Альберт Борһанов: «Безгә башкортларга каршы булу кирәкми, татарларның ролен күрсәтик»

1-DSC08748[1]Күптән түгел татар тарихчылары Башкортстанга барып, татар активистлары белән очрашты. Очрашуда «Татар-информ» хәбәрчеләре дә булды. Чарада яңгыраган кызыклы фикерләр белән уртаклашабыз. 

Октябрьнең икенче яртысында татар тарихчылары делегациясе «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе Альберт Борһанов җитәкчелегендә Башкортстан Республикасы, Свердловск, Чиләбе, Курган өлкәләренең татарлар күпләп яшәгән шәһәр-авылларын йөреп чыкты.

Делегация составында Бөек Ватан сугышы мемориал-музееның фәнни хезмәткәре Михаил Черепанов, тарихчы Нурулла Гариф, Удмуртия татарларының активисты, педагог Вәсилә Хәкимова, Марий Эл Республикасының төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе Сания Газизҗанова һәм башкалар бар иде. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр белән очрашуларга багышланган сәфәрдә «Татар-информ» хәбәрчеләре дә булды.

Беренче тукталышны Башкортстан Республикасы Туймазы районында ясадык. Төмәнәк авылы янында урнашкан «Бабай утары»на Туймазы, Октябрьский, Бакалы, Шаран, Бүздәк, Бәләбәй, Чакмагыш районнарыннан йөзләгән татар активисты җыелды. Биредә җанлы аралашу өчен бөтен мөмкинлекләр дә булды.

Очрашуга килгән Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов белән Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган эшлеклесе, меңләгән популяр җырлар авторы Рамил Чурагул чараны ямьләндереп җибәрделәр.

«Безнең максат — Башкортстанда яшәүче татарларның ролен күрсәтү»

— Төмәнәк авылы — ул киләчәктә татарлар белән башкортларны берләштерү урыны булачак дип уйлыйм. Татарлар белән башкортлар арасындагы ызгышның бер файдасы да юк. Безгә башкортларга каршы булу кирәкми. Безнең максат — Башкортстанда яшәүче татарларның ролен күрсәтү, үзебезнең милләттәшләргә игътибар итү һәм, кирәк булса, ярдәм итү. Кайвакыт Казан ягыннан да, Уфа ягыннан да хаталар китә. Анысы конкрет сәясәтчеләр эше. Татарларны төрле төркемнәргә бүләргә теләүчеләр бар, ләкин аларга карап, без бүленергә, таркалырга тиеш түгел, — дип, сүз башлап җибәрде делегация башлыгы Альберт Борһанов.

Очрашуда чыгышлар, сәламләү һәм рәхмәт сүзләре күп булды. Мин бары тик нык истә калганнарын гына искә төшереп үтәм.

Тарихчы Нурулла Гариф үзенең шәхси музеен җиткерү турында сөйләде, милләтнең киләчәгенә карата фикерләре белән уртаклашты.

— Милләтне саклау — ул нәселне саклауга тиң. Бездән соң килгән буынны без үз калыбыбызда калдырырга тиеш. Аның өчен мирасыбызны түкми-чәчми яшьләргә тапшырырга кирәк. Моңа китаплар да, мәдәният тә, тел дә керә. Безнең киләчәгебез бала-оныкчыкларның нинди булуыннан тора, — диде Нурулла Гариф.

«Разведкада татарлар бик ышанычлы кадрлар санала»

Бөек Ватан сугышы мемориал-музееның фәнни хезмәткәре Михаил Черепановның Гайнан Кормаш, җәлилчеләр һәм Әмир Үтяшев каһарманлыгы турындагы чыгышын бөтен кеше йотлыгып тыңлады.

— Күбегез үз нәселегезне өйрәнеп, киләсе буынга шәҗәрәләр төзеп, китапларга кирәкле сүзләр язып калдырасыз. Мин моңа сокланам. Сезнең балалар үзләрен нәселсез кешеләр итеп түгел, ә зур нәсел дәвамчысы итеп тоячаклар. Алар, һичшиксез, тормышта югалып калмаячаклар, — дип башлады сүзен Михаил Черепанов. Аннары Бөек Ватан сугышы темасына кереп китте.

— Татарның көче хәйләкәрлектә. Шүрәлене хәйлә белән җиңгән Былтыр — ул әкияти персонаж гына түгел, ә татар егетенең образы. Бөек Ватан сугышында фашистлар пленга төшкән Кызыл армия солдатларын Советлар Союзына каршы сугышка әзерли башлый. Моның өчен милли легионнар төзелә. Идел-Урал легионына кырык меңләп тоткын туплана. Кызыл армия командованиесы фашистларның мәкерле планын җимерүне Мари Эл Республикасы Бәрәңге районында туган татар егете Гайнан Кормашка ышанып тапшыра. Ул аңарчы да диверсия заданиеләрен уңышлы үтәгән була. Гомумән, разведкада татарлар бик ышанычлы кадрлар санала.

Гайнан Кормаш махсус рәвештә пленга төшеп, Идел-Урал легионына эләгә һәм үз тирәсенә ышанычлы татарларны — без җәлилчеләр дип белгән каһарманнарны җыя. Алар легионерлар арасында яшерен эш алып баралар. Нәтиҗәдә, уңайлы момент килеп чыгуга коралланган меңләгән легионер Совет партизаннары ягына чыга. Бу хәлдән соң фашистларның башка легионнарга да ышанычы бетә һәм аларны фронт сызыгыннан читкәрәк күчерәләр. Мисал өчен, Идел-Урал, Әрмән һәм Грузин легионнары Франциянең көньягына күчә.

