“Морат бабкай” чишмәсе

морат бабкай чишмәсе11Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы белән берлектә, оештырган “Авылым чишмәләре” конкурсының җи­ңүчеләрен игълан итте. Бәйге 2021 елның 30 августыннан 20 сен­тябрь­гә кадәр дәвам итте. Анда Татарстан һәм Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез актив катнашты. Барлыгы 152 эш килде. Араларында ике кеше Самара өл­кәсеннән: Гали авылын­нан хәбәрчебез Саимә апа Морзаханова һәм Камышлы авылыннан шулай ук безнең хәбәрчебез Рим­ма Галимуллина. Якташларыбызны җиңү белән котлыйбыз һәм язмаларын газета укучыларына да тәкъдим итәбез.

Һәр авылда да чишмә бардыр ул. Һәм һәрберсе шун­да яшәүче халык өчен изге. Гали авылы янында челтерәп аккан чыганак “Морат бабкай” чишмәсе дип атала. Шифалы суы белән авыл халкына гына түгел, чит төбәкләрдән, ерак шәһәрләрдән дәва эзләп килү­челәргә дә ярдәм итеп, дан казанды. Бабкай чишмәсе авы­лыбызның төп хәзинәсе, илһам һәм көч бирүче чыганак ул.

Аның турында халык те­лендә бик күп риваятьләр йөри. Берсен язып үтәсем килә. Аны миңа Гайнихаят әбием сөйләгән иде.

Морат исемле егет, хаҗ кылып, җәяү кайтканда, безнең авылда ял итәргә туктый. Авыл куе әрәмәлек, баткак урында урнашкан була. Аны икегә бүлеп, ул заманда тирән булган Тәрәгәл елгасы аккан. Егет, киң елганы кичеп, болын ягына чыга. Табигатьнең матурлыгына соклана, хозурлана. Шул җирдә йорт-кура корып, тормыш баш­ларга ниятли. Көн дә тау итәгендә намаз укый, изге теләкләрен тели. Бервакыт, кул­ларын күтәреп дога кылган­да, күзе җиргә төшә. Ул намаз укый торган урында бармак ка­лынлык кына чишмә бәреп чыкканын күрә. Тора-бара су шәбрәк ага башлый, үзенә юл салып, болынга таба агып китә, киңәя, җәелә бара. Морат чишмә бәреп чыккан урынны казып тирәнәй­тә һәм бура бурап куя.

Чишмәбезнең суы бик тәм­ле, йомшак. Элек яшь киленнәр көянтә-чиләк белән, ә хәзерге халык төрле зур савытлар белән суны ташып торалар. Кичке уеннар чишмә буенда, болында үткән. Яшьләр шунда табышып, вәгъдәләр бирешкән, кавышкан. Сугышка да шуннан озатканнар. Кайгы-хәсрәтләрен дә чишмә белән бүлешкәннәр. Ачы күз яшьләрен юып, чишмә суын эчеп, йөрәк сагышларын басканнар.

Чишмәнең ике ягында ко­лачлап алмастай булып 100 еллык ике тал тирәге үсеп утыра, моңланып камышлар шаулый, язын, җәен кошлар сайрый. Чишмәбез серле дә, тыл­сымлы да. Үткән һәрбер кешене, юл­чыны үзенә җәлеп итә. Суын эчкәч, тән сихәтләнә, җан рәхәтләнеп китә, күңел тынычлана.

Совет хөкүмәте дин белән көрәш алып барган, мәчет­ләрне сүткән елларда изге чишмәбезне күмдертеп, кы­рыена башканы казыганнар. Әмма, ясалма чишмә сасыган, ә “Морат бабкай” чишмәсе яңадан бәреп чыккан һәм, чылтырап агуын дәвам итеп, халыкны сөендерүен дәвам итә.

