Казанда «Россиядә Хәләл индустрия» программасы буенча курслар башланды

B0AB61C7-B225-455C-B9DB-1BB5CBF9F603Курсларны тыңлаучылар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Чечня, Кабарда-Балкар, Башкортстан республикалары, Төмән һәм Тамбов мөфтиятләре, Самара, Владивосток, Кырым, Ростов һ.б. шәһәр вәкилләре бар. 

«Ислам дине тәгълиматына караган хәзерге заман мәсьәләләре» дип исемләнгән квалификация күтәрү курслары кысаларында Россия һәм чит ил белгечләре катнашында «Россиядә хәләл индустрия: сертификация һәм аккредитация» модуле башланды.

Курсларны Россия Ислам институты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды оештыра, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников модуль кысаларында «Россиядә хәләл сертификацияләү мәсьәләләре һәм бүгенге көн сораулары» темасына лекция укыды.

Ул хәләл индустриянең төп концепцияләренә, Россиядә хәләл сертификацияләүдәге проблемаларга, хәләл продукция җитештергәндә куллану рөхсәт ителмәгән компонентларга тукталды, хәнәфи мәзһәбе галимнәре нигезләгән һәм хәләл сораулар буенча классик китапларда тасвирланган принципларга ачыклык кертте.

Курслар 2021 елның 25-29 октябрь көннәрендә үтә. Курсларны тыңлаучылар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Чечня, Кабарда-Балкар, Башкортстан республикалары, Төмән һәм Тамбов мөфтиятләре, Самара, Владивосток, Кырым, Ростов һ.б. шәһәр вәкилләре бар.

Дәресләр Казан шәһәре, Нурсолтан Назарбаев урамы, 35а («Давыдов» кунакханәсе) адресы буенча уза. Дистанцион рәвештә (онлайн) дәресләр ZOOM кушымтасында видеоконференция форматында үткәрелә.

Модуль тәмамлангач, катнашучылар квалификация күтәрү курсларын узу турында таныклык алачак. Курслар дини оешма хезмәткәрләренең һәм уку йортлары мөгаллимнәренең һөнәри әзерлекләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 575

Комментирование запрещено