Клара Миңнуллина Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби бәйге оештыручыларга рәхмәт әйтте

KSF00513Кичә ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге тарафыннан Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләр бәйгесе игълан ителде. 

Клара Миңнуллина Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби конкурс оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

«Роберт Миңнуллин исеме азрак яңгырый башлаган иде кебек. Аның исемендәге әдәби конкурс оештырылуына бик сөендем», — диде Роберт Миңнуллинның хатыны «Татар-информ»га шалтыратып.

Ул әдәби конкурсны оештыручыларга уңышлар теләде, кирәк була калса ярдәм итәргә әзер булуын әйтте.

Бүген ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге тарафыннан Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләр бәйгесе игълан ителде.

Татар телендә балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗат ителгән әдәби әсәрләр «Иң яхшы проза әсәре», «Иң яхшы комикс», «Иң яхшы скетч», «Иң яхшы балалар өчен шигырь» номинацияләре буенча кабул ителә.

Бәйгедә катнашу өчен әдәби әсәрләрне 30 ноябрьгә кадәр Татарстан Язучылар берлегенә юлларга кирәк.

Күренекле балалар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин 2020 елның 27 мартында вафат булды.  

tatar-inform.tatar

Просмотров: 842

Комментирование запрещено