Башкортстан татарлары Татарстаннан ярдәм сорый: «Безне дә онытмасыннар иде»

IMG_20211027_144315Башкортстанның Бүздәк районы — татарлар күпләп яшәгән җирләрнең берсе. Татар блогеры Фәгыйлә Шакирова белән шул районның Таулар дигән авылында тукталдык. Анда яшәүче Башкортстан татарлары җанисәп вакытында Татарстан хөкүмәтенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Күрше республикада яшәүче милләттәшләребез нәрсә өчен борчыла? 

«Халкыбызның үзаңы түбән дәрәҗәдә»

Таулар авылына 300дән артык ел. Борынгы заманнан ук монда татарлар нигез салган, шуңа күрә Таулар татар авылы дип санала икән.

— Татарларны башкортлаштыру дигән шаукым бөтен җирдә дә бар инде ул. Таулар авылы гына аннан аерылып кала алмас, — ди төбәкне өйрәнүче Фәһит абый Фазылов.

Аның каравы, авыл халкы шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрә башлаган. Җан тартмаса, кан тарта дигәндәй, Таулар авылы халкы да үз нәсел-тамырларының килеп чыгышын, буыннарының тарихын өйрәнгән. Шулай эзләнә торгач, бер-берсеннән үрнәк ала башлаганнар.

Халыкның үзаңы түбән дәрәҗәдә булуын белеп, Шәҗәрә бәйрәмен башлап җибәргәннәр. «Мин татар икән, мине әллә нишләтсәләр дә, җанисәптә башкорт дип языла алмыйм. Миңа калса, безнең халыкның милли үзаңы түбән дәрәҗәдә», — ди миңа әңгәмәдәшем.

Чыннан да, буталып сөйләүләр үз тарихыңны, шәҗәрәңне, борынгы балаларыңны белмәгәнлектән түгелме соң? Барысы да шуңа кайтып кала бит. Әнә Фәһит абый да үз нәселе, авылының тарихы белән «җенләнеп», алты ел буе эзләнә. Ул эзләнә башлагач та, Таулар авылы тарихын инде Россия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Гали Гатауллин җентекләп өйрәнгән, тикшергән, өч китап чыгарган була.

Ә менә хәзер ул яшәгән Туймазы районы Аблай авылы тарихы нинди? Аңа терәлеп үк торган күрше авыллар Тукмак-Каран, Бәтке дә бар. Соң барысы да Ык елгасы буенда инде, аларны ничек калдырасың, ди?..

Фәһит абый биш ел шушы өч авылның тарихын өйрәнә. Өч авылда да ул өйдән-өйгә йөри, әби-бабайларның сөйләгәннәрен тыңлап, яздырып ала. Аннан соң Башкортстан милли архивында да эзләнә. Нәкъ халык мәкалендәгечә: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар».

Фәһит абый хезмәт җимешен Бөтенроссия татар авыллары җәмгыяте җитәкчесе Фәнир Галимовка күрсәтеп, хәер-фатыйха ала. «Ык буенда ак томан» дигән китабын хәзер әллә кайлардан сорап алалар икән. «Мин Фәнир абыйга рәхмәтле», — ди Фәһит абый.

Башкортстан татарлары Татарстан хөкүмәтеннән ярдәм сорый

Фәһит абыйның китап язуы, тарихны өйрәнүе хоббига әйләнгән. Әле хәзер дә ул тик тормый, төбәкчеләр «Урал алды татар авыллары» җыентыгын чыгарырга уйлагач, шуның өчен мәкалә әзерләү белән мәшгуль икән. Ә бу эшчәнлеге турында кыска итеп кенә: «Җан тынычлыгы булганда гына милләт өчен эшләр башкарып була», — ди ул. Үзе Аблай авылында кибет тә тота.

Таулар авылына килгәндә, биредә ел азагында ярминкә уза торган булган, хәтта Түбән Новгород, Казан, Бөгелмә сәүдәгәрләре килеп сәүдә иткән. Шуның белән дә Таулар авылы данлыклы!

— Туймазы, Бакалы, Шаран якларындагы өлкән яшьтәге кешеләр синең Таулар авылыннан икәнлегеңне белсәләр: «Тауларның базары нихәлдә, исәнме әле?» — дип сорый торганнар иде. Хәзер базар юк, аны бетерделәр. Барыбызда да бер проблема — колхозлар таралды, ныклап тотынып эшләгән фермерлар күренми әле. Колхоз таралгач, фермерлар булмагач, яшьләр калмый бит инде», — дия-дия Таулар белән таныштырды Фәһит абый.