1944 елның 15 августында Америка десанты бернинди югалтусыз Франциянең көньягына төшә. Американнарның каршылыксыз дошман җиренә килеп урнашуларында татарларның роле зур була: Франциянең көньягын сакларга тиешле легионерлар монда да фашистларга зыян сала. Бу эштә дә татарлар кулы уйнаганын белгән Гитлерның нык ачуы килә. Тарихтан белгәнебезчә, Гайнан Кормаш җитәкчелегендә яшерен эш алып барган солдатларны, шул исәптән Муса Җәлилне дә, Гитлер армиясенә зур зыян салганнары өчен үлем җәзасына тарталар, — дип сөйләде Михаил Черепанов.

Франциядәге операцияне Башкортстан татары Әмир Үтяшев оештырган була. Ул да җәлилчеләрнең яшерен оешмасында тора, ләкин фашистлар бу хакта белми кала.

— Әмир Үтяшев сугыштан исән кайта һәм 1996 елга кадәр яши. Мин аның белән шәхсән таныш идем. Ул Идел-Урал легионында булган берничә дистә солдатны, шул исәптән Башкортстан егетләрен акларга ярдәм итте.

Сезнең якташлар һәм милләттәшләр ватанны гына түгел, Францияне дә тар-мар итүдән саклап калган, — диде Михаил Черепанов.

«Башкортстандагы татар мәктәпләренә бүген башкорт милләтчеләре хуҗа»

Башкортстанның Бәләбәй шәһәреннән килгән татар тарихчысы, танылган җәмәгать эшлеклесе Нумөхәммәт Хөсәеновның чыгышы да аерым игътибарга лаек булды.

— Башкорт милләтчеләре безне башкорт ыруларыннан килеп чыккан дип күрсәтмәкче булалар. Кайсы тарихи истәлектә ыру исемнәре язылган? 1964 елда башкортларның ырулары турында китап чыкты. Аңа кадәр ырулар турында истәлекләр бер китапта да язылмаган. Алар татар волосте исемнәрен алганнар да, ырулар уйлап тапканнар. Күрсәтегез безгә ыру исеме теркәлгән берәр документны! Юк ул, тарихта булмаган. Без шуны белеп торырга тиеш, — диде Нумөхәммәт Хөсәенов.

Нумөхәммәт Хөсәенов Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты галимнәренә «Уфа өязе татарлары» китабын нәшер итүләре өчен рәхмәтен әйтте. Борынгы документларга нигезләнгән китапта һәр авылда кайсы милләт халкы яшәгәне күренә. Очрашуда Башкортстанның татар авыллары турында китаплар язганда әлеге басмага нигезләнергә кирәк дигән тәкъдим яңгырады.

— Китап иртәрәк чыккан булса, башкорт милләтчеләренең ырулар турындагы әкиятләренә каршы тору җиңелрәк буласы иде, — диде ул.

Нумөхәммәт Хөсәенов милләтне саклау буенча да берничә тәкъдимен әйтте.

— Башкортстанда татар мәктәпләре бетеп бара. Мәктәпләр хөкүмәт кулында, шуңа күрә татар мәктәпләренә бүген башкорт милләтчеләре хуҗа. Без хәзер нишли алабыз соң? Безнең мәчетләребез бар. Аларның туксан процентын татарлар тота. Татарларга мәчетләр тирәсендә берләшергә кирәк. Чувашия Республикасында шундый яхшы тәҗрибә бар. Безгә Чувашия татарларының мәхәллә төзү буенча тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк.

Газета-журналларда көндәлек тарихыбыз язылып бара. Татар матбугатын сакларга кирәк. Ата-бабаларыбыз милләт өчен күпме көч түккәннәрен искә төшерик. Без дә көчебезне кызганмыйк. Милләт өчен эшебезне башлап, татар матбугатына язылыйк. Балаларыбызга татар мультфильмнары күрсәтик, — диде ул.

«Төмәнәк авылына нигез салучылар татарлар булган»

Туймазы районы Төмәнәк авылында туып үскән эшмәкәр, танылган җырлар авторы Фәнир Галимов 2012 елда Төмәнәк авылының 350 еллыгына чыккан «Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?!» дигән китап белән таныштырды. Китап авторлары авыл тарихын борынгы ревизия кенәгәләре (халык саны алу), муллалар тутырып барган метрикалар һәм башка рәсми документлар нигезендә язган. Китапта Төмәнәк авылына нигез салучылар татарлар булганы исбатлана һәм бүген дә анда татарлар яши икәне күренә. Басмага шулай ук Төмәнәкнең һәр гаиләсеннән киләсе буыннар өчен әйтелгән сүз булып сакланачак истәлекләр яздырып керткәннәр. Яңа буын үзенең әби-бабасының, авылдашларының кем булганын белеп торачак.

Очрашуга килгән милләттәшләргә Альберт Борһанов Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән китаплар бүләк итте. «Үз җиремдә үз телем» китабы минем игътибарны аеруча җәлеп итте. Биредә язучыларның, күренекле шәхесләрнең татарлар турында язган шигырьләре, истәлекләре, милләт язмышы турында уйланулары тупланган. Минемчә, милли хисләрне уята алырлык бу җыентык белән һәр татар танышып чыгарга тиеш.

Очрашу вакытында әйтелгән фикерләр җыр-моң белән үрелеп барды, шуңа күрә ул күңелле дә, эчтәлекле дә узды. 

intertat.tatar

Просмотров: 747

Комментирование запрещено