Юллар сезгә шатлык китерсен

IMG-20211026-WA0010

31 октябрь – Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне

Дөньялар шулкадәр үзгәрде ки, фән-техника, компьютер-электроника алга киткән чакта бер һөнәр белән генә яшәп булмый. Теләсәң-теләмәсәң, замана шартларына яраклашырга туры килә. Бусы – хатын-кыз эше, бусы – ир-атныкы дип бүлешү килешми инде. Хәзер хатын-кызга карата да җитмеш төрле һөнәр аз, дип әйтергә була. Кайда гына эшләмиләр асыл затларыбыз!

Юл чатында басып торганда игътибар итегез әле, җиңел машиналарның икесенең берсендә хатын-кыз руль артында утыра. Шуңа күрә машина йөртүчеләр көненә багышланган мәкаләбезнең герое да — хатын-кыз.

Гөлфирә Минзакир кызы ГЫЙЗЗӘТОВАны төнлә уят­саң да, трансмиссия мае, ягу­лык фильтры, цилиндрлар блогы, привод тасмасы кебек тө­шенчәләр турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирә ала. Пассажир автотранспорты оешмасында эшләүче кеше буларак, бу сүзләр белән ул көн саен очраша. Халык белән шыгрым тулы автобус йөртүче үзе өчен генә түгел, йөзләгән кеше, кыйммәтле техника өчен дә җаваплы. Шуңа күрә автобусы ремонтланган, юлда кирәк булган запчастьләр, майлар үзе белән алынган, йокысы туйган булырга тиеш. Ә иң мөһиме — аңа дисциплина, сабырлык һәм җаваплылык хисе хас булырга тиеш.

Гөлфирә автотранспорт оеш­масында өч елдан артык эш­ли инде. Ә моңа кадәр трол­лейбус йөрткән.

- Гөлфирә, шулкадәр җа­ваплы эшкә алынгансыз икән, димәк, сез бик тәвәккәл һәм кыю кеше?

- Бәлки шулайдыр да, — дип оялчан гына елмая та­нышым. — Мин бит авыл кызы, шуңадырмы, балачагымнан тех­никага нык тартылдым, машинаны нинди көч йөртүе белән кызыксындым.

Ә тумышым белән мин Оренбург өлкәсеннән. Дүрт яшем тулгач, әти-әнием Са­мара өлкәсенең Елховка районы, Идәй авылына кү­ченгәннәр. Үсеп, буйга җит­кәч, Ульян өлкәсенең Әбдери авылы егетенә кияүгә чык­тым. Бер-бер артлы ике балабыз — кызыбыз Юлия һәм улыбыз Илмир тудылар. Мин авылда сыер савучы булып эшли идем, тормыш иптәшем Илдар — механизатор. Ул ми­нем машиналар белән кызык­сынуымны яхшы белә иде һәм әкренләп мине дә белгәннәренә өйрәтә башлады. Үзе нинди техникада йөрсә — мине дә шуңа өйрәтте. Шулай итеп, мин трактор белән дә, машина белән дә идарә итә алам.

Колхоз-совхозлар тарал­гач, авылда яшәве авырайды һәм 2005 елда без Самарага күчеп килдек. Машина, трол­лейбус йөртүче хатын-кыз­ларны күреп, мин дә бала­чактан кызыккан һөнәремә өйрәнергә теләдем. Теләгән табар, ташка кадак кагар, диләр бит. Озакламый мин троллейбус йөртүчесенә укып чыгып, трамвай-трол­лей­бус идарәсенә эшкә ур­наш­тым. Эшемне бик яра­тып башкардым, һәр сме­нага очып баргандай бара идем. Кызганычка, тормыш барышында төрле хәлләр була. Өч елга якын эшләгәннән соң, яраткан һөнәремне калдырып, башка урынга күчәргә туры килде. Ул арада балалар үсеп җитте, тормышыбыз җай­ланды. Ә минем күңел һаман техникага тартыла. Ирем белән киңәштем дә, «D» кате­гориясенә укып чыгып, автобус йөртүче булырга ка­рар кыл­дым. Тәвәккәлләдем, дигәндәй…

- Гел ир-атлардан гына торган коллективка ничек кушылып китәрмен икән, дигән уйлар борчымадымы?