Әңгәмәдәшем безне үзенең әнисенә — Гөлчирә апа Фазылова янына кунакка алып керде. Гөлчирә апа без кергәндә коймак пешереп куйган иде. Әле суынырга да өлгермәгән майлы коймакларны өстәл янына утырып, чәй белән авыз иттек.

— Мин шушы авылда тудым, гомер иттем. Картым белән икәүләшеп дүрт бала үстердек, иң олысы — Фәһит улым. Аннан кала өч кыз үстердек. Балаларымнан зарланмыйм, барысы да итәгатьле булып үстеләр, итәгатьле булып яшиләр.

Кунакларга йөрешәбез. Улымнан да бигрәк киленем әйбәт. Минем килен дөньяда берәү! Мин килен дип әйткәнне өнәп бетермим, кызым дип дәшәм. Суфия үзе дә: «Мин әнкәйнең дүртенче кызы», — ди.

— Әни янына кунакка киләбез. Бер көн шалтыратмасаң, икенче көнне эзли чыга, — дип дәвам итте Фәһит абый.

Зурлап Шәҗәрә бәйрәмен Наласа чишмәсе янында үткәргәннәрен янә искә алганнан соң, ул Татарстан хөкүмәтенә мөрәҗәгатен юллады:

— Башкортлаштыру милли үзаң түбән булудан килә. Җанисәп вакытында гына кемнәрдер шаулашып, тавышланып йөрүдән мәгънә юк. Һәркем үзенең шәҗәрәсен белсен — моны көндәлек тормышка кертергә кирәк. Ул вакытта кем башкорт, кем татар дигән сорау тумас.

Ә шулай да, минем Татарстан хөкүмәтенә мөрәҗәгатем бар: Башкортстандагы татарлар татар теленнән дәреслекләргә мохтаҗ, алар җитми. Җыр коллективларына татар милли костюмнары кирәк.

Кайсыдыр өлкәдә, кайсыдыр илдә яшәгән татарларга гына түгел, Башкорстан татарларына да игътибар булса иде, безне онытмасыннар иде, — диде Фәһит абый.

Бу урында Гүзәл Уразованың «Онытмагыз безне» җыры яңгыраган төсле булып китте…

«Әлфия апа булганда авылда татарча язулар да булачак»

«Мирас» татар фольклор ансамблен 1991 елда оештырып җибәргән Әлфия Газизова да Фәһит абыйның сүзләрен хуплады. Сүз уңаеннан, Таулар авылының үз ансамбле дә бар, ул 2003 елда халык коллективы исемен алган.

— Татар милли киемнәре, татар әдәбиятына мохтаҗбыз. Балаларыбыз татар китапларын яратып укый, татар шигырьләрен өйрәнә. Үзебезчә «Мин татарча сөйләшәм» проектын үткәрәбез, балалар белән җыелышып, татар телендә сәнгатьле уку дәресләрен оештырабыз, — диде Әлфия ханым.

Әлфия апа белән танышканчы ук, авыл халкы аның татар теле, татарлар өчен җан атып йөргән «ут» хатын икәнен әйтте. Үзе турында да ул «мин — корыч» диде.

Беләсезме, ә иң сөендергәне — авыл клубында татарча язылган элмә такталарның булуы. Бигрәк күзләргә ямь өстәп тора. Ишекне ачып җибәрүгә чын безнеңчә татарча итеп «җиребезне ясыйк гөлбакча» дип язулары ничек тора әле Башкортстанда, дим. Мин булганда татар язулары торачак әле, — диде корычтай нык тавышы белән Әлфия ханым.

Әйе, аңа да төрле яклап алай-болай әйткәннәр, төрткәннәр… «Нигә мәҗлесләрне башкортча үткәрмисез? Нигә татарча? Һәм тагын «нигә»ләр аның шушы эшләү дәверендә күп булган…

«Бриллиант туйларда да килен төшерәбез!»

Әлфия апа үзен үпкәләтергә бирә торганнардан түгел. Телен, милләтен бернинди «исем-дәрәҗәләргә» дә, бернинди «өстән кушу”ларга да сатмаячак ул. Әле бүгенге көнгә кадәр ансамбльне җитәкләүдән тыш, татар теленең нечкәлекләрен, халкыбызның авыз иҗатын барлый һәм балаларга, яшь буынга өйрәтә.

