Урыныгыз җәннәттә булсын

EkyAFE0dvuI20 октябрьдә Самараның Җәмигъ мәчетендә соңгы кө­ненә кадәр бухгалтер булып эшләгән Мөхтәсим ҮЗБӘКОВ вафат булды. Аңа 1 мартта 82 яшь тулып узган иде.

Мөхтәсим Үзбәков Куйбышев шәһәренең төзү техникумында бухгалтерлар бүлеген тәмамлап, армиягә китә. Анда ул хәрби-төзү отрядының бухгалтеры булып эшли. Хәрби хезмәтен тутырып кайткач, план институтының бухгалтер факультетында белем ала, укыганда ук Куйбышевның Сталелитейный заводында өлкән бухгалтер булып эшли, аннан «Металлург» заводына күчә. Ә аспирантураны тәмамлагач, 1989 елда икътисади фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ирешә.

Динле гаиләдә туып-үскән Мөхтәсим армиядән кайткач ук намазга баса һәм соңгы кө­ненә кадәр намазларын укып, дин исламга зур хезмәт куеп яши. Татар иҗтимагый тормышына да Үзбәковның ярдәме зур була. Ул “Металлурглар” мәдәният сараенда шөгыльләнгән “Ялкынлы яшьлек” ансамбле­нә матди ярдәм күрсәтүдә, гастрольләргә барганда автобус бирүдә зур роль уйный. Пенсиягә чыккач, 20 еллар чамасы Җәмигъ мәчете бухгалтеры булып эшли.

Хатыны Наиләнең, бала­ла­рының һәм барча туган­на­рының авыр кайгысын уртак­лашабыз.

*  *  *

гИНИЯТУЛЛИНСамараның Җәмигъ мә­четен төзүгә зур өлеш керт­кән һәм аннан соң да озак еллар аның казначее булып эшләгән Харис Хафиз улы ГЫЙНИЯТУЛЛИН вафат. Аңа 92 яшь иде.

Гыйниятуллиннарның төбе Татарстанның Әлки районы, Таш Билге авылыннан. Революция, гражданнар сугышы, коллективизация һәм Ватан сугышы җилләре бу гаиләне СССРның әле бер, әле икенче ягына илтеп ташлый. Харис балигъ булган елларда алар Урта Азиядә яшиләр. Ләкин Харис туган якларына, туганнары янына кайтырга карар кыла. Хәлимә исемле кызга өйләнә, Борһан абыйсы үз өенә бер бүлмә өстәп сала, һәм яшьләр шунда яши башлыйлар. Харис төймә һәм тарак ясау артеленә урнаша, Үзбәкстандагы гаиләсен дә шул бүлмәгә алып кайта.

Харис Мәскәүгә барып, авторучкалар ясау мастерына укып кайта һәм үзенә татарлардан торган артель җыя. Алтмышынчы елларда Куйбышев өлкәсендә киң таралган авторучкалар аларның эше икәнен күпләр белмидер әле.

Харис Хафиз улына өй салу өчен Воронежская – Стара Загора урамнары чатында җир бирәләр һәм ул балта осталары булган әтисе һәм кайнатасы ярдәмендә өй сала. Шунда аның кызлары Әлфия һәм Зөһрә, улы Таһир туалар.

Харис Хафиз улы, сәнәгать предприятиесенә урнашып, товаровед, тәэмин итү  бүлеге башлыгы, кладовщик булып эшләп пенсиягә чыга. Туксанынчы елларда Самараның Җәмигъ мәчетен төзүдә булыша, аннары казначее булып эшли. Гарәпчә укырга-язарга өйрәнә, намазга йөри, ә 1998 елда хаҗга бара. Менә шундый тынгысыз, әмма вакыйгаларга бай һәм җәмгыять өчен файдалы тормыш юлы үтте Харис Гыйниятуллин. Урыны җәнәттә булсын.

Мәрхүмнең туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Самара өлкәсе мөсел­маннарының региональ Диния нәзарәте һәм барча мә­хәлләләр, Җәмигъ мәчете әгъзалары, “Бердәмлек”, “Сә­ләм” газеталары.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1098

2 комментариев

  1. Аллабыз узина эжмахтан урин бирса иде. Амин.

  2. Урыннары җәннәт түрендә булсын!