Әлбир Крганов: Җанисәптә катнашып, татар халкының күп булганын күрсәтергә чакырам

C25I5747-01[1]«Кая гына барсак та, татар исеме килеп чыга, шуңа шатланып йөрибез һәм шулай булырга тиеш тә», — диде мөфти.

Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашстан мөфтие Әлбир Крганов җанисәп уңаеннан татарларга мөрәҗәгать итә.

«Халык санын алуда катнашу — гражданлык бурычыбыз. Барыгызны да олы, күп милләтле дәүләтебездә татар халкының күпләп яшәгәнен күрсәтергә чакырыр идем. Сезнең һәр тамчыгыз зур диңгез булып күренер иде. Үзен тәрбияле, әхлаклы санаган һәркем җанисәптә катнашыр иде дип уйлыйм», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әлбир хәзрәт Крганов татарлар ил үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп узды. «Тамырсыз агач булмый, тамыры булмаса, ул бары тик чери торган бүрәнә генә, шул хакта уйланырга кирәк. Татарлар, тарихыбызга күз салсак та, зур эз калдырган милләт. Моның белән горурлану, аның кадерен белү кирәк», — диде ул.

Мөфти әйтүенчә, киләсе буыннарга калдыру өчен дә, бу хакта сөйләргә кирәк.

«Дөньяда Россия дәүләтендә генә түгел, башка өлкәләргә барсак та, татарларның эзен күрәбез. Бохарада Болгардан чыккан олы галимебез исемендәге мәчет бар. Шуны Бохара мэриясе ремонтлап, матурайтып тергезде, Рөстәм Нургалиевич (Миңнеханов — Т.И. искәрмәсе) та күреп чыкты. Кая гына барсак та, татар исеме килеп чыга, шуңа шатланып йөрибез һәм шулай булырга тиеш тә», — диде Әлбир хәзрәт Крганов. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 772

Один комментарий

  1. От толпы толков нет. Нужно идти по своей культуре,быть едиными. А какая у сегодняшних татар культура? Ритаям.По религии полный отстой.Как ты арабскую духовность внедришь в совершенно другой народ.У нас еда на деревьях не растёт И вообще духовенство я считаю врагами татарского народа. В своё время Ата Тюрк заявил-шариатчики к арабам.И турция стала турцией.