Җирле шагыйрә Гөлсем Хөббәтованың икенче китабы басылып чыкты

ZwsQHuJQMLE111Безне иҗаты белән шатландырып торган “Язлар моңы” шигырьләр җыентыгы авторы, Иске Ярмәк авылында яшәп иҗат итүче хезмәт ветераны — шагыйрә Гөлсем Хөббәтованың «Якты хыял бүләге” китабы дөнья күрде.


Бүгенгесе көндә лаеклы ялдагы, сынауларга бирешми торган тынгысыз апабыз шигырьләр язып, безне шатландырып тора, иҗаты аша яшәү мәгьнәсенә төшендерә, авырлыкларны җиңү юлы белән уртаклаша.

Аның иҗаты туган туфракка карата олы мәхәббәт, тереклек дөньясын хөрмәтләү, хезмәт кешесен данлауга багышланган.

Китап бик сыйфатлы итеп Әлмәт шәһәрендә бастырылган, зәвыклы итеп бизәлгән, гаилә фотосүрәтләре белән баетылган.

Китап сатылмый, ләкин Гөлсем апабызның иҗаты белән кызыксынучылар аны авыл китапхәнәсеннән алып укый алалар, социаль реабилитация бүлегендә өр-яңа җыентык белән танышып китә алалар. Шулай ук Гөлсем апабыз бу кадерле иҗат җимешен авыл музеена да бүләк итте.

Гөлсем апай, иҗат чишмәгез бер дә саекмасын, каләмегез кулыгыздан төшмәсен! Сезгә исәнлек, иминлек, иҗади уңышлар телибез. Киләчәктә дә безне яңа шигырьләрегез, мәкаләләрегез белән сөендерегез.

Рәхмәт сезгә, Гөлсем апабыз!

ZwsQHuJQMLE111kltGgCGzo5Q11FaPIw4oEoao111 3Tp6RoGslJs11

Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы. 

Просмотров: 955

Комментирование запрещено