Фирдүс Тямаев: Татарлар бүлгәләнеп йөрмәсен иде

KSF01762«Без — татарлар дип, әләм тотып, татар биюләрен биеп, татар уен-коралларын кулга тотып, җырлап, алга барырга тиеш», — ди җырчы. 

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Фирдүс Тямаев татар халкы бүлгәләнергә тиеш түгел дип саный.

«Безне алда зур көрәш, зур сынау көтә. Һәр милләт алдынгы булыр өчен көрәшә. Себер татары, мишәр, типтәрме, без бары тик татар халкының төрләре генә, диалект белән аерылабыз, ә нигездә, без — татар. Бездә татар каны ага», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына.

Җырчы фикеренчә, татарлар провокациягә бирелергә тиеш түгел. «Бердәм булып, без — татарлар дип, әләм тотып, татар биюләрен биеп, татар уен-коралларын кулга тотып, татарча җырлап, алга барырга тиеш», — ди ул.

Фирдүс Тямаев үзенең милләтен танымаган һәм тарихын белмәгән кешене бәхетсез кеше дип атады. «Әби-бабаларыбыз үзебезнең кан өчен күпме сулышын биргән. Шуны онытмасак иде», — диде ул.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 671

Комментирование запрещено