Йә, Рәхмәтле Раббым, насыйп итсәң иде!

DSCF3699Похвистнево районы, Мә­чәләй авылының Үзәк мә­четендә Мәүлид кичәсе үт­кәрелде. Быел Мөхәммәд пәй­гамбәребезнең (с.г.в.) туган көне 17 октябрьгә туры килде. Бу көнне мәчеткә җыелган халык алдына чыккан имамыбыз Галиулла хәзрәт Мамышев Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормышын, камил холкын сөйләп, һәммәбез дә аңа охшарга тырышырга тиешбез, дип әйтте.

- Мәчеттә Мөхәммәд пәй­гамбәребезгә (с.г.в.) мәүлид укылса, ул дин йортының тирә-ягын фәрештәләр чор­нап алырлар һәм салават әйтеп торырлар, — дип сөй­ләде вәгазендә Галиулла хәз­рәт. — Ул мәчеткә Аллаһы  Тә­галә рәхмәте белән вәба (бу очракта коронавирус) авыруы да кермәс.

Чыннан да, мәчеткә йөрү­челәр саны 15 кеше булса да, прививкалар ясаткач, беребез дә чирләмәдек. Шунысы да бар, санитар нормалар мәчеттә катгый рәвештә үтәлә: антисептиклар бар, бина кварц белән әледән-әле эшкәртелеп тора, еш алмаштырыла торган мас­каларны салмыйбыз, намазга басканда буш рәтләр калдырабыз.

Шуңа да зур бәйрәмебезне, бер дә шикләнмичә, бер­гәләп уздырдык. Сөекле  Пәй­гамбәребезнең туган вакытын бәян иткән касыйдәне укучыларга һәм тыңлаучыларга Пәйгамбәребезнең шәфәгатен насыйп итсәң иде. Соңыннан әти-әниләребезгә, мәрхүм-мәр­хүмәләребезгә дә дога кылдык.

Йә, Рәхмәтле Раббым, ки­ләчәктә дә шушы бәйрәмне тагын да бергәләшеп  үткәрергә насыйп итсәң иде!

DSCF3703DSCF3699

Шамил МАМЫШЕВ.

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 697

Комментирование запрещено