Төзүче дә, җырчы да, патриот та

АхметовИскәндәр Әхмәтов Самара өлкәсендә генә түгел, Идел буе регионында да танылган шәхесләрнең берсе. Ул төзүче профессиясен җыр-моң белән урап, татар дөньясын бизәп яшәүче сирәк кешеләрнең берсе. Искәндәр, 45 елдан артык гомерен “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә багышлап, халкыбызга матурлык, бәхет һәм шатлык өләшеп яши, якташлары бу ир-егетне тыйнаклыгы, гаделлеге һәм тормыш сөючәнлеге өчен яраталар.

Авылда үткән балачак

Искәндәр 1956 елның 2 февралендә Елховка рай­онының Тупли авылында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе Ислам Әхмәтов – сугыш ветераны, икенче төркем инвалиды булуына карамастан, тракторчы булып эшләп, җиде баласын кеше итү өчен тырыша. Улы күңеленә яхшылык, гаделлек орлыклары салу, эшчән һәм тәртипле итеп үстерү, әлбәттә, атасының йогынтысыннан башка булмагандыр.

- Без гаиләдә җиде бала үстек — биш кыз һәм ике малай. Кызлар әнигә өй эшләрендә булышалар иде: пешерәләр, юалар, җыялар, сыер савалар һәм үзләреннән кечерәк балаларны карыйлар. Ә без, малайлар, әтигә булышабыз: малларны карау, җәен сарыклар көтү, печән җыю, утын кисү һәм яру, кышын кар көрәү кебек йорт эшләре безнең карамакта иде.

Эшләгәндә әти дә, әни дә халык җырларын көйләп йө­риләр иде. Бигрәк тә әни Габдулла Тукайның бишек кө­ен җыр­лаганын яратып, рә­хәт кенә йокыга талуымны хәтер­лим.

Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу,
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу…

Менә шушы җырлар аша минем күңелгә дә моң керде. Без, җиде бала, тормышта төрле юлларны сайладык. Ләкин татар җыры һәрберебезнең күңеленә кереп калды. Бергә җыелганда да без яшьлек җырларыбызны җырларга яратабыз... — дип искә ала балачак елларын Искәндәр.

 

Алма ашыйсың килсә, алмагачны кара

Мәктәпне тәмамлагач, Ис­кәндәр 27 санлы профтехучилищеда укып, электромонтажчы һөнәре алып чыга. Ни гаҗәп, авылга кайткач, аны элект­рик түгел, ә клубның сәнгать җитәкчесе итеп билгелиләр. Егет армиягә алынганчы шунда эшләп, ил алдындагы бурычын үтәргә китә, ракета гаскәрләренә эләгә. Ә армиядән кайткач, белемен тирәнәйтергә теләп, төзү техникумына укырга керә. Шулай итеп, ул төзүче һөнәре ала.

- Әтием болай диде: “Беләм, улым, җырларга яратасың һәм бик тә моңлы итеп җырлыйсың да. Ләкин бит көн саен бәйрәм булып тормый һәм көн саен җырлап-биеп кенә акча эшли алмыйсың. Үзеңнән соң да калырлык эш тап, син төзегән өйләр кешеләргә көн саен шатлык һәм бәхет китереп торырлар”. Әтине тыңлап, төзүче профессиясен сайлаганыма бер дә үкенмим.

 

“Ялкынлы яшьлеге” 45 елга сузылган

Ир кешегә кырык һөнәр дә аз, дип юкка гына әйтми шул халык. Кем генә булып эшләсә дә, Искәндәр Әхмәтовны Самара өлкәсендә җырчы буларак яхшырак беләләр. Быел 65 яше тулып узган Искәндәр гомеренең 45 елын иҗатка багышлаган. Ансамбль белән бергә ул күп өлкәләрне әйләнеп чыккан. Йөзгә якын татар халык һәм эстрада җырларын өйрәнгән, берничә җырны үзе дә иҗат иткән. Тальян гармунында, двухрядкада оста иттереп уйный. Әлбәттә, сәхнәдә чыгыш ясаганы өчен беркайчан да акча сорамый да, алмый да. Кыскасы, риясыз гына яшьлек хыялларын, иҗатка мәхәббәтен ансамбль белән бергә тормышка ашырып килә.

- Эш акчада тү­гел бит ул. Фи­кер­дәшләрең, сәхнә­дәш дусларың, тугры та­машачың булуга ни җитә! Без инде, волонтерлар кебек, халкыбыз өчен иҗат итәбез. Җыр, музыка, әдәби татар теле иң шәп тәрбия чарасы бит ул. Җыр аша тамашачыма яхшылык таратасым, борынгы җырларны торгызып, кабат халкыма кайтарасым килә. Татарда бик яхшы мәкаль бар: “Яңасын өйрән, ә үткәннәрне кадерләп сакла”, — ди Искәндәр әфәнде.

 

Гаилә

Искәндәр Ислам улының хатыны Хәнифә дә һөнәре буенча төзүче булган. Ике уллары бар. Илгиз – хокук саклау органнары хезмәткәре, ә кече малае Рөстәм – әтисе юлыннан атлый. Ул Самара дәүләт мәдәният институтында укып чыгып, “эстрада җырчысы” белгечлеге алып, зур сәхнәдә танылып килүче чын артист.

- Балаларыбыз укымышлы, тәртипле булып үссен өчен, бөтен көчебезне дә куярга тиешбез. Үзе эчкән чишмә суын пычрата торган кешеләр булмасыннар иде. Балалар да, ата-аналар да бер дөньяда яшибез. Бездән соң килә торган яңа буын кешеләренә имин җирләр, чиста сулар, саф һава калдырып китәргә сәләтле балалар һәм оныклар калдырасым килә, — дип сөйли әңгәмәдәшем.

Ул бит әле концертларда чыгыш ясап кына калмый, тамада, конферансье, алып баручы вазифаларын да оста иттереп башкара. Саф татар телендә генә сөйләшергә тырыша, татар халкының әйтемнәрен һәм мәкальләрен куллана, кызык-мәзәк арасында тәрбияви хәлләргә дә кагылып ала. Гомумән, “Ялкынлы яшьлек” тә, шәхсән Искәндәр Әхмәтов та татар теленә, бай әдәбиятына, җыр-моңнарына хөрмәт тәрбияләү өстендә армый-талмый хезмәт куялар. “Артист һәм патриот буларак, үземнең миссиямне шулай күрәм”, — ди Искәндәр Әхмәтов, тыйнак кына елмаеп.

Артист кешенең шулай ти­рән фикер йөртүе, туган илен, туган телен кайгыртып иҗат итүе киләчәккә өмет тудыра.

Тилав РАСУЛ-ЗАДЕ.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 941

Комментирование запрещено