Ркаил Зәйдулла Президент атамасын үзгәртү турында закон проектына каршы чыгыш ясады

школаДепутат әлеге закон проекты милли республикаларны юкка чыгарырга тырышучыларның чираттагы адымы, дип саный. 

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла «РФ субъектларында ачык хакимиятне оештыруның гомуми принциплары» федераль закон проектына карата фикерен әйтте. Документта берничә пункт, шул исәптән, төбәкләрдәге югары вазифаи зат атамасын бертөрле итү, димәк, республика президенты атамасын үзгәртү тәкъдим ителә.

Дәүләт Советы утырышында депутатлар федераль закон проектын кире кактылар. Закон проекты авторлары — Федерация Советының конституция кануннары комитеты башлыгы Андрей Клишас һәм Дәүләт Думасы депутаты Павел Крашенинников.

«Дәүләтнең федератив нигезләренә яный торган үзгәрешләр безне, әлбәттә, борчуга сала. Дөресен әйткәндә, соңгы елларда илебезнең исеме болай да җисеменә туры килеп бетми башлады. Ә бу үзгәрешләрне кертүчеләр инде аның соңгы символларына кизәнә», — диде Ркаил Зәйдулла.

«Мин иң беренче нәүбәттә регион җитәкчеләренең фәкать „глава“ дип аталырга тиешлеге турындагы үзгәрешне күздә тотам. Монда, әлбәттә, бары тик Татарстан турында сүз бара. Башка регион җитәкчеләре инде күптән „глава“. Анысы аларның үз эше. Ләкин без үзебезне һаман да Россия Федерациясе эчендәге милли республика дип саныйбыз!» — диде парламентарий.

«Күптән түгел Татарстан автономияле республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм иттек. Һәм Татарстан Конституциясенең 89 маддәсендә Татарстан республикасы җитәкчесе Президент дип атала дигән сүзләр акка кара белән язылган», — дип ассызыклады Ркаил Зәйдулла.

Аның фикеренчә, «федераль түрәләр Татарстан Конституциясен санга сукмаса да, Россия Федерациясе Конституциясенең 77 маддәсен санга сугарга тиеш иде». «Аның исә беренче өлешендә шулай ук акка кара белән „система органов государственной власти республик устанавливается ею самостоятельно“ дип язылган», — дип искәртте.

«Минемчә, Татарстан Дәүләт советы әлеге мәсьәләгә үзенең мөнәсәбәтен кичекмәстән катгый белдерергә тиеш. Югыйсә, кайбер паровоздан алда йөгерүче „реформаторлар“ хәтта милли республикаларны юкка чыгарырга дигән үзгәрешләр дә кертергә мөмкин. Ә бу хакта хыялланучылар бар. Закон проекты шушы юнәлештә тагын бер адым дип саныйм мин», — дип белдерде Ркаил Зәйдулла.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 707

Один комментарий

  1. Ркаил Зәйдулла- каһарман, милләтпәрвәр шәхес. Туган телне бетерә торган канунга ул бердәнбер каршы килгән халык вәкиле