Ркаил Зәйдулла: Татарча укыган бала рус телен начар белә дигән фикер — искелек штампы

AI3I0037[1]Язучы фикеренчә, рус мохитендә яшәгән бала рус телен белмичә кала алмый.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла татарча укыган бала рус телен начар белә дигән фикерне искелек штампы дип атады.

«Миңа Оренбург өлкәсенең данлыклы Татар Каргалысы авылында булырга туры килде. Татар балалары йөргән бакчада мәктәп директоры күрсәтмәсе нигезендә бөтен чаралар рус телендә бара. Янәсе, бала мәктәпкә килгәндә рус телен әйбәт белергә тиеш, чөнки киләчәктә имтиханнар рус телендә булачак. Бу бик иске штамп. Элек, бәлки, татарча укыган бала рус телен начар белгәндер. Хәзер бит бөтен мохит рус телендә», — диде Ркаил Зәйдулла.

Язучы фикеренчә, рус мохитендә яшәгән бала рус телен белмичә кала алмый. «Бүгенге көндә балаларга татар телендә аралашу җитмәгән шартларда, киресенчә, татарча укытырга кирәк», — диде Ркаил Зәйдулла «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 797

Комментирование запрещено