в сфере образования.

«Римма Фаттахова дала путевку в мир журналистики многим молодым корреспондентам. Она всегда была открыта для общения и давала начинающим журналистам уроки мастерства. Ее статьи признавались лучшими материалами номера. Авторитет ее был непререкаемый», — говорится в некрологе.

Римма Фаттахова многие годы возглавляла лениногорское отделение Союза журналистов РТ. В течение десятков лет под ее руководством отделение оставалось в числе лучших в республике.

«Для журналистского сообщества это большая утрата. Светлая память о ней всегда будет жить в наших сердцах», — отмечается в документе.

tatar-inform.ru

Просмотров: 735

Комментирование запрещено