Соңгы елларда алар Башкортстанның төньяк-көнбатышында элеккедән киң таралган, хәзер онытылып барган: җим чәчәк, җар салу, сөрән, сабый ризыкландыру, нигез котлау һ.б. йолаларын торгызганнар. Йөздән артык фольклор уенын җыйганнар, аның тупланмасы да бар. Кара-каршы, парлы уеннар, парсыз уеннар һ.б. Болар фәкать Бүздәк районының җирле уеннары.

— Әби-бабайлардан килгән дубыр уеннары бар. Ул халык җыелган урыннарда кулланылган. Читән үрү, өчле, дүртле, сигезле, караңгы базар уеннары һ.б. балаларга өйрәтәбез. Бездә алтын, бриллиант туйлары элеккечә — пар атлар җигеп, килен төшерү йолалары белән үткәрелә. Моны яшь буын күреп калсын өчен эшлибез, — ди ул.

Авыл клубындагы музейда әбиләребезнең сандык төбендә сакланган чигелгән сөлгеләренә игътибар иттем. Баксаң, бу сөлгеләрнең 300 еллык тарихы бар икән. Алтышар буынга тапшырылган. Шунысы гаҗәп: аларның буяулары, төсләре берничек тә үзгәрмәгән. Шунда ук хуҗаларының исемнәре дә язылган.

Тарихи экспонатлар да күз алдында арта барды: «Әле бүген генә сугыш вакытында кулланылган сыер камытын китерделәр. Үгез камыты гына бар иде әле. Сыер, үгез җигеп, камыт белән җир эшкәрткәннәр», — диде Әлфия апа. Кешеләр өйләрен сүтсә, музейга экспонат кала бара. Һәрберсен җыя баралар.

Ниләр генә күрмисең бу музейда. Бер апага әнисе нәсыйхәт әйтеп калдыра: «Мине ләхеткә төшергән сөлгене халык күргән җиргә чигеп куй», — дип әйтә. Йөз яшьлек әбинең каберенә төшкән сөлге дә, борынгы Коръән китаплары да, җавапнамәләр дә бар. Фольклор экспедицияләре яңадан торгызылса, татфак студентларын шушында алып килергә кирәк әле. Менә кайда татар мирасы!

Таулар авылы зиратында татар ахуннары җирләнгән

Таулар авылының тагын бер мирасы — зиратта. Гаҗәп, авылның өч зираты бар, өчесе дә әлегәчә эшли, ә без аның иң борынгысына — каберташлар урнашканына бардык.

Зират авылның югары өлешендә, таулырак җирендә. Уникаль борынгы татар каберташлары турында безгә авыл мулласы — Таулар авылы мәхәлләсе имамы Равил хәзрәт Габдрахманов сөйләде.

— Бу зиратта бер нәселдән генә 17 имам ята, санап карасаң, 40-50дән артык имам шул зиратка җирләнгән. Шуңа күрә авылны үткән вакытта зират янына туктап, зират әһелләренә сәлам биреп китәргә кирәк. Шул чакта кеше саваплы була.

Зиратка җирләнгән хәзрәтләр ахун булганнар. Уфа, Оренбург, Курган, Чиләбе өязенә бер ахун булган. Ахун бүгенге көндә дүрт мөфтигә тора. Һәм ул ахун безнең авылдан идарә иткән, безнең авылда җирләнгән.

Беренче булып халык бу авылга 1702 елда Казан ханлыгыннан килеп төпләнгән. Татарлар һәрчак су култыгына килеп утырган, Башкортстанда кайсы гына авылга барма — ике су бергә тоташкан урын бар. Башкортлар соңрак кына урман эченә күчкән.

Шушы ахуннар нәселе — Сәмирхановлар — татарлар булган. Зиратта шушы ахуннар — Сәмирхановларның ике каберташы тора. Андый ташларны Болгарда, Уфада күреп була, шуның икесе безнең зиратта. Без ахуннар авылы дип тә саналабыз, — диде хәзрәт.

Нәкъ менә шушы ахуннарны күрер өчен без Фәһит абый белән зират буйлап тауга мендек. Ташлар нык, яхшы сакланган. Иске гарәп имлясы белән язылган. Фәһит абый әйтүенчә, бу каберташларны укый алмаганнар (кызык өчен, каберташларның фотосын гарәп телен яхшы белгән танышыма җибәреп карадым, ул да укый алмады).

Ташларга кичә генә язып куйганнармыни, диярсең. Гомумән, авылда беренче каберташлар XVIII гасырга карый. Ә бу каберташлар XIX гасырларда куелган дип фаразлыйлар. Каберташ янында буш җир бар, димәк, монда шул ахуннар ятадыр инде…

— Ризаетдин Фәхретдин мөфти булган вакытта каберташлар ясау буенча остаханәләр ача, бу каберташларны аның шәкертләре ясаган дип аңлаталар, — диде Фәһит абый.