90нчы елларда авылның дәрәҗәле кешесе, 11 бала тәр­бияләп үстергән Әнисә апа Баһаутдинова, миннән дә, балаларымнан да изге өлеш булсын дип, улларыннан чишмә өстенә манаралы-айлы кечкенә генә өй эшләтеп куйдыра. Берничә елдан, чишмә өсте ачык булырга тиеш дип, өйне читкәрәк алып, түбәсен, тышын оста тимерче Мәсхүт Алтынбаев калай белән каплый, яңа ай куя. Ә инде авылыбызның тынгы­сыз җанлы иганәчеләре, читтә яшәүче игелекле авылдашы­быз Дания Әсхәт кызы Тулова һәм авылны дөньяга таныткан мәрхүм эшкуарыбыз Расих Мөҗаһит улы Латыйпов чиш­мәнең тирә-ягын заманча эш­ләттеләр, хаҗи Ильяс абый Арс­ланов эчке яктан чыршы­лар утыртты. Алар бик тә матур булып үсеп киттеләр, тәсбих-зекердә утыралар. Авылның “Ак калфак” хатын-кызлар оешма­сы яз көне тирә-юнен чистар­тып, чәчкәләр утырталар, су сибеп, тәрбияләп торалар.

Бер елны, чишмә суы җыелып, сазлыкка әйләнә башлаган иде. Агып китәргә юл таба алмаган икән. Мәктәп укучылары, проект төзеп, баштан җитәкчеләргә, алардан ярдәм булмагач, иганәчеләргә мөрәҗәгать итеп, суга юл ачтыруга ирештеләр. Ул эшне Әкълимә апа Мостафинаның ике улы Равил һәм Рамил башкардылар. Бүгенге көндә чишмә тирәсе кояш нур­ларында көлеп тора. Аның янында корбан мәҗлесләре, яңгыр сорау кебек башка матур чаралар үткәрелә. Бәйрәмнәргә чит төбәкләрдән бик күп ку­наклар, имамнар килә. Дини ярышлар үткәрелә, вәгазьләр сөйләнә, күмәк намазлар укыла. Рамазан аенда чишмә суы белән авыз ачабыз, өшкереп, күп чирләребезне дәвалыйбыз. Суны тикшертеп карагач, хаҗ суына тиң, аермасы күп түгел дигән нәтиҗәгә килделәр. Әле күптән түгел генә, 17 сен­тябрьдә, мәктәп балалары чишмә янында Сәламәтлек көне үткәрделәр, корбан ашы аша­дылар. Андый чаралар үздырылганда, чишмә белән бәйле истәлекле ва­кыйгалар искә төшә. Шундый бер хәл 1958 — 1959 елларда булган иде.

Сәйфулла исемле бер егет хезмәттән кайта да, Наилә исемле чибәр кыз белән танышып, тормыш корырга була. Элек хезмәттән кайткан егетләрне хөрмәт иткәннәр. Егетләр, аулак өй табып, кич утыру оештыралар. Сәйфулла шул кичне Наиләне урларга җыена. Җиккән ат әлеге өйдән ерак булмаган җирдә көтеп тора. Аулак өйгә егетләр-кызлар җыелгач, уен-көлке, җыр-бию башлана. “Йолдыз санау” уенында Сәйфулла Наиләне түгел, ә башка чибәрне — Саимә исемле кызны сайлый. Йолдыз санарга дип ишек алдына чыгалар. Чыгу белән Сәйфулла сызгырып җибәрә дә ат килеп туктый, Саимәне толыпка төреп чанага салалар һәм ат чаптырып китә. Болынга, чишмә янына алып барганда, кыз елый, җибәрүләрен ялвара. Кая анда! Нишләсен, риза була инде.

…Менә бит “Морат бабкай” чишмәсе буенда язмышлар ничек үзгәрә. Сәйфулла белән Саимә 65 ел бергә гомер кичерәләр. Бик тату, дус яшиләр. Сәйфулла абый 22 ел колхоз рәисе булып эшли, 4 ел элек кенә вафат булды. Кабере дә “Бабкай” чишмәсеннән ерак түгел. Рухы шат булып, догаларга күмелеп ятсын иде.

Изге “Морат бабкай” чишмәсе авылны, авыл халкын бәла-казалардан да саклый. Безгә ул хакта әби-бабаларыбыз да әйтеп калдырды. Аллага шөкер, авыр вакыйгалар җиңел үтеп китә. Халкыбызга саулык-сә­ламәтлек, күңел тынычлыгы теләп догалар кылабыз.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 956

Один комментарий

  1. Эйе кул остасы минем абыем Алтунбаев Масхут алты ел элек китте. Карап сокланырлык эшлярен калдырып китте. Урыны жянняття булсы