Исмәгыйль Гаспралының тулы әсәрләр җыентыгы тәкъдим ителде

GasprinskiyСельвина Сәетмәмәтова берничә этапта зур эш башкарылганын әйтте. 

Кырымның Бакчасарай тарихи-мәдәни һәм археологик музей-тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының кече фәнни хезмәткәре (Кырым, Симферополь) Сельвина Сәетмәмәтова Исмәгыйль Гаспралының өч томлы әсәрләр җыентыгын тәкъдим итте.

Бу хакта ул Гаспралының тууына 170 ел тулуга багышланган, ZOOM режимында барган фәнни конференциядә сөйләде. Сельвина Сәетмәмәтова әйтүенчә, берничә этапта зур эш башкарылган. «Иң элек, архивлар белән эш барды, эзләнү, документацияләр әзерләү белән шөгыльләндек», — дип белдерде.

Икенче этапта төрле фондларда саклана торган басма документларны, фотографияләрне цифрага әйләндерү эше уздырылган. «Аларның төп өлеше Бакчасарай археологик музей-тыюлыгында саклана. Безгә Россия милли китапханәсендә саклана торган китаплар да тапшырылды. Өченче этапта эшче төркем җыйган материалга анализ ясады», — диде.

Сельвина Сәетмәмәтова Республика кырымтатар китапханәсе һәм башка оешмалар ярдәм иткәнен әйтте. «Елдан ел без бергә Гаспралының өйрәнелмәгән яңа мирасын тикшерәбез», — диде. Хезмәтнең беренче томы 2016 елда чыккан, ул үз эченә әдәби әсәрләрне туплаган. Әсәрләрнең бер өлеше рус теленә тәрҗемә ителгән. 27 әдәби әсәр бастырылган.

Икенче том 2017 елда дөнья күргән, аңа Гаспралының башлангыч чордагы публицистикасы кергән (1879-1886 еллар). 2019 елда өченче томы чыккан. Анда Гаспралының 1887-1890 елларда «Тәрҗеман» газетасында чыккан заметкалар кертелгән. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 971

Комментирование запрещено