- Юк, троллейбус идарә­сендә ир-атлар арасында эш­ләү тәҗрибәсе бар иде бит ин­де, шуңа күрә андый икелә­нүләр булмады. Муниципаль авто­транспорт оешмасында эшли башлагач, миннән башка тагын алты хатын-кыз барлыгын белдем. Шөкер, шоферлар да, җитәкчеләр дә безне хөр­мәт итәләр, үзара да яхшы мөнәсәбәттә.

Ир-ат эше дип саналган эшне хатын-кыз да менә дигән итеп башкарып куя ала бит. Бөтенесе дә кешенең теләгеннән һәм сәләтеннән тора. Бер караганда, асыл затлар кайбер очракларда ирләр эшен остарак та баш­кара әле. Шөкер, курку белмәс, гайрәтле хатын-кызлар аз түгел, — ди Гөлфирә.

- Сезнең бу карарыгыз­ны гаиләгез ничек кабул итте соң? Сменалы, авыр, бик җавап­лы эш бит.

- Әти-әнием, апаларым, абыем мине гомерем буена яклап, җил белән яңгыр да тидермичә, үстерделәр, ла­еклы тәрбия бирделәр. Ал­лаһының рәхмәте яусын аларга. Минем карарларымны хуплап, һәрдаим ярдәм итеп торалар. Тормыш иптәшем Илдар — минем ныклы терәгем, нинди генә эшкә алынсам да, һәрвакыт минем яклы. Кызым инде үзе дә әни кеше, мине яхшы аңлый, шуңа күрә ул да хуплады. Ә улым моның белән бераз горурлана да сыман. Троллейбус йөртүче булып эшләгәндә, ул да минем белән йөрергә бик ярата иде. Якыннарым өчен иң мө­һиме – үз эшемне яратып баш­каруым һәм канәгать булуым. Ничек ке­нә арыган булсам да, мин эштән яхшы кәеф белән кай­там. Бүгенге эшем бигрәк тә ошый. Олы яшьтәге әби-апалар елмаеп рәхмәт әйтеп чыгалар, өл­кән яшьтәге абзыйлар ос­та йөртәсең, маладис, дип мак­тап куйгалыйлар. Андый вакытларда канат үсеп чык­кандай була, — дип елмая Гөл­фирә. — Үз эшемне тагын да ты­рышыбрак башкарасы килә, һөнәремне дөрес сайлаганыма куанам.

Бер әби һаман күз ал­дымнан китми. Автобус тук­талышыннан кузгалып ки­тә башлаган идем, көзгегә карасам – әбекәй автобус ар­тыннан йөгерә. Шунда ук машинаны туктаттым, ишекләрне ачтым, билгеле. “Әбекәй, кая ашыгасыз?! Тәгәрмәч астына эләгүегез бар”, — дип ачуланам үзен. Ә ул миңа шигырь укып рәхмәт сүзләре белдерде һәм матур теләкләр теләде. Гомумән, соңга калган пассажирларны күрсәм, һичшиксез, туктап, көтеп торам. Бигрәк тә кышын яисә көзге салкын, яңгырлы көннәрдә, — дип тәмамлады сүзен яңа танышым. Ә мин, зифа буйлы, мөләем автобус йөртүчесенә карап, таулар күчерерлек көчең бар икән, нигә эшләмәскә, дип уйлап куйдым…

Юлдагы хәвеф-хәтәрсезлек, иминлек, күп очракта, руль артында утырган шоферлар кулында. Алардан зур игъ­тибарлылык, саклык таләп ителә. Автомобиль транспорты хезмәткәрләре халык ихты­яҗларын канәгатьләндерү бу­енча авыр һәм җаваплы эш башкаралар. Без дә алар­га карата игътибарлырак бу­лыйк, кирәксә-кирәкмәсә юл кагыйдәләрен бозмыйк.

Барлык машина йөртү­че­ләрне һөнәри бәйрәмнәре бе­лән котлап, имин юллар һәм сәламәтлек телибез!

Әңгәмәдәш — Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 713

Комментирование запрещено