«Яктылык» мәктәбе каршындагы «Мирас» этнография музее активы «Самар өлкәсендә яшәүче халыкларның көзге традицион бәйрәмнәре» дигән өлкә семинарында «Каз өмәсе» хезмәт бәйрәмен театральләштерү» программасы белән катнашты.
29 октябрьдә регионыбызның Яшьләрне социальләштерү үзәге һәм Самар шәһәренең «Поиск» мәктәптән тыш эшләр үзәге «Самар өлкәсендә яшәүче халыкларның көзге традицион бәйрәмнәре» дигән өлкә семинары үткәрделәр.
Чарада катнашу өчен укучылар, педагоглар, милли якшәмбе мәктәпләре һәм этноберләшмәләр җитәкчеләре, белем бирү берләшмәләре һәм мәдәният учреждениеләре иҗат коллективлары җитәкчеләре чакырылган иде.
Семинарда «Яктылык» мәктәбе каршындагы «Мирас» этнография музее активы «Каз өмәсе» хезмәт бәйрәмен театральләштерү» программасы белән катнашты. Бу проектка төрле яшьтәге укучылар җәлеп ителде.
«Яктылык» мәктәбе балалары үз халкының мәдәниятен бик теләп өйрәнәләр. Халыклар мәдәниятенә дә зур кызыксыну һәм хөрмәт белән карыйлар. «Без шулай дус булырга өйрәнәбез, ә дуслыкта – көч!», — диләр алар.
Валерий ГОЛЬЦОВ фотосурәтләре.
Просмотров: 984