«Урал алды ягы Казан ханлыгына кергән»

«Уралга кадәрге җирләр кайсы халыкныкы булган соң, татарныкымы, башкортныкымы?» — дигән сорау бирдем Фәһит абыйга. Архивларда актарынган кеше буларак, Фәһит абый барысын да җайлап кына аңлатты:

— Россиядә җирләр күп, халык аз булган. Салым да җыярга кирәк. Җирләрне контрольдә тотар өчен патша «башкорт» дигән катлам барлыкка китерә һәм Агыйдел яклары, Ык буйларына алар хуҗа булып тора. Явыз Иван Казан ханлыгын басып алганнан соң, көчләп чукындыру башлана. Борынгы бабаларыбыз, милләттәшләребез, телләрен саклап калу өчен, үз җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр була. Алар Ык якларына килеп сыена.

Ык — изге елга, изге су дигәнне аңлата. Бабаларыбыз шушы урындагы җир хуҗалары белән килешү төзи. Башкортстан милли архивында документлар сакланып калган, килешүләр 1752 елда төзелә. Беренче язмалар шунда башлана.

Урал алды ягы Казан ханлыгына кергән, ул Казан ханлыгының Агыйдел өлкәсе дип аталган булган. Башкортстанның төньяк-көнбатыш җирләре: Илеш, Борай, Чакмагыш, Дүртөйле, Туймазы, Шаран, Бакалы һ.б. — барысы да Агыйдел өлкәсенә керә. Ул вакытта хәзерге кебек халык та булмый әле. Казан ханлыгына кергәч, монда татарлар яшәгән дип әйтеп була. Шушы урындагы җир хуҗалары белән килешү төзегән татарларны «башкорт» дип тә түгел, «башкирцы» дип язганнар. Менә шундый заманнарны үтәргә туры килгән…

Картадан юкка чыккан Гаул авылы

Фәһит абый белән хушлашыр минутлар да килеп җитте. Суфия ханым белән үзләрендә, ә аннан соң Фәнир абый Галимовта кунакта булганнан соң, ул безне Туймазыдан ерак түгел, картадан юкка чыккан бер татар авылына алып барды. Дөрес, авылдан бернинди дә эз калмаган: авыл булган урынга наратлар утыртканнар (ул урманга әйләнгән), ә трассаның уң ягында зур гына чокыр — карьер барлыкка килгән. Ком казыганнар икән.

Менә шулай казый-казый Гаул авылы зиратына килеп җитә язганнар… Бу зиратта бернинди дә чардуган-таш юк. Фәһит абый авыл хакимияте белән сөйләшеп, шушы урынга истәлек тактасы куярга дип килешә.

— Безнең буын бетсә, онытылачак ул, аны белүче дә булмаячак. Зират җирен әйләндереп тә алсак иде, — дип хыяллана ул.

Башкортстан милли архив язмаларында да бу авыл Гаул дип телгә алына. Бу зиратта изге кабер булган. Фәһит абый аңлатуынча, Бөек Ватан сугышына кадәр Гаул авылы кешесе Фәйзулла бабай карчыгы белән бу изге урынны такта белән әйләндереп ала, шул каберне карап торалар. Һәйкәл ташы да булган, диләр. Бу урынны да аңа Фәйзулла бабай күрсәтеп калдыра. Ул вакытта биредә такта да, таш да булмый.

Аблай авылында да шундый ук кабер бар, анда да ул «изге» дип йөртелә, чөнки ул кешеләр ислам динен таратып йөргән. Әүлия каберлекләре дә бу якларда күп. Алар җирләнгән урыннарны изге кабер, әүлия кабере дип тә атыйлар икән.

Башкортстанда эш кораллары табылган урыннар, курганнар күп, ди:

— Башкортстан археологлары безнең якларга бик игътибар бирми. 1962 елда Свердловск дәүләт университеты археологлары монда килеп, Октябрьск шәһәре янында казыну эшләре алып бара. Һәм шуннан Башкортстан дәүләт университетының тарих факультетында археологлар төркеме төзелә, алар да казыну эшләре башлый. Төрле ачышлар ясыйлар.

Гаул авылы кебек юкка чыккан татар авыллары тагын бар. Бу эшкә бер кереп киткәч, фанатка әйләнәсең, — ди Фәһит абый.

Изге кабер янында догалар укып, без Татарстанга кузгалдык. 

intertat.tatar

Просмотров: 859

Комментирование запрещено